Кандаһар (шәһәр)
Кандаһар | |
---|---|
![]() | |
Ил | Әфганстан |
Координатлар | 31°37'12"N, 65°42'57"E |
Башлык | Рухолла Ханзаде[d] |
Беренче телгә алу | БЭК 330 |
Элеккеге исемнәр | Арахозиядәге Александрия |
Мәркәз биеклеге | 1005 м |
Халык саны | 491 500 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4.30 |
Телефон коды | +93 30 |
Кардәш шәһәрләр | Ногалес (Аризона), Консил-Блафс (Айова) һәм Һәрат |
Кандаһар (пушту һәм дари کندهار Kandahar, фарсы قندهار, Qandahār, юнанча Ἀλεξάνδρεια) — Әфганстанның көньяк өлешендә урнашкан шәһәр. Халык саны буенча илнең иченче шәһәре (Кабулдан соң).
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
БЭК 330 елда Искәндәр Зөлкарнәйн яулары чорында Арахозиядәге Александрия исеме астында салынган. Асаба халык - пуштуннар бабалары булган.
1 гасырда грек язучысы Исидор Хараки үз китабында шәһәрне юнан полисы буларак телгә алган.
1747-1776 елларда Әфганстанның башкаласы булган. Кандаһарда Әфган дәүләтенә нигез салучы Әхмәд-шаһның төрбәсе урнашкан.
1979-1988 елларда Кандаһарда ССРБ гаскәрләренең урнашу ноктасы булган.
2001 елга кадәр Кандаһар янында Әл-Кагыйдә - Әл-Фарук оешмаларының иң зур күнекмә лагере урнашкан булган.
Кандаһарда "Талибан" хәрәкәтенең баш идарәсе урнашкан булган.
2001 елның 7 декабрендә Төньяк альянс гаскәрләре Кандаһарны басып ала.
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
~70% — пуштулар, ~20% — таҗиклар, ~6% — һәзәрәләр, ~2% — бәлүҗләр, ~2% — үзбәкләр.[1]
Шәһәр климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кандаһар климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
Уртача максимум, °C | 12 | 17 | 22 | 28 | 32 | 37 | 39 | 36 | 33 | 30 | 22 | 13 | |
Уртача минимум, °C | −1 | 2 | 5 | 10 | 12 | 15 | 17 | 15 | 10 | 5 | 2 | −1 |
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ALEXANDROPOLIS, the modern Kandahar. (31° 39' N., 65° 48' E.) See Arrian, Anab. III, 28. *http://www.parthia.com/doc/parthian_stations.htm#PARTHIAN_STATIONS