Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе (Казан) latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе
рус. Храм преподобного Серафима Саровского
Ил Русия
Шәһәр Казан, Сафиуллин урамы , 7
Координатлары 55°26′45″ т. к. 49°08′01″ кч. о.HGЯO
Дин праваслау дине
Мәхәллә Казан епархиясе 
Төзелеш еллары 19992006 еллар

Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсеРус Православ Чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенең храм комплексы. Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе (комплексның төп гыйбадәтханәсе) һәм Изге Ананың «Умиление» иконасы чиркәвеннән тора.

Урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе һәм Изге Ананың «Умиление» иконасы чиркәве Казанның Идел буе районында, Юлиус Фучик һәм Сафиуллин урамнары киселешендә, Горки торак районында урнашкан.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә комплексы проекты Казан архитекторы Алексей Спориус тарафыннан эшләнгән. Комплекс үзара берләштерелгән якшәмбе мәктәбе һәм китапханә бинасы, эклектика стилендәге бердәм архитектура корылмасы буларак төзелгән ике чиркәүдән тора.

Төп гыйбадәтханә — Изге Серафим Саровский хөрмәтенә ясалган гыйбадәтханә.

Изге Ананың «Умиление» иконасы чиркәве — киселгән почмаклы дүртлек, гөмбәз белән капланган, трапезная һәм өчъяруслы кыңгыраудан торган чиркәү.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Серафим Саровский һәм Изге Ананың «Умиление» иконасы хөрмәтенә төзелгән чиркәү — Горки торак районы территориясендә беренче һәм әлегә бердәнбер православие храмы комплексы.

Гыйбадәтханә комплексы төзелеше (1999—2006)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Серафим Саровский мәхәлләсенең беренче протоиерее Дмитрий Салков истәлекләре буенча, Горки торак районында гыйбадәтханә комплексын төзү инициативасы белән Рус Православ Чиркәвенең Казан епархиясе җитәкчелеге чыга. Бу фикер Казанның Идел буе районы администрациясе башлыгы В. С. Маркелов тарафыннан хуплана[1][2]. В. С. Маркелов «Теплоконтроль» җитештерү берләшмәсе генераль директоры В. К. Кулагинга ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итә[3].

В. К. Кулагин кызы сүзләре буенча, аның әтисе Горки торак районында православие храмын төзү инициаторы була[4].

Изге Ананың «Умиление» иконасы чиркәве[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә комплексын төзү 1999 елда Изге Ананың «Умиление» иконасы чиркәвен торгызудан башлана. Эшләр апрель аенда башлана, август аенда гөмбәз урнаштырыла, сентябрьдә трапезная өстендә түбә ябыла, ә ноябрь ахырында чиркәү изгеләндерелә. Эшләрне финанслау «Теплоконтроль» җитештерү берләшмәсе тарафыннан башкарылган, аның хезмәткәрләре төзелеш эшләрен дә алып барган[5][6]. Гыйбадәтханәнең бөтен комплексының архитектура проекты А. А. Спориус тарафыннан түләүсез нигездә эшләнгән[7][8]. 1999 елның 27 ноябрендә Изге Ананың «Умиление» иконасы чиркәве Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий тарафыннан изгеләндерелә[9].

Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елда төп гыйбадәтханә — Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе төзелә башлый. Аны төзү мәхәллә кешеләре акчасына алып барылганга күрә, төзелеш эшләре әкрен бара. 2004 елда финанслауга Казанның «Заречье» акционерлык банкы кушыла, шул сәбәпле 2005 ел ахырына барлык бизәкләү эшләре тәмамлана. 2006 елның 14 гыйнварында Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе изгеләндерелә.

Мәхәллә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе һәм Изге Ананың «Умиление» иконасы чиркәве Изге Серафим Саровскийның бердәм мәхәлләсен тәшкил итә. Ул 1999 елның җәендә барлыкка килә һәм күпмедер вакыт «Умиление» дип атала. Соңрак мәхәллә комплексның төп гыйбадәтханәсе Изге Серафим Саровский хөрмәтенә үзгәртелә.

Протоиерей Дмитрий Салков мәхәлләнең беренче рухание була (1999 елның июненнән — вазыйфаларын башкаручы буларак, 1999 елның ноябреннән — рәсми рәвештә)[10].

2000 елда мәхәллә каршында махсус төзелгән бинада урнашкан якшәмбе мәктәбе ачыла. 2019 елда мәктәптә 280гә якын бала, яшьләр һәм өлкәннәр белем ала[11].

2018 елда Серафим Саровский мәхәлләсенә якшәмбе мәктәбен киңәйтү өчен, православие комплексыннан күршедә урнашкан күпфатирлы йортка (Кол Гали ур., 10) ике катлы янкорма тапшырыла[12].

Изге Серафим Саровский мәхәлләсендә шулай ук китапханә — Казанның иң эре православ китапханәләренең берсе эшли. 2019 елда аның фонды 11 меңгә якын китап, шул исәптән XIX гасыр басмалары, ә укучыларның гомуми саны 2865 кеше тәшкил иткән[13].

2017 елның июнендә мәхәллә белән «Серафимовский листок» мәхәллә газетасының бердәнбер (сынау) номеры чыгарыла[14].

2019 елның 13 декабрендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан протоиерей Дмитрий Салковның мәхәллә рухание вазыйфасыннан читләштерә һәм аның урынына епископ Иннокентийны (Васецкий) билгеләп куя. Әмма бу карар турындагы мәгълүмат 2020 елның гыйнварында гына халык алдында игълан ителә, ул элеккеге руханине хуплаган кешеләренең бер өлешендә канәгатьсезлек уята[15][16].

2020 елның 12 апрелендә, COVID-19 пандемиясе сәбәпле үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында, Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибар үзәгенә чыга[17].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Маркелов Вадим Сергеевич. 2021-01-10 тикшерелгән.
  2. В. С. Маркелов занимал должность главы администрации Приволжского района г. Казани в 1992—2003 годах.
  3. YouTube сайтында История одного прихода (2015)
  4. «Твой яркий след останется в построенных тобой храмах, домах, сердцах людей» (2020-08-01). 2021-01-10 тикшерелгән.
  5. Православные храмы Татарстана. Orthodox Churches of Tatarstan / под ред. М. Бирина. — Казань: Центр инновационных технологий, 2013. — С. 164. — 336 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-93962-608-8.
  6. «Твой яркий след останется в построенных тобой храмах, домах, сердцах людей» (2020-08-01). 2021-01-10 тикшерелгән.
  7. Православные храмы Татарстана. Orthodox Churches of Tatarstan / под ред. М. Бирина. — Казань: Центр инновационных технологий, 2013. — С. 164. — 336 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-93962-608-8.
  8. Это был последний архитектурный проект, разработанный А. А. Спориусом, который скончался до завершения строительства храмового комплекса.
  9. Путеводитель по храмам и монастырям города Казани / сост. Г. В. Фролов. — Казань: Центр инновационных технологий, 2005. — С. 35. — 124 с. — ISBN 5-93962-114-7.
  10. Дмитрий Салков, протоиерей. 2021-01-10 тикшерелгән.
  11. Рогатина Е. Под сенью преподобного Серафима Саровского(рус.) // Православный собеседник. Журнал Татарстанской митрополии : журнал. — № 3—4. — С. 66.
  12. Рогатина Е. Под сенью преподобного Серафима Саровского(рус.) // Православный собеседник. Журнал Татарстанской митрополии : журнал. — № 3—4. — С. 70.
  13. Рогатина Е. Под сенью преподобного Серафима Саровского(рус.) // Православный собеседник. Журнал Татарстанской митрополии : журнал. — № 3—4. — С. 71.
  14. Серафимовский листок (PDF) (июнь 2017). 2021-01-08 тикшерелгән.
  15. Феофан опроверг отстранение отца Дмитрия из храма иконы Божией Матери «Умиление» (2020-01-16). 2021-01-10 тикшерелгән.
  16. Начал кричать, чтобы мы замолчали — прихожане о встрече с Феофаном (2020-01-17). 2021-01-10 тикшерелгән.
  17. Возле храма в Казани столпились несколько десятков людей, несмотря на режим изоляции (2020-04-12). 2021-01-11 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Православные храмы Татарстана. Orthodox Churches of Tatarstan / под ред. М. Бирина. — Казань: Центр инновационных технологий, 2013. — 336 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-93962-608-8.
  • Путеводитель по храмам и монастырям города Казани / сост. Г. В. Фролов. — Казань: Центр инновационных технологий, 2005. — 124 с. — ISBN 5-93962-114-7.
  • Рогатина Е. Под сенью преподобного Серафима Саровского // Православный собеседник. Журнал Татарстанской митрополии. — 2019. — С. 65—71.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]