Илгизәр Гайнетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илгизәр Гайнетдинов latin yazuında])
Илгизәр Гайнетдинов
Туган 27 декабрь 1954(1954-12-27) (69 яшь)
Әлмәт, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре футболчы

Илгизәр Идрис улы Гайнетдинов (1954 елның 27 декабре, Әлмәт, ССРБ) — совет футболчысы, ярымсакчы, Казан футболында тәрбияләнүче.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче клубы — Әлмәтнең «Буровик» футбол клубы.

Калган карьерасы Татарстанның төп футбол командасы — «Рубин» белән бәйле[1] — 172 уен һәм 22 гол.

1978 ел сезонында[2] «Крылья Советов»та чыгыш ясый[3][4]. 38 матчның 22сен үткәреп, клуб белән бергә Югары лигага чыга. Команда составында Югары лиганың «Шахтёр» (Донецк) командасына каршы ике кубок матчы уздыра.

1987 елда Автоном республикалар Кубогында Татарстан АССР җыелмасы өчен чыгыш ясый. 1985 елдан «Рубин» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры-укытучысы булып эшли. 2005 елдан 2006 елга кадәр Казанның «Искра» командасы тренеры.

Уен карьерасы тәмамлангач, «Крылья Советов» ветераннар командасы өчен чыгыш ясый[5].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команда өчен

  • Футбол буенча ССРБ чемпионаты 1978 (беренче лига) — 1 урын
  • Футбол буенча ССРБ чемпионаты 1974 (икенче лига, финал) — 2 урын
  • Җыелма командалар арасында РСФСР автоном республикалары кубогы — чемпион (1987)[6]
  • Футбол буенча РСФСР чемпионаты — көмеш призёр (1974)[7]

Шәхси

  • Ил беренчелекләрендә (D2/D3) һәм кубокларда 200 матч уздыра
  • 1974 елгы Футбол буенча РСФСР чемпионатының финал матчларында 3 гол кертә

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Александр Цыбин (02.05.2014). История казанского футбола в программках: «Рубин» – «Урал» (1960 и 1973 годы). БИЗНЕС Online. business-gazeta.ru. әлеге чыганактан 2016-12-30 архивланды. 02.05.2014 тикшерелгән.
  2. Возвращение. kc-camapa.ru (01.12.1978). 01.12.1978 тикшерелгән.
  3. Случайный Кадр: Олимпийский привет "Металлурга". kc-camapa.ru (08.09.2014). 08.09.2014 тикшерелгән.
  4. Случайный Кадр: Украинский десант и самарское "малое золото". kc-camapa.ru (22.09.2014). 22.09.2014 тикшерелгән.
  5. На "Металлурге" состоялся парад ветеранов. kc-camapa.ru (03.05.2012). 03.05.2012 тикшерелгән.
  6. Ильгизару Гайнутдинову - 64. rubin-kazan.ru (28.12.2018). 28.12.2018 тикшерелгән.
  7. В.В. Гнатюк «20 чемпионатов второй лиги 1971—1990». — Днепропетровск: «Редотдел облполиграфиздата», 1990. — 99 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]