Карагай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карагай latin yazuında])
Карагай
Сурәт
Халыкара фәнни исем Larix Mill., 1754[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Laricoideae[d]
Таксонның халык атамасы larch[2], Lork[3], 落叶松属[4], 落叶松属[5][6][7][…] һәм macesen
Нәрсәнең чыганагы карагач[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=6523[8]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/pinales/pinaceae/larix
 Карагай Викиҗыентыкта

Карагай (лат. Lárix) - наратчалар семьялыгыннан ылыслы агачлар ыругы. Ел саен ылыс коя.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы латин телендә Larix сүзе Европа карагаен аңлаткан, аны шул исәптән Өлкән Плиний, Витрувий һәм Лукан да кулланган[9]. Фәнни атама буларак, ул әдәбиятка Карл Линнейга кадәр, XVI гасыр башында кертелә. Килеп чыгышы тулысынча ачык түгел. Кайбер авторлар фикеренчә, бу исем галларда яки кельтлардагы lar сүзеннән - мул, бай (сумаласы күп). Башкалар фикеренчә, бу сүз латин теленнән laridum, lardum - "майлы" сүзеннән килеп чыккан, чөнки агачлар бик чыдамлы. Архитектура турындагы хезмәтендә Витрувий Ларигнум шәһәре турындагы легенданы искә ала. Камап алучылар аның карагайдан салынган диварларын яндыра алмаган, шуннан соң агачка бу шәһәр исеме бирелгән[10]. Карл Линней бу сүзне төр атамасы буларак карагайны карагачтан аеру өчен кулланган.

Руслар «лиственница» дигән исемне бу ылыслы агачның ел саен кышка яфраклы агачлар кебек энәсен коюына ишарәләп бирә[11]

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 гә якын төре билгеле. Евразия һәм Төньяк Американың урта, салкын (субарктик) һәм альп аралыгы (субальпик) бүлгеләре өлкәләрендә үсә. Дөньяда һәм Россиядә иң күп таралган агачлар[12]. Россиядән тыш, табигый ареалы Европа һәм Азиянең кайбер илләренең тау өлкәләрен үз эченә ала. Табигый шартларда Канада территорияләрендә дә киң таралган. АКШның төньяк территорияләрендә һәм Аляскада сирәк. Ул чиста карагай урманы булып та, башка агачлар белән бергә дә үсә. СССР территориясендә карагай урманы (барлык төрләрен исәпкә алып) 258 млн гектар мәйданны тәшкил иткән (якынча илнең барлык урманнарының 40% -ын). Ә агач чималы запасы 26 млрд м3 дан артык булган[13]. Яңа мәгълүматлар буенча, Россиядә карагай урманнары мәйданы якынча 264 миллион гектар дип бәяләнә, ә алардагы гомуми агач запасы - 23,1 миллиард м3[14].

Татарстан территориясендә интродукцияләнгән 3 төре: Даурия карагае (L. dahurica), Европа карагае (L. decidua), Себер карагае (L. sibirica) очрый. Урман хуҗалыкларында һәм торак пунктларда үстерелә. [15].

Ботаник мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

30-40 м биеклектәге бер өйле агачлар. Яраклы шартларда 50 метрга кадәр үсә. Бу очракта кәүсә диаметры 1 метрга кадәр җитә. 300-400 ел яши, 800 елга кадәр яшәгән карагайлар да теркәлгән.

Агачның ябалдашы йомшак, челтәрсыман. Яшь агачлар кояшта балкып тора, һәм алар конус формасында. Агач картайган саен төрле формага керә. Алар цилиндрсыман, түгәрәк, йомырка формасында була. Туктамас җилле урыннарда ул бер якка гына караган әләм рәвешендә була.

Ылысы бер еллык, йомшак, кыяк, ефәксыман, иртә язда ачыла, яфраклы агачлар белән беррәттән саргая. Ачык яшел төстә. «Чәчәкләре» ылыслылар белән бер үк вакытта, язын күренә. Ата «чәчәк төркемнәре» (башаклар) шарсыман диярлек, саргылт, 5-10 мм, күбесенчә яфраксыз кыска сабакларда, ботакның аскы ягында урнашкан. Ана «чәчәк төркемнәре» (күркәчекләр) озынча, кызыл, алсу, яшел, вертикаль урнашкан, бөтен үзәгендә спиральсыман утыручы кабырчыклардан тора. Җил белән серкәләнә. Шул ук елның көзенә өлгерәләр. Орлыктан үрчи. Орлыклары вак, йомырка формасында. Агач 15 елдан соң гына орлык бирә башлый. Иң уңдырышлы еллары 6 - 7 елдан соң кабатлана. Орлыкларының шытымы түбән. Тиз үсүче, яктылык яратучы, суыкка чыдам токым, туклыклы матдәләргә бай туфракта яхшы үсә.

Себер карагае кыш көне
Яз көне күркәчекләре һәм башаклары
Җәйге күркәләр
Көзге күркәләр

Карагай - яктылыкны яратучы агач. Яктылык җитәрлек булган җирләрдә ул тиз үсә. 20 яшьлек агачлар елына 50 - 100 см кадәр үсә ала. Язгы кырауларга бирешми. Кыш түбән температуралы салкыннарга чыдам. Җылылыкка талымсыз, шуңа күрә Поляр түгәрәк артында да, биек тауларда да киң таралган.

Царское Селода карагай аллеясы

Туфракка да бик талымсыз. Мүк баскан сазлыкта да, бик дымлы җирләрдә, мәңгелек туңда һәм коры кыялы тау итәгендә үсә. Әлбәттә, андый уңайсыз җирләрдә көчсез була. Яхшы туфрак карагайга матур булып үсү өчен уңайлы шартлар тудыра. Мондый урыннар - тау итәкләре һәм елга үзәнлекләре. Яшь үсемлекләр кимерүчеләргә бирешми.[16][17][18][19][20].

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнчыгыш Саян тауларында көзге карагай урманы, Бурәт Республикасы, Россия

Татарстанда Себер карагае уңышлы яраклашкан, урман хуҗалыкларында үзагачы кыйммәтле токым буларак үстерелә.

Себер карагаеның карт утыртмалары ТРның табигать истәлекләре итеп билгеләнгән (Карагай урман культуралары, 1906; Чыршы һәм карагай урман культуралары, 1910-13 еллар). 300-400 ел яшиләр.

Ылысында С витамины, минераль матдәләр, эфир мае бар.

Карагай яшелләндерү һәм саклагыч урманнар сыйфатында файдаланыла.

Карагайның үзагачы кызгылт зур үзәкле һәм тар гына ачык төчлегәнле (нарат һәм чыршы үзагачыннан аермалы буларак), каты, нык, дымлылыктан череми. Яңа гына киселгән вакытында авырлык күләме массасы - 0,9 - 1,1, ачык һавада ятып кипкәннән соң 0,7 - 0,8. Үзенең ныклыгы һәм озак вакыт саклануы сәбәпле ул төзү эшләреннән башлап химия сәнәгатендәге эшчәнлекләргә кадәр киң кулланыла. Катылыгы буенча ул имәннән бер генә пунктка калыша. Бринелл шкаласы буенча имән 110 берәмлек булса, карагай 109 берәмлек тәшкил итә[21].

Агач материалы буларак, үзенчәлекләре буенча чагыштырмача тотрыклы булу сәбәпле, аны башка төрләргә караганда ешрак чи килеш кулланалар. Әлбәттә, аның калынлыгы югары булганга, аны төзелеш материалы буларак куллану авырлыклар тудыра. Әгәр дә ул, бөтенләй кипкән һәм сумаласы тыгызланган икән, кагылган кадакны тартып чыгарып булмый, металл кадак өзелеп кала. Шулай ук аннан ярылган такта бик авыр һәм калын. Берәр конструкция төзү өчен өстәмә технологик операцияләр уйлап табу таләп ителә. Саморезлар яки резьбалы тоташтырулар һәм өстәмә җиһазлар кирәк булачак.

Карагайның кайрысы 18 % таниннардан тора. Ул тукымалар, тире материаллар буяуда файдаланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Chase M. W., Farjon A., Maarten J.M. Christenhusz et al. A new classification and linear sequence of extant gymnosperms // PhytotaxaMagnolia Press, 2011. — ISSN 1179-3155; 1179-3163doi:10.11646/PHYTOTAXA.19.1.3
  2. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  3. Nederlands Soortenregister
  4. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 7 / мөхәррир Ч. Ваньцзюнь, Ф. Лиго — 1978.
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  7. 王洪峰, 董雪云, 穆立蔷 黑龙江省野生维管植物名录, Checklist of tracheophyte in Heilongjiang Province // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022184
  8. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  9. И.Х.Дворецкий. .
  10. Витрувиус, Поллио. .
  11. Этимологический онлайн-словарь русского языка Шанского Н.М..
  12. Список стран по площади лесов. Сайт «NoNews.co».
  13. ЛИСТВЕННИЧНЫЕ ЛЕСА. Лесная энциклопедия: В 2-х т., т.2/Гл.ред. Воробьев Г. И.; Ред.кол.: Анучин Н. А., Атрохин В. Г., Виноградов В. Н. и др. — М.: Сов. энциклопедия, 1986.-631 с., ил.
  14. Географические сведения о России. Национальный атлас России. Том 3. Лесное хозяйство. 2019 елның 16 июнь көнендә архивланган.
  15. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/karagaj
  16. Каппер О. Г. Хвойные породы. Лесоводственная характеристика. Гослесбумиздат, Москва-Ленинград, 1954.
  17. ЛИСТВЕННИЦА. Лесная энциклопедия: В 2-х т., т.2/Гл.ред. Воробьев Г. И.; Ред.кол.: Анучин Н. А., Атрохин В. Г., Виноградов В. Н. и др. — М.: Сов. энциклопедия, 1986.-631 с., ил.
  18. Лиственница на территории России. Ремонт. Строительство. Интерьер. Лесное дело и деревообработка.
  19. Лиственница — Интернет-журнал «Живой лес»
  20. Дылис Н. В. Лиственница. — М.: Лесная пром-сть, 1981. — 96 с. ил.— (Б-чка «Древесные породы»).
  21. Крук Н.К., Пальченко А.К., Шараг Е.И., Янушко А.Д. (2006 г.). Лиственница: свойства древесины. Научно-техническая информация в лесном хозяйстве. Министерство лесного хозяйства Республики Беларусь. әлеге чыганактан 2015-04-02 архивланды. 2024-05-10 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Книга:Биологический энциклопедический словарь әйтелеше яздырылырга тиешле сүзләр:
  • Бобров Е. Г. История и систематика лиственниц. - Л., 1972.  
  • Авров Ф. Д. Экология һәм селекция лиственницы.- Томск: Спектр, 1996
  • Андриянова Е. , Мочалова О., Фирсов Г. Глухариные сады: Видоизменение кроны лиственницы под воздействием экстремальных факторов // Цветоводство: журнал.  — 2008.  — № 5. - С. 28 - 29.        
  • Воробьёв Д. П. Дикорастущие деревья и кустарники Дальнего Востока.- М.: Наука, 1968.
  • Дилис Н. В. Сибирская лиственница. (Материалы к систематике, география и история).- М.: изд-во МОИП, 1948.- Нов. сер., бот., вып. 2.- 139 с.
  • Дилис Н. В. Лиственница ВостДилис Н. В. и Дальнего Востока. Изменчивость и природное разнообразия.- М., 1961.- 210 с.
  • Дилис Н. В. Лиственница. - М.: Лесн. пром-сть, 1981. - 96 с. - (Б-тчка ⁇ Древесные породы ⁇). - УДК 630* 174.753
  • Кабанов Н. Е. Хвойные деревья и кустарники Дальнего Востока.- М.: Наука, 1977.
  • Орлова Л. В. Конспект дикорастущих и некоторых интродуцированных видов родасы Larix Mill. (Pinaceae) флоры Восточной Европы // Новости систематики высших растений.  — 2011. - Т. 43. - С. 5 - 18.       
  • Солодухин Е. Д. Деревья, совет Дальнего Востокасында кустарники и лианы. - Уссурийск, 1962.
  • Усенко Н. В. Деревья, кустарники и лианы Дальнего Востока.- Хабаровск: Кн. изд-во, 1984.
  • Цветоводство: журнал. — 2007. — № 5.- С. 38 - 41.