Зөһрә Моратова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөһрә Моратова latin yazuında])
Зөһрә Моратова
Туган 1924
Тукай, Елбулактамакский сельсовет[d], Бишбүләк районы
Үлгән 2006
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре университет профессоры

Зөһрә Моратова (Нигъмәтуллина) (1924-2006) — Филология фәннәре кандидаты, доцент, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының атказанган педагогы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөһрә Газиз кызы Моратова 1924 елда Башкорт АССРның Бәләбәй кантоны (хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы) Тукай авылында дөньяга килә. Газиз Ярулла улы һәм Гобәйдә Әхмәтвәли кызы Нигъмәтуллиннарның гаиләсендәге өч баланың иң өлкәне Зөһрә була. Ул Ает авылының данлыклы Кәримовлар нәселеннән (әнисе Гөбәйдә билгеле патриот-шагыйрь Ф.Кәримнең бертуган апасы).

1932 елда Нигъмәтуллиннар гаиләсе Уфага күченә. Зөһрә башкаланың 3-нче мәктәбендә белем ала. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфадагы заводларның берсендә хезмәт юлын башлый.

Студент еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөһрә Нигъмәтуллина югары уку йортына бару теләге белән 1942 елда Мәскәүгә килә. Зөһрә көндез Кремль дәваханасында санитарка булып эшли, ә кичләрен чит телләр институтында белем ала, бер үк вакытта шәфкать туташлары курсын тәмамлый.

1955 елда Хәмит Моратшин белән язмышын бәйли. Югары белем алган Зөһрә Газиз кызы Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге музыкаль-педагогик институтында инглиз теле укыта.[1]

Якты эз калдыра[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дуслык монументында башкорт кызы. Уфа

Башкортстанның мәдәният министры Вил Кәримов Мәскәүгә килгәч шушы институтта була. Вуз ректоры министрны: «Бездә шушындый матур башкорт кызы укыта», — дип Зөһрә Моратова белән таныштыра. Бу очрашудан соң Мәскәүдә эшләгән якташыбызга Дуслык монументын иҗат итүче скульпторга башкорт кызын сынландырырга тәкъдим итәләр. Зөһрә Газиз кызы башта баш тарта, тормыш иптәше дә риза булмый. Аннары, һәйкәлдәге кызның милли киемдә чагылдырылачагын белгәч, ул чакта ике яшьлек бала әнисе Зөһрә ханым риза була.

1957 елда Уфа каласындагы Дуслык монументының тәүге ташы салына.

Обелискның ике ягында — башкорт һәм рус хатыннары сыннары. Монументтагы прототиплар — скульптор Михаил Бабуринның кызы һәм Мәскәүнең Гнесин институтында инглиз теле укытучысы Зөһрә Моратова. «Тулы бер халыкны гәүдәләндерү — бу югары дәрәҗә. Мин моның өчен язмышыма рәхмәтлемен. Ләкин мин үз ролемне арттырып күрсәтергә теләмәдем һәм беркайчан да бу һәйкәлдә минем ниндидер хезмәт өлешем бар дип уйлаганым юк. Соңгы вакытка кадәр минем Уфадагы Дуслык монументына ниндидер мөнәсәбәтем булуы турында бары тик туганнарым һәм кайбер танышларым гына белә иде», — ди ул.

1965 елның 7 августында Уфада биеклеге 35 метр булган гранит һәйкәлне — Дуслык монументын ачу тантанасында Зөһрә Моратова катнашмый, чөнки ул тормыш иптәше белән чит илдә командировкада була.

2006 елда Зөһрә Газиз кызы Моратованың йөрәге тибүдән туктый.[2]

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Филология фәннәре кандидаты, доцент, М..Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының атказанган педагогы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]