Эчтәлеккә күчү

Казан текстиль-галантерея фабрикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан текстиль-галантерея фабрикасы latin yazuında])
Казан текстиль-галантерея фабрикасы
Нигезләнү датасы 1930
Дәүләт  СССР
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Жуковка урамы
Гамәлдән чыгу датасы 2017

Казан текстиль-галантерея фабрикасы (рус. Казанская текстильно-галантерейная фабрика) ― Казан җиңел сәнәгать оешмасы.

ТАССР җиңел сәнәгать халык комиссарлыгының Галантерея фабрикасы буларак ким дигәндә 1930-елларда барлыкка килә. Ул вакытта фабрика теш арыткычлар, төймәләр, музыка кораллары өчен детальләр җитештергән.[1]. 1941 тә бирегә Мәскәүнең һәм Мәскәү яны шәһәрләреннән (Клин, Ногинск, Кунцево) 13 нче тасма тегү һәм бау үрү фабрикасы күчереп урнаштырыла; бау үрү Бауман урамындагы гармун фабрикасы бинасында урнаштырыла. 1942 дән 13 нче тасма тегү фабрикасы. 1941-1953, 1955-1957 дә фабрика РСФСР җиңел сәнәгать халык комиссарлыгы (министрлыгы), 1953-1955 тә РСФСР киң кулланыш таварлары сәнәгате министрлыгы буйсынуында. 1957-1963 тә Татсовнархозның җиңел сәнәгать идарәсенә, 1963-65 тә Урта Идел совнархозының бер үк исемле идарәсенә, 1965 тән янә РСФСР җиңел сәнәгать министрлыгына буйсына. 1971 дән РСФСР текстиль сәнәгате министрлыгына, 1991-199? елларда «Ростекстиль» концернына (акционерлык җәмгыятенә) буйсына.

Совет чорында карамагында торак йортлар, 91 нче балалар бакчасы, «Советские космонавты» балалар аланы була.[2][3] 1960 та 1300, 1993 дә 800, 2006 тә 115 кеше эшләгән. СССР таркалгачтын җитештерү айлар буе эшләми торып, 2010-елларда «Георгий тасмасы»н җитештерү исәбенә яхшыра төшкән. 2017 тә ябылган.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вся Казань: Справочная книга по городу Казани / Сост.: М. Бубеннов, Н. Козлова, А. Никольский и др. — Казань: Редакция газеты «Красная Татария» — «Кызыл Татарстан», 1940. — С. 265. — 286 с.
  2. http://millattashlar.ru/index.php/%D0%9F%D0%B8%D0%BE%D0%BD%D0%B5%D1%80%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B5_%D0%BB%D0%B0%D0%B3%D0%B5%D1%80%D1%8F_%D0%B2_%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD%D0%B8_(1991)
  3. http://millattashlar.ru/index.php/%D0%94%D0%B5%D1%82%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B5_%D1%81%D0%B0%D0%B4%D1%8B_%D0%B2_%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD%D0%B8_(1991)
  4. https://realnoevremya.ru/articles/63488-v-kazani-zakryli-fabriku-georgievskih-lent