Зөлфия Гарипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлфия Гарипова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зөлфия Гарипова
Зөлфия Гарипова.jpg
Туган 20 ноябрь 1969(1969-11-20)[1] (51 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Һөнәре спортчы

Зөлфия Рәиф кызы Гарипова (1969 елның 20 ноябре, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия самбочысы һәм дзюдочы. Самбо буенча Аурупа чемпионы, дзюдо буенча Аурупа чемпионатының бакыр призеры. Дзюдо буенча Россиянең халыкара класслы спорт остасы. Югары категорияле тренер[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. «Россия Юность» (Казан) физкультура-спорт берләшмәсе клубы өчен чыгыш ясый[3].

1990 елда Япониядә халыкара турнир призеры була. 1996 елда Атлантада узган җәйге Олимпия уеннарында катнаша. Олимпиаданың беренче көрәшендә Кытай вәкиле Лю Чуангка җиңелә һәм алдагы көрәштән төшеп кала. 1994 елда Мәскәүдә узган студентлар арасында самбо буенча Дөнья чемпионатында беренче урынны яулый[4]. 1996 елда Япониядә узган дзюдо буенча Дөнья чемпионаты көмеш призеры.

2018 елда «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә[5].

Спорт карьерасын тәмамлый. «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан) дзюдо һәм самбо буенча тренер булып эшли.

Спорт казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Студентлар арасында самбо буенча Дөнья чемпионаты — 1 урын;
  • Самбо буенча Аурупа чемпионаты — 1 урын;
  • Дзюдо буенча Дөнья чемпионаты — 2 урын;
  • Хатын-кызлар арасында дзюдо буенча БДБ чемпионаты — 3 урын;
  • 1994 елда дзюдо буенча Россия чемпионаты — 2 урын[6];
  • 1996 елда дзюдо буенча Россия чемпионаты — 3 урын;
  • 1996 елда Атлантада узган җәйге Олимпия уеннары — 7 урын[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Sports-Reference.com
  2. 2,0 2,1 Хәлил Шәйхетдинов дзюдо федерациясенә карата тәнкыйтьләр белән килешеп бетми
  3. Гарипова Зульфия Раифовна
  4. 35 еллык тарихы булган көрәш мәктәбе юбилее уңаеннан Көрәш фестивале уздыра
  5. Павел Николаев: Федерация дзюдо РТ приступает к новой стратегии развития
  6. Результаты чемпионатов СССР и России по ДЗЮДО

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]