Эчтәлеккә күчү

Колорадо коңгызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Колорадо коңгызы latin yazuında])
Колорадо коңгызы
Халыкара фәнни исем Leptinotarsa decemlineata Say, 1824[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Leptinotarsa[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Collier's New Encyclopedia, 1921[d], The New Student's Reference Work[d], Армянская советская энциклопедия, том 5[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d] һәм Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d]

 Колорадо коңгызы Викиҗыентыкта

Колорадо коңгызы (лат. Leptinotarsa decemlineata) — яфрак коңгызлары гаиләсенә караган бөҗәк. Төньяк һәм Үзәк Америкада, Европада (Британия утраулары һәм Скандинавия ярымутравыннан башка) һәм Азиянең көнбатыш өлешендә таралган. Гәүдәсе кабарынкы, ата бөҗәк озынлыгы 7-10 мм, ана – 9-12. Төсе кызгылт сары, сирәгрәк сары көрән. Башы һәм аркасының алгы өлеше кара таплы. Канаты юка, алсу, өске канаты ачык төстә, һәрберсендә 5әр буй сызыгы бар (латинча атамасы — decemlineata, ун сызыклы, дигәннән килә). Мыегы 12 буынтыклы. Йомыркалары ачык яки кызгылт сары, озынча овал формасында, озынлыгы 0,8-1,4 мм, бәрәңге яфрагының аскы ягына сала. Яшь кортлары соры, өлкәннәре – кызгылт сары. Гәүдәсе ябешкәк, тыгыз, өч яктан кабарынкы, сирәк төкле, корт (личинканың) озынлыгы 16 мм кадәр. Уңай шартларда 3-4 көн эчендә үсә. Туфракта курчаклана, курчак фазасы 8-14 көн дәвам итә. Елына 1-2 буын үсә. Өлкән бөҗәк туфракка тирәнгә күмелеп кышлый. Көндез актив. Бәрәңгенең һәм башка эт карагаты сыманнар гаиләсенә караган үсемлекләрнең яфрагы һәм сабагы белән туклана, культуралы үсемлекләр корткычы.

Үз исемен 1859 елда, Колорадо штатындагы бәрәңге басуларын кырып чыккач, ала. Чын «ватаны» — Мексиканың Сонора дигән өлкәсе. Анда Leptinotarsa галәсенең башка вәкилләре дә яши, алар кыргый пасленнар (бәрәңге, томат һәм тәмәке «туганнары») белән туклана. Колорадо коңгызы Аурупага берничә тапкыр аяк баса, ләкин чынлап торып 1918 елда Франциядәге Бордо тирәләрендә тамыр җәя. 1949 елда бу корт ССРБ җирләренә үтеп керә. Беренче булып Львов өлкәсенең бәрәңге басуларында пәйда була ул.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2007.