Кайлашнатх Махадэв Поты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кайлашнатх Махадэв Поты latin yazuında])

Кайлашнатх Махадэв Поты (Непал телендә:कैलाशनाथ महादेव) ул дөньяның иң биек Шива гыйбадәтханәсе.[1][2] Ул Индонезиядә, Балида Гаруда Вишну Кенчана Потыннан соң икенче иң биек Һинд дине Илаһы. Ул Катмандудан 20 км да Сангада, Непалның Бхактапур Районы һәм Каврепаланчок Районы чигендә урнашкан.

Потның биеклеге 143 фут (43.5 м), һәм ул бакыр, цинк, бетон һәм корычтан ясалган.

Дизайн һәм конструкциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Һинд дине Ходае Шива сурәтләренә охшаш булсын итеп ясалган, һәм бу Непал инженериянең күркәм үрнәге, потны төзү 2003 елда башланган һәм 2010 елда тәмамланган. Аның төзүчесе булып Камал Җайн һәм ул Непалда 1992 елда нигезләгән су саклау баклары белән эш итә торган "Hilltake" ширкәте тора. Төзелештә Непал инженерлары һәм зур корылмаларның дизайн һәм конструкциясендә махсуслашкан бер Һинд инженеры катнашкан.
Потның нигезе якынча 100 фут тирәнлектә, бу структураны сыртка якорьлау өчен кирәк. Потенциаль җир ишелүләр куркынычы булганга күрә, җирне стабилизацияләү өчен шулай ук структуралар төзелгән булган.

Туризм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эш көннәрендә потка зиярәт кылу өчен якынча 5000 зиярәт кылучы килә, һәм моннан да әһәмиятле санга күбрәге ял көннәрендә, милли бәйрәмнәрдә һәм Һинд дине фестивальләрендә килә.
Зиярәт кылучылар санына күрә пот Непалда (җирле һәм халыкара) дини туризмга багышланган, асаба җәмәгатьнең икътисади активлыгын арттыра һәм якындагы авылларның үсешенә йогынты ясый.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Nepal President to inaugurate 'world's tallest' Shiva statue. Zee News Website (2010-06-12). әлеге чыганактан 2014-07-25 архивланды. February 27, 2012 тикшерелгән.
  2. World’s ‘tallest’ Shiva statue ready. Ekantipur Website (2010-06-13). әлеге чыганактан 2012-05-13 архивланды. February 21, 2012 тикшерелгән.

27°38′46″ т. к. 85°28′29″ кч. о.HGЯO