Ибнеәмин Альбетков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибнеәмин Альбетков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ибнеәмин Альбетков - Советлар Берлеге каһарманы
Veniamin Albetkov.JPG Документлар буенча: Вениамин Валеевич Альбетков
Туу датасы: 1 май 1917(19170501)
Туу урыны: Андижан, Узбекистан
Үлем датасы: 17 апрель 1984
Үлем урыны: Мәскәү, Русия
Милләте: татар
Армиясе: Совет Армиясе
Армиядәге вакыты: 1939 – 1959
Дәрәҗә: майор (1943),

ССРБ КК полковнигы (1948)

Армия бүлеге: 2 нче батальон < 383 нче полк < 121 нче дивизия < 60 нче армия < Централ фронт
Катнашкан сугышлар: Бөек Ватан сугышы
Бүләкләре: Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены

Александр Невский орденыАлександр Невский ордены


Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елдан Кызыл Армиядә. Ярыслау хәрби пехота укуханәсен (1941), М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби әкәдимияне (1948, Мәскәү) тәмамлый. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, батальон командиры (121 нче укчы дивизиянең 383 нче укчы полкы). Үзәк, Воронеж, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре тәркибендә Харкауга һөҗүм операциясендә (1942), Курск сугышында (1943), Украина, Пүлшә, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 елның 26 сентябрендә батальоны белән Днепрны кичүне оештыра, плацдармны саклау һәм киңәйтү сугышына уңышлы җитәкчелек итә. Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара. 1959 елдан запаста, Мәскәүдә эшли.

Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике Кызыл Йолдыз орденнары, мидәлләр белән бүләкләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000;
  • Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]