Кырым Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырым Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте latin yazuında])
Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы
рус. Крымская Автономная Социалистическая Советская Республика
кырымтат. Кърым Автономиялы Совет Социалист Республикасы
укр. Кримська Автономна Соціалістична Радянська Республіка

18 октябрь 1921 ел — 25 июнь 1990 ел

12 февраль 1991 ел — 21 сентябрь 1994 ел


Байрак Герб
Шигарь
рус. «Пролетарии всех стран, соединяйтесь!»
кырымтат. «Бутюн мемлекетлерининъ пролетарлери, бирлеш!»
Башкала Симферополь
Идарә итү төре Совет республикасы

Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы (рус. Крымская Автономная Социалистическая Советская Республика, кырымтат. Кърым Автономиялы Совет Социалист Республикасы, укр. Кримська Автономна Соціалістична Радянська РеспублікаРСФСР, УССР һәм Украина составында автономияле республика.

Башкала — Симферополь шәһәре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921—1946[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырым АССР 1921 елның 18 октябрендә оештырылган.[1] Республика составына элекке Таврия губернасының көньяк өлеше кертелгән.

1946 елның 25 июнендә, Кырым халкларның (кырымтатарлар, юнаннар, һ.б.) депортациясеннән соң Кырым АССР урынында Кырым өлкәсе оештырылган.[2]

1946—1991[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19461991 елларда Кырым АССР урыныда Кырым өлкәсе бар булган. 1948 елда Севастополь шәһәре Кырым өлкәсе составыннан чыгыарыла һәм РСФСР-ның турыдан-туры буйсынуга күчерелгән.

1954 елда Кырым өлкәсе Украин ССР составына күчерелгән.

1991—1995[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елда Кырым АССРның торгызылу мәсьәләсе күтәрелгән. Шул ук елның 20 гыйнварында Кырым өлкәсендә Кырым АССРның торгызылу турында референдум үткәрелгән, тавыш бирүчеләрнең 93%-ы моңа риза булган.[3] 12 февралендә Кырым АССРы торгызылган.

1992 елның 26 февралендә Кырым Югары Шурасы карары буенча Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы атамасы Кырым Республикасы итеп үзгәртелгән, әмма Украина Югары Шурасы яңа исемне расламаган. 1994 елның 21 сентябрендә Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы Кырым Автономияле Республикасына үзгәртеп корылган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]