Иван Кауричев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Кауричев latin yazuında])
Иван Кауричев
Туган 3 декабрь 1913(1913-12-03)
Дугна[d], Калужский уезд[d], Калуга губернасы, Россия империясе
Үлгән 2003
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Эш бирүче Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]

Иван Кауричев (3 декабрь 1913 ел — 2003 ел) — СССР һәм Россия галиме, туфракны өйрәнүче белгеч. Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия капитаны. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1965), профессор (1976). СССРның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1977). Кызыл Йолдыз, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Сергеевич Кауричев 1913 елның 3 декабрендә хәзерге Калуга өлкәсенең Ферзиков районындагы Дугна бистәсендә туган.

1938 елда хәзерге К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең агрохимия факультетын тәмамлаган.

1939 елдан 1946 елга кадәр Эшче-крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша[1], 7 нче аерым запас инженер полкында, аннары 64 нче инженер-сапер бригадасының 19 нчы гвардия минерларының аерым батальонында сугыша, гвардия капитаны[2].

1946 елдан Тимирязев академиясендә эшен дәвам итә: ассистент, туфрак гыйлеме кафедрасы доценты, 1976 елдан — профессор. 1976-1978 елларда Мәскәү дәүләт университетында туфрак гыйлеме кафедрасы мөдире булып була. 1965 елда «Особенности генезиса почв временного избыточного увлажнения» темасына докторлык диссертациясе яклый.[3] 40 тан артык кандидат һәм сигез фән докторы әзерли. 400 дән артык гыйльми эш, ун дәреслек һәм «Туфрак турында фән» темасы буенча монографияләр[1], шулай ук бер уйлап табу авторы[4].

И. С. Кауричевның фәнни тикшеренүләре СССРның Кара туфраклы булмаган һәм дала зонасында туфракның уңдырышлыгына һәм генезисы проблемаларына багышланган. Ул академиянең туфрак-геоботаник экспедициясе белән җитәкчелек итә, элювиаль-глейлану процессының теориясен эшли.[5] Шулай ук Кауричев лизиметрик тикшеренүләр практикасында киң билгеле булган сорбцион лизиметрларның алымын эшли. Халыкара симпозиумнарда һәм Болгариядән, Венгриядән, Польшадан, ГДРдан һәм башка илләрдән чит ил коллегалары белән очрашуларда катнаша.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • ПРОФЕССОР ИВАН СЕРГЕЕВИЧ КАУРИЧЕВ (К 90-ЛЕТИЮ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ И 65-ЛЕТИЮ НАУЧНОЙ, ПЕДАГОГИЧЕСКОЙ И ОБЩЕСТВЕННОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ). Журнал «Почвоведение», № 11, 2003 год, ISSN 0032-180X.
    • Иван Сергеевич Кауричев : выдающиеся ученые (выпускники, профессора) Петровской (Тимирязевской) академии, Российского государственного аграрного университета — МСХА имени К. А. Тимирязева. / Федеральное гос. бюджетное образовательное учреждение высш. образования «Российский гос. аграрный ун-т — МСХА им. К. А. Тимирязева». — Москва : Изд-во РГАУ-МСХА, 2015. — 89 с.; ISBN 978-5-9675-1330-5.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]