Паслен ыругы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Паслен ыругы latin yazuında])
(Пасленнар битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Паслен ыругы
Сурәт
Халыкара фәнни исем Solanum L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон паслёновые[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр Паслён чёрный[d]
Җимеш төре җиләк[d]
Нәрсәнең чыганагы Bush tomato[d] һәм Solanum alkaloids[d]
Башлану вакыты 55000 тысячелетие до н. э.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=11264[7]
Commons-logo.svg Паслен ыругы Викиҗыентыкта

Паслен ыругы, яки Эт карагаты ыругы (лат. Solanum) — пасленчалар гаиләлегенең иң ишле ыругы. Ул якынча 1700 төрне үз эченә ала. Ике ярымшарның да тропик, субтропик һәм уртача өлкәләрендә киң таралган, шулай да үзәге — Көньяк Америка. Алар — күпьеллык, сирәгрәк берьеллык үләнчел үсемлекләр, ярымкуак, кайчак зур булмаган агачлар да. Җимеше — 2 оялы күп орлыклы җиләк.

Паслен ыругының төп төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүлбеле паслен, яки бәрәңге (S.tuberosum) — аеруча әһәмиятле культуралы үсемлек.

Паслен ыругының тагын бер әһәмиятле вәкиле — баклажан (S.melongena). Ул — биек сабаклы, эре яфраклы, шәмәхә чәчәкле һәм түгәрәк, грушасыман яки цилиндрсыман җимешле күпьеллык үләнчел үсемлек. Җимешләре еш кына шәмәхә төстә. Кәсә җимеш өлгергәндә чәнечкеле. Баклажанның кыргый төре Һиндстанда һәм Бирмада үсә. Беренче булып Һиндстанда культуралаштырыла, аннан башка илләргә дә тарала.

Томат, яки помидор ыругы (Lycopersicon). Көньяк Американың Тын океан яр буйларында (Колумбия, Чили, Перу) һәм Галапагосс утрауларында 7 төре очрый.

Культуралы, яки ашарга яраклы томат (L. esculentum) 60—80 см биеклегендәге тармакланучан сабаклы берьеллык үсемлек. Яфраклары өзекле парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре озын санлы, бөтеркә чәчәк төркеменә җыелган. Таҗы сары төстә. Җиләге ачык кызыл төстә, эре, күн оялы. Барлык илләрдә дә күн кенә сортлары куль-туралаштырыла. Испания һәм Португалиядә томатны «алтын алма» дип атыйлар. «Помидор» дигән (pomo d’oro) исеме шуннан алынган.[8]

Пасленчалар семьялыгыннан гади физалис та (Physalis alkekengi) азык буларак әһәмиятле; аның куыксыман кабарган кәсәсе җимеш өлгергәндә бигрәк тә зурая һәм ачык төскә керә; яшелчә борычы, кузаклы борыч (Capsicum annuum) шулай ук күп илләрдә үстерелә, аның җимешләре A һәм C витаминнарын туплавы буенча яшелчә үсемлекләре арасында беренче урынны алып тора. Пасленчалар арасында дару үләннәре дә күп. Тилебәрән үләне ыругы (Hyosciamus) Канар утрауларында, Европа, Төньяк Африка, Көнбатыш һәм Урта Азиядә үсүче 20 ләп төрне берләштерә.

«Дару үләне буларак, белладонна, яки гади эт җиләге (Atropa bella-donna) культуралашкан. Аның барлык өлешендә алкалоидлар бар, агулы үсемлек. Тәмәке ыругы (Nicotiana) да хуҗалыкта зур әһәмияткә ия. Ул нигездә Төньяк Америкада таралган 70 ләп төрне үз эченә ала.

Татарстан табигатендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда 2 кыргый төре очрый. Бу — әчкелтем-татлы паслен (S.dulcamara) — шәмәхә чәчәкле һәм ачык кызыл җимешле ярымкуак һәм кара паслен (S.nigrum) — ак чәчәкле һәм кара җимешле берьеллык үлән. Алар — агулы үсемлекләр.[8]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Nederlands Soortenregister
  4. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 67(1) / мөхәррир К. Кэжэнь, Л. АньминьScience Press, 1978. — (Flora Reipublicae Popularis Sinicae)
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  8. 8,0 8,1 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит350