Эчтәлеккә күчү

Камил Фазлый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Фазлый latin yazuında])
Камил Фазлый

Тугач бирелгән исеме: Камил Нәҗми улы Фазлетдинов
Туу датасы: 15 февраль 1949(1949-02-15)
Туу урыны: БАССР, Бәләбәй районы, Тузлыкуыш
Үлем датасы: 23 июнь 2025(2025-06-23) (76 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Бәләбәй районы, Тузлыкуыш
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы
Юнәлеш: шигърият, проза, сатира, юмор
Жанр: шигырь, поэма, хикәя, повесть
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Сакаллы сабый» (Уфа, 1996)
Премияләр: Фатих Кәрим премиясе (2000)
Динис Бүләков премиясе (2009)

Камил Фазлый, Камил Нәҗми улы Фазлетдинов (1949 елның 15 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Бәләбәй районы, Тузлыкуыш2025 елның 23 июне, шунда ук [1]) — язучы, укытучы, мәктәп директоры. БР мәгариф алдынгысы (1994), БР атказанган укытучысы (2005). РФ Президенты гранты иясе (2006). БР язучылар (1997), РФ журналистлар (2005) берлекләре әгъзасы, БР Фатих Кәрим (2000), Динис Бүләков (2009) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Бәләбәй районының почётлы гражданы (2017).

1949 елның 15 февралендә Башкортстан АССР Бәләбәй районы Тузлыкуыш авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Туган авылында урта белем алгач, Байморза сигезьеллык мәктәбендә укыта. Бәләбәй эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли, хәрби хезмәттә була. БДУның филология факультетын тәмамлагач (1975), лаеклы ялга чыкканчы туган авылында укытучы булып эшли, унбер ел мәктәп директоры була.

2025 елның 23 июнендә 76 яшендә Тузлыкуыш авылында вафат[2][3].

Беренче «Тырыш пионер» шигыре җиденче сыйныфта укыганда языла, 1963 елда «Башҡортостан пионеры» (Башкортстан пионеры, 1991 елдан «Йәншишмә») газетасында дөнья күрә . Сатира һәм юмор өлкәсендә иҗат итә. Шигърият һәм проза жанрларында бердәй актив яза. Татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән берничә китап авторы. Проза әсәрләре һәм шигырьләре «Бельские просторы» журналында рус телендә дөнья күрә[4].

  1. Һаҡаллы сабый (Сакаллы сабый): поэма, юмористик шигырьләр. Уфа: «Китап», 1996. ISBN 5-295-01618-8 (башк.)
  2. Ат тәмәке көйрәтә: повестьлар, хикәяләр. Уфа: «Китап», 1999.
  3. Бүрек фикере: поэма һәм шигырьләр. Уфа: «Китап», 2004.
  4. Әкәмәт эзләр. Уфа, 2009.
  5. Һәр берегез бәхет бөртегем: шигырьләр. Уфа, 2015.
  6. Тәпәләй ауылы яңылыҡтары: повестьлар һәм хикәяләр. Уфа, 2016.
  7. Ел осорған ауыл (Җил очырган авыл): сатирик һәм юмористик әсәрләр. Уфа: «Китап», 2017. (башк.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • 1994 ― БР мәгариф алдынгысы
  • 2000 ― Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия
  • 2005 ― БР атказанган укытучысы
  • 2006 ― «Россиянең иң яхшы укытучылары» конкурсы җиңүчесе
  • 2009 ― Динис Бүләков премиясе
  • 2017 ― Бәләбәй районының почётлы гражданы

Гаиләле. Уллары Илдар (1978) белән Илдус, журналистлар.

  1. Ушел из жизни писатель и журналист. Белебеевские известия Вконтакте, 23.06.2025
  2. Ләйсән Якупова. Хуш, Камил абый.(үле сылтама) Кызыл Таң, 23.06.2025
  3. Дилбәр Сөләйманова. Язучы Камил Фазлый вафат. 2025 елның 30 июнь көнендә архивланган Тулпар, 23.06.2025
  4. Камил Фазлый. БР әдәби картасы (рус.)
  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (nөзүчеләр Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
  2. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1