Зәкия Терегулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәкия Терегулова latin yazuında])
Зәкия Терегулова
Туган 2 июль 1943(1943-07-02) (80 яшь)
Чуртан-Үзәк, Матраевский сельсовет[d], Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре тикшеренүче, табиб

Зәкия Терегулова (2 июль 1943 ел) — галим-терапевт, токсиколог һәм профпатолог, югары мәктәп эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы (1994), профессор (1995). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1996), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1983).

Файл:Терегулова Закия Сагадатовна.jpg
Тереголова Зәкия Сәгадәт кызы

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәкия Сәгадәт кызы Терегулова 1943 елның 2 июлендә Башкорт АССРның Матрай районы (хәзерге Башкортстан Республикасының Зилаер районы) Чуртан-Үзәк авылында туган.

1960 елда Учалы районы Ураз урта мәктәбен тәмамлый[1].

1960-1963 елларда Сибай медицина училищесында укый.

1963-1965 елларда Учалы үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

1971 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, Уфаның 18-нче һәм 5-нче хастаханәләрендә участок табиб-терапевты, цех табибы булып эшли.

1974 елдан- Уфа гигиена һәм һөнәри авырулар фәнни-тикшеренү институты табибы.

1975 елдан дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары.

1982 елдан — клиниканың баш табибы.

1985 елда Башкорт дәүләт медицина институтында ассистент буларак укыта башлый.

1995-2000 елларда мәгариф эшләре буенча проректор, бер үк вакытта 1996 елдан хезмәт гигиенасы һәм һөнәри авырулар кафедрасы мөдире.

2000 елдан — Медик-экологик мәсьәләләр һәм экологик хәвефсезлек фәнни-җитештерү үзәге җитәкчесе .

Фәнни эшчәнлеге медицина экологиясе һәм хезмәт медицинасы, шул исәптән клиник токсикология, тау токымнарын эшкәртү предприятиеләре, нефтехимия сәнәгате эшчеләренең һөнәри авыруларын искәртү мәсьәләләренә; халыкны савыктыруның медик- экологик проблемаларына багышланган. Зәкия Терегулова тарафыннан организмны чистарту һәм эчәклек дисбактериозын искәртү ысуллары эшләнә[2].

500-дән артык фәнни хезмәт, 15 монография һәм 2 уйлап табу авторы.

15-тән артык медицина фәннәре кандидаты, 5 медицина фәннәре докторы әзерләгән.

Россия медицина фәннәре академиясе (РАМН) Туклану институтының медицина мәсьәләләре буенча ведомствоара советы әгъзасы.

2000 елдан - Медик- экологик мәсьәләләр һәм экологик хәвефсезлек фәнни - җитештерү үзәге җитәкчесе. Бер вакытта үзе оештырган клиник токсикология һәм һөнәри авырулар кафедрасы мөдире, шулай ук дәвалау факультетында ИПО курсын алып бара.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы.

«Башкорт Энциклопедиясе» нәшриятының Фәнни редакция советы әгъзасы.

«Табигать» редакция советының әгъзасы.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Интоксикация органическими растворителями на предприятиях резинотехнических изделий (современные подходы к оценке условий труда, диагностике, лечению и профилактике). Уфа, 1999 (автордаш);
  • Профессиональные заболевания от воздействия физических факторов. Уфа, 2009 (автордаш).
  • Оценка влияния условий труда и факторов окружающей среды на состояние здоровья горнорабочих. Уфа, 2012. Уфа, 2012 (автордаш).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. МБОУ Уразовский лицей
  2. Кафедра гигиены труда, archived from the original on 2020-06-19, retrieved 2022-05-26 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]