Зөфәр Фәтхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөфәр Фәтхетдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зөфәр Фәтхетдинов
Зуфар Фаткудинов
З.Фәтхетдинов.jpg
Туган телдә исем Зөфәр Мәгъсүм улы Фәтхетдинов
Туган 6 ноябрь 1940(1940-11-06) (78 яшь)
Кострома
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре хокук белгече, язучы
Балалар кызы Марина (1967), юрист
Ата-ана
  • Мәгъсүм Фәтхетдин улы (1896-1960) (әти)
  • Мәгъфирә Закир кызы (1903-1987) (әни)

Зөфәр Фәтхетдинов (Зөфәр Мәгъсүм улы Фәтхетдинов, рус. Зуфар Максумович Фаткудинов) – хокук белгече, язучы, профессор, хокук фәннәре докторы. ТИСБИ идарә университеты гражданнар хокукы кафедрасы мөдире. ССРБ (1990), РФ һәм ТР язучылар берлеге әгъзасы. 2-класслы дәүләт киңәшчесе (1997).[1] РФ сәүдә-сәнәгать пулатының икътисад бәхәсләре буенча бәйсез (третейский) казые (2001).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

З. Фәтхетдинов китабы. 2008(рус.)
М. Шәймиев (у) белән

1940 елның 6 октябренда Кострома шәһәрендә туган. Костроманың 36- санлы мәктәбен (1957), Казан дәүләт университетын (1967), марксизм-ленинизм университетының фәлсәфә факультетын (1972), ССРБ хөкүмәте каршындагы закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтында аспирантура (1972) тәмамлаган. «Социалистчыл оешмалар арасында подряд килешүе» темасына кандидатлык (1972) һәм «Халык хуҗалыгын планлаштыруны хокукый җайга салу (план расчётларының автомат системасы шартларында)» темасына докторлык (1982) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби иҗаты фәнни эшчәнлеге белән чиратлашып бара. Маҗаралы әсәрләр яза, детектив жанрында уннан артык роман һәм повесть, 100 дән артык фәнни хезмәт авторы. 5 меңнән артык афоризм һәм максималар[3] тупланган китабы 5 мәртәбә нәшер ителә. «Новый мир», «Московский комсомолец», «Правда», «Мегаполис-экспресс», «Литературная Россия» газета-журналларында даими басыла.

  • 1982 «Сер бәһасе гомер» (Тайна стоит жизни) (15 мәртәбә 2 млн гомуми тираж белән нәшер ителгән)
  • 1991 «ХХ гасыр ачышлары» (Откровения ХХ века)
  • «Курку аша» (Сквозь страх)
  • «Резидент»
  • «Кара тол» (Черная вдова)
  • «Җәһәннәмнән качучылар» (Бегущие от ада)

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ (1977) һәм РФ конституцияләрен әзерләүдә катнашу.
  • 1996-1998 РФ Федераль җыелышы Федерация шурасы рәисе урынбасары В.Н. Лихачёвның ярдәмчесе.
  • «Бердәм Русия» фиркасе җитәкчелегенең ышанычлысы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 АКШта (Америка биография институты) «ХХ гасырның 500 күренекле кешесе» исемлегенә кертелә.
  • 1992-1993 Аурупада (Кембриҗ биография үзәге, Бөекбритания) фикер ияләре төркемендә халыкара «Ел кешесе» исеменә лаек була.
  • Фән, әдәбият, фәлсәфә өлкәсендә уңышлары өчен төрле академияләрнең дипломнары һәм медальләре (1995, 1997, 1998[4]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Суркова Н.А. Мир права, свободы, истины в систематическом изложении мыслителя и ученого юриста З.М. Фаткудинова. М., 2003.
  2. Шерченг Н.А., Борохов Э.А. Мировая афористика как грань развития человечества: в аспекте творчества З.М. Фаткудинова. М, 2005.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарский энциклопедический словарь. Казан, Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1990. 609 биттә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]