Константин Андреев
Константин Андреев | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Константин Алексеевич Андреев |
Туган | 14 (26) март 1848 Мәскәү, Россия империясе |
Үлгән | 29 октябрь 1921[1] (73 яшь) Акъяр, Кырым АССР, РСФСР[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d] |
Һөнәре | математик |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт университеты һәм Харьков милли университеты[d] |
Константин Андреев [2] (1848, Мәскәү — 1921, Севастополь янында)[3] — рус математигы, Мәскәү университеты физика-математика факультетының атказанган профессоры һәм деканы, Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.
Константин Андреевның төп хезмәтләре математик анализ һәм проектив геометрия буенча. Тарихи-биографик очерклар һәм геометрия буенча дәреслекләр авторы.
Кыскача биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Андреев Константин Алексеевич 1848 елда Мәскәүдә туган. Бала чакта күзе җәрәхәтләнгәннән соң күрү сәләтен өлешчә югалта.
1860 елда 3-нче Мәскәү гимназиясенә укырга керә һәм аны 1867 елда алтын медальгә тәмамлый. [4] 14 яшьтән ук,белем алу белән беррәттән, репетитор һәм йорт укытучысы сыйфатында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә.
Мәскәү университетының физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керә (1867).
1870 елда факультет тәкъдим иткән «О таблицах смертности» темасына язылган беренче гыйльми хезмәте алтын медаль белән билгеләнә. Мәскәү дәүләт университетын (1871) кандидатлыкка дәрәҗәсе белән тәмамлый һәм профессор дәрәҗәсенә әзерләнү өчен ике елга факультетта калдырыла[4].
Харьков университетына аналитик геометриянең гомуми курсын укытырга чакырыла (1873), анда 1898 елга кадәр эшли. Харьков университетында «О геометрическом образовании плоских кривых» темасына магистрлык диссертациясе яклый (1875). Мәскәү математик җәмгыятенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана (1875). Чит илдә фәнни командировкада була. (1877-1878), Берлин, Гейдельберг, Париж университетларында математиканы укытуны өйрәнә[4]
1879 елның февралендә Мәскәү университетында «Построение плоских кривых по достаточному числу точек методом многозначных соответствий» темасына докторлык диссертациясе яклый, шуннан соң Андреев Харьков университетының экстраординар (1885 елдан — ординар) математика профессоры вазифасына сайлана.
К. А. Андреев Харьков математик җәмгыятен нигезләүчеләрнең берсе (1879) һәм аның рәисе (1884-1899) булып тора.
1884 елда К. А. Андреев Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты була (1884 елның 1 декабреннән).
1898 елда халык мәгарифе министрының карары буенча Андреев Мәскәү университетының физика-математика факультетының саф математика кафедрасында ординар профессор вазифасына тәгаенләнә, шул ук елда атказанган профессор исеме ала. Мәскәү Император университетының физика-математика факультеты деканы (1905-1911[5]). Профессор дисциплинар хөкем әгъзасы (1902 елдан). Педагогия җәмгыяте рәисе була.
Александр коммерция училищесы директоры (1898-1907). Күпмедер вакыт Император Мәскәү техник училищесында укыта (1899 елдан). Николаев хатын-кызлар коммерция училищесы директоры (1904-1908).
1913 елда ул чит илдә дәваланганнан соң, Мәскәү дәүләт университетында лекция укый башлый.. Гражданнар сугышы вакытында Кырымга китә (1917), һәм шунда вафат була.
Библиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гыйльми хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- О таблицах смертности. Опыт теоретического исследования о законах смертности и составления таблиц смертности для России. — Москва, 1871. (Известия Московского Университета).
- Вывод одного общего свойства многосторонников. — Москва, 1873. (Математический Сборник, т. 6).
- О геометрическом образовании плоских кривых. — Харьков, 1875. (Известия Харьковского Университета).
- О геометрических соответствиях в применении к вопросу о построении кривых линий. — Москва, 1879. (Математический Сборник, т. 9).
- Изд. 2-е. — Москва: URSS, cop. 2015. — 166 с. — ISBN 978-5-9710-2545-0. — (Физико-математическое наследие: математика (геометрия)).
- О построении поляр относительно плоских кривых линий. — Харьков, 1880. (Сообщения Харьковского Математического Общества, 1 серия, вып. 1).
- Об изложении начал проективной геометрии. — Харьков, 1881. (Сообщения Харьковского Математического Общества, 1 серия, 1880 г., вып. 2).
- Несколько слов по поводу теорем П. Л. Чебышева и В. Г. Имшенецкого об определенных интегралах от произведения функций. — Харьков, 1883. (Сообщения Харьковского Математического Общества, 1 серия, 1882 г., вып. 2).
- Некоторые обобщения в вопросе о разложении определенного интеграла по формуле, предложенной П. Л. Чебышевым. — Харьков, 1883. (Сообщения Харьковского Математического Общества, 1 серия, 1883 г., вып. 1).
- О многоугольниках Понселе. — Харьков, 1885. (Сообщения Харьковского Математического Общества, 1 серия, 1884 г., вып. 2).
- О разложении в ряд функции по функциям подобным функциям Лежандра. — С.-Петербург, 1885. (Записки Академии Наук).
- Семиугольники Шретера. — Харьков, 1889. (Сообщения Харьковского Математического Общества, 2 серия, т. 1).
- К вопросу о конфигурациях. — Харьков, 1891. (Сообщения Харьковского Математического Общества, 2 серия, т. 2).
- Гомоциклическое изображение сферы на плоскость. — Харьков, 1893. (Сообщения Харьковского Математического Общества, 2 серия, т. 3).
- Комментарий к статье академика Имшенецкого о разыскании рациональных решений нелинейных дифференциальных уравнений. — Харьков, 1894, (Сообщения Харьковского Математического Общества, 2 серия, т. 4).
- О разыскании рациональных частных интегралов линейных дифференциальных уравнений при помощи интегрирующего множителя. — Харьков, 1895. (Сообщения Харьковского Математического Общества, 2 серия, т. 4).
- Шулай ук карагыз
- Андреев К. А. Избранные работы / Вступ. статья и примеч. Д. З. Городского; [Харьк. гос. ун-т им. А. М. Горького. 1805-1955]. — Харьков: Изд-во Харьк. гос. ун-та, 1955. — 92 с., 1 л. портр.: черт.
К. А. Андреев В. Я Буняковский, Шале Мишель турында некрологик очерклар, шулай ук В. И. Имшенецкий, В. Я. Цингер турында биографик очерклар яза.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
- ↑ В книге: Волков В. А., Куликова М. В. . неверно указано отчество — Андреевич.
- ↑ Д. Ф. Егоров, «Константин Алексеевич Андреев (некролог)», Матем. сб., 31:3—4 (1924), 337—340
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Императорский Московский университет, 2010
- ↑ Покинул должность декана в знак солидарности с учёными, ушедшими из университета в 1911 году. Оставался преподавателем на факультете до 1917 года.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Андреев, Константин Алексеевич // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Волков В. А., Куликова М. В. Московские профессора XVIII — начала XX веков. Естественные и технические науки — М.: Янус-К; Московские учебники и картолитография, 2003. — 294 б. — 2 000 экз. — ISBN 5—8037—0164—5.
- Гутнов Д. А. АНДРЕЕВ Константин Алексеевич // А. Ю. Андреев, Д. А. Цыганков Императорский Московский университет: 1755—1917 : энциклопедический словарь. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2010. — С. 24—25. — ISBN 978-5-8243-1429-8.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Андреев Константин Алексеевич (неопр.). Летопись Московского университета. Дата обращения 2 ноября 2017.дреев Константин Алексеевич (неопр.). Летопись Московского университета. Дата обращения 2 ноября 2017.