Кандра районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кандра районы latin yazuında])
Кандра районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Кандра

Нигезләү датасы

1937 елның 20 марты

Юкка чыгару датасы

1956 елның 4 июле

Халык саны  (1939)

33 996

Кандра районы (рус. Кандринский район, баш. Ҡандра районы) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1937—1956 елларда гамәлдә торган.

Җәгърафик урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район АССРның көнбатышында урнашкан булган; төньякта Шаран районы белән, көнчыгышта — Бүздәк районы белән, көньякта — Бәләбәй районы белән, көнбатышта Туймазы районы белән чиктәш булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кандра районы 1937 елның 20 мартындагы БҮБК «Башкорт АССРында яңа районнар булдыру турында» карарына туры китереп булдырылган.[1]

1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Уфа өлкәсенә кергән булган.

1956 елның 4 июлендә район бетерелә, җирләре Туймазы районы составына кертелгәннәр.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кызыл байрак» – Кандра районында атнага 3 тапкыр татарча нәшер ителгән иҗтимагый - сәяси басма. 1937 елның сентябреннән 1956 елның июленә кадәр чыгып килә. КПССның Кандра районы комитеты органы булган.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район составына 17 авыл шурасына бүленгән (1940): Алексеевка, Арысланбәк, Балтай, Бишкурай, Иске Кандра, Кандра-Әмин, Кандракүл, Кендектамак, Карамалы-Гобәй, Николаевка, Сардык, Тукай, Төпкилде, Туктагыл, Чокадыбаш, Чокадытамак, Ярмунча.[3]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда Бозаяз районы халкы 33 996 кеше тәшкил иткән, шул исәптә «махсус контингент» — 728 кеше.[4] Милли состав: башкортлар — 14 731 кеше (43,3%), татарлар — 14 567 кеше (42,8%), руслар — 3 657 кеше (10,8%), украиннар — 602 кеше (1,8%).[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]