Иван Сухов (1907)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Сухов (1907) latin yazuında])
Иван Сухов
Туган телдә исем Сухов Иван Степанович
Туган 19 сентябрь 1907(1907-09-19) (116 яшь)
Башкортстанның Белорецк шәһәре
Үлгән 11 октябрь 1976(1976-10-11) (69 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Мәскәүдә Ваганьково зираты
Милләт рус
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче япон-кытай сугышы[d]
Бүләк һәм премияләре Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 22.02.1939 Указы нигезендә бүләкләнгән),Ленин ордены,Кызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены,Ике Кызыл Йолдыз ордены, «Алтын Йолдыз» медале
Хәрби дәрәҗә полковник

Иван Сухов ― полковник (1938), 1нче класслы штурман-сынаучы (1950),  Советлар Союзы Герое.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сухов  Иван Степанович  1907 елның  19 сентябрендә Башкортстанның Белорецк шәһәрендә туган. Милләте -  рус. 1919 елда мәктәптә 4 сыйныф тәмамлый. Белорецк тимер юлында рейкачы һәм төзәтү эшчесе, Белорецк металлургия заводында кара эшче, тимерчыбык-кадак ясау заводында кадак ясау остасы булып эшли.

1928 елның сентябрендә Кызыл Армиягә алына. Оренбург очучы-күзәтчеләрнең хәрби авиация мәктәбендә укый. Белоруссия хәрби округының хәрби-һава көчләре строй частьләрендә штурман булып хезмәт итә.

1931 елның апрелендә Казанда ТатЦИК исемендәге берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбен тәмамлый.

1935 елда Ейск диңгез очучылары хәрби авиация мәктәбе каршындагы штурманнар курсларын тәмамлый. Хәрби-һава көчләре строй частьләрендә хезмәтен дәвам итә, отряд, 12 нче тиз очышлы бомбага тоту авиациясе эскадрильясе штурманы була.

1938 елның 30 мартыннан 1 сентябренә кадәр Кытайдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Авиация эскадрильясе штурманы вафыйфасында СБ бомбардировщигында 28 сугышчан очыш (барлыгы – 69 сәгать сугышчан очыш) ясый. Т.Т. Хрюкин җитәкчелегендәге экипаж составында японнарның авианосецына авиация һөҗүмендә, аны бомбага тотуда һәм юкка чыгаруда катнаша.

Хөкүмәтнең Советлар Союзы оборона куәтен ныгытуга юнәлтелгән боерыкларын каһарманлык белән үрнәк башкарганы өчен полковник И.С. Суховка 1939 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены тапшырыла, ә 1940 елда «Алтын Йолдыз» медале (№470) тапшырыла. Полковник И.С. Сухов Башкортстан тумаларыннан беренче буларак батырлыгы өчен СССРның иң югары бүләгенә лаек була.

1938–1939 елларда И.С. Сухов – авиаполк штурманы (Мәскәү хәрби округы). 1939 елның сентябрендә Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә катнаша. 1939 елның ноябреннән – Кызыл Армия Хәрби-һава көчләре очу инспекциясе штурман-инспекторы. Шушы вазыйфада 1939-40 елларда Совет-фин сугышында катнаша, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1940 елның сентябреннән – Балтыйк буе хәрби округы 8 нче авиация дивизиясе штурманы.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елның августында Казанда ерак арага очышлар ясаучы авиациянең 81 нче авиация дивизиясе өлкән штурманы карамагында була, Берлинны бомбага тотуны әзерләүдә катнаша.: 1941 елның июне–августында – Төньяк-Көнбатыш фронтның 8 нче катнаш авиация дивизиясе штурманы; 1942 елның гыйнвары–апрелендә – 433 нче разведкалау авиациясе полкында авиаэскадрилья штурманы, 1942 елның апреле–ноябрендә – Карелия фронтының 26 нчы армиясе Хәрби-һава көчләре штурманы; 1942 елның ноябреннән 1943 мартына кадәр – Карелия фронтының 259 нчы истребительләр авиациясе дивизиясе өлкән штурманы; 1943 елның мартыннан 1945 елның маена кадәр – I Украина фронтының 5 нче истребительләр авиациясе корпусы баш штурманы.

Сугыштан соң И.С. Сухов Хәрби-һава көчләре строй частьләрендә хезмәт итә.

1946 елның маенда запаска чыга.

1946–1950 елларда – 51 нче авиация заводы (Реутов шәһәре) штурман-сынаучысы. Ту-2ЛЛ һәм Пе-8ЛЛ очкыч-лабораторияләрендә В.Н. Челомей конструкциясендәге туры агышлы һава-реактив двигательләрен сынауда катнаша.

1950–1958 елларда – Очкыч җиһазлары фәнни-сынау институтының (Жуковский шәһәре) штурман-сынаучысы. Ли-2, Ил-12, Ил-14 һәм Ил-28 очкычларында төрле очкыч җиһазларын сынауда катнаша.

1976 елның 11 октябрендә вафат.

Мәскәүдә Ваганьково зиратында җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 22.02.1939 Указы нигезендә бүләкләнгән)

Ленин ордены ордены

Кызыл Байрак ордены

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Ике Кызыл Йолдыз ордены

«Алтын Йолдыз» медале

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)