Илсөя Мезикова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илсөя Мезикова latin yazuında])
Илсөя Мезикова
Туган 3 гыйнвар 1956(1956-01-03) (68 яшь)
Зәй, Зәй районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт педагогика институты
Сәяси фирка Бердәм Россия

Илсөя Хамат кызы Мезикова (1956 елның 3 гыйнвары, Зәй, Зәй районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илсөя Мезикова 1956 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Зәй шәһәрендә туа[2]. 1979 елда «Тарих һәм инглиз теле» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый.

Өч ел дәвамында, 1995 елдан 1998 елга кадәр Илсөя Мезикова Икътисад, идарә һәм хокук институтының директор урынбасары булып эшли, соңрак аны Түбән Кама һәм Түбән Кама районы администрациясе башлыгының социаль эш буенча урынбасары вазыйфасына чакыралар. 2009 елдан Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры, социаль-сәяси дисциплиналар кафедрасы доценты[3].

2009—2014 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы була. 2014 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V нче чакырылыш депутаты итеп сайлана[4]. Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты әгъзасы була, «Татарстан-Новый век — Татарстан-Яңа гасыр» депутатлар төркеменә керә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мезикова Ильсоя Хаматовна 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган. / Интернет-газета «Реальное время»
  2. ИМЕНИТЫЕ ЛЮДИ РАЙОНА, archived from the original on 2021-04-19, retrieved 2021-04-13 
  3. Мезикова Ильсия Хаматовна 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган. / Казанский инновационный университет имени В.Г.Тимирясова
  4. Постановление ЦИК РТ от 19.09.2014 № 49/513 "О регистрации депутатов Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва, избранных по республиканскому избирательному округу", archived from the original on 2021-04-13, retrieved 2021-04-13 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]