Урмышлы
| Урмышлы | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Урмышлинское сельское поселение[d][1] |
| Административ-территориаль берәмлек | Урмышлинское сельское поселение[d][1] |
| Халык саны | 477 (2010) |
| Почта индексы | 423294 |
| Беренче язма телгә алу | 1746 |
Урмышлы — Татарстан Республикасының Лениногорск районындагы авыл.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урмышлы Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 212 чакрым, ә район үзәге Лениногорскидан төньяк-көнбатышка таба 38 чакрым ераклыкта урнашкан[2].
Авыл һәм аның территориясе аркылы ике елга ага: Нократ һәм Елховка елгалары. Авыл читен узгач Яңа Елхово авылыннан төшүче Елховка Нократга коя, ә хуҗалык территориясен узгач Нократ Шушмага коя. Нократ елгасы көньяк-көнчыгыш юнәлешкә таба ага. Аның үзәне авыл читләрендә 100-200 метр киңлектә, урыны белән 300 метрга җитә.Үзән буйлап микрорельефның ачык беленеп торган күтәренке формалары күренә. Елга үзәне өлешчә сазланган һәм куаклыклар белән капланган. Киңәйгән урыннары авыл һәм ферма маллары өчен кәтүлек итеп файдаланыла. Елховка елгасы төньяктан көньяк юнәлешкә таба ага. Нократ елгасыннан ике тапкыр кечерәк бу елга. Елга үзәне 100-150 метр киңлектә. Авылга җитәргә 1,5 км кала ераклыкта буа төзелгән. Элек колхоз кырларын су белән тәэмин итәр өчен төзелгән булса, хәзер авыл халкының иң яраткан ял итү һәм балык тоту урыны булып тора. Буа буйлап уң яклап наратлар утыртылган. Шулай ук ике як ярда да тал агачлары үсеп утыра. Нократ һәм Елховка елгалары апрель ахырлары-май башларында нык ташыйлар һәм Урмышлы халкына бәла-казалар китерәләр, чөнки нәкъ менә шушы елгаларның үзәнендә 25 йорт урнашкан. Иң көчле ташулар соңгы елларда 1984 һәм 2010 елларда булган.
Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 421 кеше яши[3], шул исәптән: татарлар — 96,67%, башка халыклар — 3,33%[3].
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11 °C | -10.8 °C | -5.7 °C | 4.8 °C | 13.9 °C | 19 °C | 20.7 °C | 18.2 °C | 12.6 °C | 4.6 °C | -4.6 °C | -10.2 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[5]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 ОКТМО
- ↑ Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
- 1 2 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

