Җомабикә Ильясова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җомабикә Ильясова latin yazuında])
(Йомабикә Ильясова битеннән юнәлтелде)
Җомабикә Ильясова
Туган 1 ноябрь 1957(1957-11-01) (66 яшь)
Акъюлово[d], Акъюловский сельсовет[d], Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, язучы

Ильясова Җомабикә Сәләхетдин кызы (1 ноябрь 1957 ел) — дәүләт һәм матбугат эшлеклесе, журналист һәм шагыйрь. 1999-2013 елларда «Башкортстан кызы» журналының баш мөхәррире. Башкортстан Республикасының дүртенче (2008-2013 еллар) һәм бишенче (2013 елдан) чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты, 2013 елдан — Дәүләт Җыелышы — Корылтае рәисе урынбасары. 1985 елдан ССРБ Журналистлар берлеге, 1995 елдан — Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният (2008) һәм Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат (2002) хезмәткәре. Салават Юлаев ордены кавалеры (2017).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җомабикә Сәләхетдин кызы Ильясова (кыз фамилиясе Акъюлова) 1957 елның 25 октябрендә Башкорт АССРның Хәйбулла районы Акъюл авылында туган. 1974 елда Уфадагы 1-нче мәктәп-интернатка (хәзер Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернаты) укырга килә. Аны тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый.

1979-1991 елларда «Башкортстан пионеры» республика балалар газетасында хәбәрче, аннары редакциянең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире була.

1991 елда байтак тәҗрибә туплаган журналист башкорт телендә яңа чыга башлаган «Яшьлек» кә, басманың әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире итеп чакырыла, аннары гәзитнең баш мөхәррире урынбасары вазифасын башкара.

1994-1996 елларда «Башкортстан» гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

1996 елда «Башкортстан кызы» җөмһүрият хатын-кызлар журналына җаваплы сәркатиб итеп чакырыла. 1999 елда басманың баш мөхәррире итеп билгеләнә һәм бу җаваплы вазифада 2013 елга кадәр эшли.

Республиканың газета һәм журналларында күпьеллык уңышлы хезмәте өчен Җомабикә Ильясовага «Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

2013 елда икенче чакырылыш рәттән Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты итеп сайлаулы Җомабикә Ильясова беренче утырышта Корылтай Рәисе урынбасары вазифасына тәкъдим ителә һәм бу җаваплы эшкә бер тавыштан сайланып куела.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2008-2013 еллар — Башкортстан Республикасының дүртенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты.
  • 2013 елдан — Башкортстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты, Корылтай рәисе урынбасары.

Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасы карамагандагы Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре буенча комиссия 2016 елга конкурста катнашуга алты дәгъвәсе белән беррәттән Йомабикә Ильясованы да кертте. Аның «Мин үземмен һаман» һәм «Етегән» шигырь җыентыклары премиягә Башкортстанның Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе тарафыннан тәкъдим ителде[1].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ява, ява алтын яфраклар: Шигырьләр. — Уфа: Башҡортостан китап нәшрияты, 1990. — 30 бит.
  • Серле төн: Әкиятләр. — Уфа: Китап, 1993. — 24 бит.
  • Саргайма, җәй: Шигырьләр. . — Уфа: Китап, 1994. — 80 бит.
  • Ҡабырсаҡта: : Шигырьләр. . — Уфа: Китап, 1998. — 160 бит.
  • Бәхет эзләгәндә: Шигырьләр. . — Уфа: Китап, 2005. — 302 бит.
  • Елга каршы: Шигырьләр. . — Уфа: Китап, 2007.
  • Мин үземмен һаман: Шигырьләр. . — Уфа: Китап, 2013.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат (2002) хезмәткәре.

Язучы һәм аның әсәрләре турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар