Кулланучы бәхәсе:Газизова Римма

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газизова Римма latin yazuında])
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Газизова Римма, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 14 гый 2021, 11:55 (UTC)[җавап бирергә]

Урмышлы сулары[вики-текстны үзгәртү]

  Чишмә-суларга бик бай авылларның берсе-Урмышлы. Авыл һәм аның территориясе аркылы ике елга ага: Вятка һәм Елховка елгалары. Авыл читен узгач Яңа Елхово авылыннан төшүче Елховка Вяткага коя, ә хуҗалык территориясен узгач Вятка Шушмага коя.
  Вятка елгасы көньяк-көнчыгыш юнәлешкә таба ага. Аның үзәне авыл читләрендә 100-200 метр киңлектә, урыны белән 300 метрга җитә.Үзән буйлап микрорельефның ачык беленеп торган күтәренке формалары күренә. Елга үзәне өлешчә сазланган һәм куаклыклар белән капланган. Киңәйгән урыннары авыл һәм ферма маллары өчен кәтүлек итеп файдаланыла.
  Елховка елгасы төньяктан көньяк юнәлешкә таба ага. Вятка елгасыннан ике тапкыр кечерәк бу елга. Елга үзәне 100-150 метр киңлектә. Авылга җитәргә 1,5 км кала ераклыкта буа төзелгән. Элек колхоз кырларын су белән тәэмин итәр өчен төзелгән булса, хәзер авыл халкының иң яраткан ял итү һәм балык тоту урыны булып тора. Буа буйлап уң яклап наратлар утыртылган. Шулай ук ике як ярда да тал агачлары үсеп утыра. 
  Вятка һәм Елховка елгалары апрель ахырлары-май башларында нык ташыйлар һәм Урмышлы халкына бәла-казалар китерәләр, чөнки нәкъ менә шушы елгаларның үзәнендә 25 йорт урнашкан. Иң көчле ташулар соңгы елларда 1984 һәм 2010 елларда булган.
Хөрмәтле Римма ханум, материалыгызны Урмышлы#Географиясе буларак күчердем (аерым энциклопедик мәкалә буларак әлегә нигезе җитми), кулланучы битегезгә Минем Татарстан бәйгесе катнашучы билгесен урнаштырдым. Күрсәтелгән мәгълүматларны бастырылган абруйлы чыганакларга нигезләү сорала Википедиядә, аларны күрсәтү тәртибе монда аңлатылган.--frhdkazan (бәхәс) 15 гый 2021, 11:30 (UTC)[җавап бирергә]