Иске Кәкерле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Кәкерле latin yazuında])
Иске Кәкерле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Старокакерлинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Старокакерлинское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422476
Карта

Иске КәкерлеТатарстан җөмһүриᴙтсының Чүпрәле районындагы авыл. Иске Кәкерле авылы район үзәге Иске Чүпрәле авылыннан 16 чакрым ераклыкта урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. ᴨyчты индексы — 422476.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Кәкерле авылы Казан ханлыгы чорында булган. 1859 елгы чыганакта Иске Кәкерле лашманчылар авылы дип билгеләнгән. Андагы 108 хуҗалыкта 534 ир-ат һәм 550 хатын-кыз яшәгән. Авылда ике мәчет эшләгән. Яңа Кәкерледә шулай ук лашманчылар торган. Авылда 108 йорт булып, 520 ир-ат һәм 499 хатын-кыз исәпләнгән. Бер мәчет булган.

Авыл картларының сөйләвенә караганда, авыл моннан күп еллар элек оешкан. Кәкре каен үскән бер җиргә олаулар килеп туктаган. Юлчылар бик арыган булган. Бик алҗыдык, җитәр, ахры, әллә шушы урында гына туктап калабызмы, дип сөйләшкәннәр. Олаучыларның берничәсе каенның уң ягына, ә калганнары сул ягына төпләнеп яшәргә калганнар. Шулай итеп, авыллар барлыкка килгән. Тора-бара алар шактый гына зурайган. Каенның уң ягына урнашкан авылны Иске Кәкерле, сул ягындагысын Яңа Кәкерле дип атаганнар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл үсә һәм зурая. Күптән түгел авыл уртасында яңа мәчет торгызганнар.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Кәкерле авылыннан хакимият эшлеклесе, авыл хуҗалыгы фәннәре дуктыpы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин (1953) туып үскән. Хәзерге көндә Әгъзам ГобәйдуллинРоссия Дәүләт Думасының Федерация Сәвитында Татарстан вәкиле.

Тирә-юнь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәкерлене нигезләгән бабайлар авыл өчен бай табигатьле урынны сайлаганнар. Авылны бәләкәй таулар әйләндереп алган, ерактан караганда ул таулар күл сыман булып тора.

Авыл сулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Кәкерлене урталай бүлеп, Карлы суы агып уза. Авылның бер ягын Аръяк, икенчесен Югары оч дип йөртәләр. Карлы суына тагын Шарылдавык елгасы килеп кушыла. Шарылдавык дип ул шарлап аккан өчен аталган. Моннан тыш, Кара елга, Сусыз елгалар бар. Авыл читендәге Исай күле — сай гына, төбе комлы, түгәрәк күл. Авылда Төхфәт исемен алган күл бар. Аны табигать сөюче Төхфәт исемле кеше карап торган. Күл Төхфәт абзыйның өе каршында урнашкан, үзе түгәрәк, төбе ташлы булган. Авыл янында Торна тавы дип аталган кечкенә генә бер тау сузылган. Ул торнага охшаган: очлы, ягъни нечкә генә булып өскә сузылып, башын бераз иеп торган сыман. Тау тәбәнәгрәк һәм сары туфраклы. Аннан башка авылда Текә тау һәм Йолдыз таулары бар.

Тынычлык очы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык авылдагы кайбер географик берәмлекләрне үзенең рухи халәтен чагылдырган сүз белән атаган. Авылның бер урамы Тынычлык очы дип йөртелә. Бу урамнан транспорт йөрми, ул бик тыныч, яшеллек күп, табигате матур. Шуңа да аның исеменә «тынычлык» сүзе килешеп тора. Моннан башка тагын Котылдык урамы, Үзил урамы, Әрем урамы һ. б. бар.

Хисле бакча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда Хисле бакча исеме алган бер бакча бар. Бу нигезнең хуҗалары вафат булгач, бакча һәм йорт караучысыз кала. Бакчаның рәшәткә кырыйларына ап-ак каеннар утыртылган. Алар җимеш агачларын җил-давыл аудармасын өчен хезмәт иткәннәр. Бу бакча авыл халкының ял итә торган урынына әйләнгән. Хәзер ул бакчаны табигать музее буларак саклыйлар.

Кырша[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл янындагы аерым урыннарга да үзенчәлекле исемнәр бирелгән. Әйтик, басулар уртасында булганга, Кырша дип аталган сары туфраклы бер урын сугарылмыйча һәм сөрелмичә калган. Сары туфрак, ягъни кырша балчыгы — авыл кешеләренең көнкүрешендә, йорт янындагы хуҗалык эшләрендә кирәкле чимал. Язын һәм көзен киек казлар үтеп барышлый шушы урынга туктап ял итәләр, төн куналар икән.

Узса тамагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Узса тамагы дип йөртелгән тагын бер урын бар. Ул — урамдагы канауларны хәтерләткән бер тамак. Язгы ташу вакытларында Карлы елгасында һәм басудагы чокыр-чакырларда су бик күп була. Су ташыганда шушы тамак ычкынып китә һәм бөтен су авылга төшә. Элек, имин генә узып китсә ярар иде бу дип, авыл халкы борчылып күзәтеп торган. Шул сәбәпле бу тамакны Узса дип атаганнар. Урманнарны халык Кара урман һәм Атламыш дип атап йөртә.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10 °C -10.2 °C -5.1 °C 5.5 °C 14.2 °C 19 °C 20.9 °C 18.6 °C 12.8 °C 4.9 °C -3.9 °C -9.3 °C 4.8 °C

Климат уртача континенталь. көппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.8 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.