Зәй-Каратай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй-Каратай latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зәй-Каратай
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Лениногорск районы
Нигезләнгән 1720-еллар
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 1251 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423273
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Зай-Каратай

Зәй-КаратайТатарстан Республикасының Лениногорск районындагы авыл. Зәй-Каратай авылы Лениногорск шәһәреннән 22 чакрымда, Чаллы шәһәреннән 146 чакрым ераклыкта урнашкан.

1720-40 елларда нигез салына. 18-19 йөзләрдә халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә, игенчелек, терлек үрчетү, сату эше белән шөгыльләнә, көнлекче булып эшли. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, Зәй-Каратайда мәчет була. Авыл халкы 1878-79, 1897 елгы крәстияннәр хәрәкәтендә актив катнаша. 20 йөз башында волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 су тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 5404 дисәтинә тәшкил итә. 1904-09 елларда яңа ысуллар кулланып эшләүче 2 мәктәп була, 1917 дә зимства мәктәбе ачыла. 1920 гә кадәр Зәй-Каратай - Самар губернасының Бөгелмә өязе Каратай волосте үзәге. 1920 дән ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Әлмәт, 1935 нең 10 февраленнән - Яңа Писмән, 1955 нең 18 августыннан Лениногорск районында.[1]

Халык саны — 1251 (2002).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл атамасы тарихи белешмәләрдә теркәлеп калган.

Самар губернасы буенча 1859 ел мәгълүматлары тупланган исемлектә авыл түбәндәгечә искә алына: «Каратай суы ярына утырган Зәй-Каратай авылының 117 йортында 501 ир-ат һәм 531 хатын-кыз көн күргән. Авылда мәчет эшләгән».

Олылар авыл оешуын болай сөйлиләр.

Элекке заманнарда, Зәй-Каратай авылы урыны калын урманнар белән капланган булып, бары тик елга һәм күл буйларында гына эреле-ваклы аланнар була. Менә шул аланнарда кешеләр йортлар салып көн күрәләр.

XVIII гасыр башларында Казан тирәсе татар авылларыннан Морат дигән кеше Морат сазы буе аланына, Ямин дигән кеше Ямин сазы буе аланына, Әлмәмәт дигән кеше Әлмәмәт елгасы буе аланына күчеп киләләр. Бу вакытларда Карагай суы буендагы аланда Корыч, Шаһмөхәммәт, Туймөхәммәт дигән кешеләрнең хуҗалыклары һәм тагын башка хуҗалыклар да була.

Калын урманнарда аюлар күп була, алар таркау утырган хуҗалыкларга һәрдаим һөҗүм итеп торалар. Шул сәбәпле Морат, Ямин һәм Әлмәмәтләр Карагай суы буе аланына Корычлар янына күченәләр. Аларның элекке утырган урыннары Морат сазы, Ямин сазы, Әлмәмәт елгасы дип аталып, тарихи исемнәр булып калалар. Шулай итеп, Зәй-Каратай авылы корыла башлый. Каратай суы буена утырганга — Каратай, ә Каратай суы Зәй суына койганга, авыл исемен Зәй-Каратай дип атап йөртәләр.

Хәзерге Минзәлә районы Баланлы авылыннан XVIII йөздә Ураз дигән кеше күчеп килеп, Зәй-Каратай авылының төньяк-көнбатышындагы басуга, бер елга буена урнаша. Шунда йорт корып, хуҗалык төзеп яши. Ураз бу урында күпмедер еллар дөнья көткәч, аюлар һөҗүменнән йөдәп, Каратай суы буена Корычлар янына күчеп утыра. Ураз утырган басуны — аның исеме белән Ураз йорты, елгасын — Ураз елгасы, урманын Ураз урманы дип атап йөрткәннәр. Ураздан Зәй-Каратай авылында күп нәселләр үрчегән. Уразның 4 улы булган: Әмир, Мәүләкәй, Шәмсетдин, Сәйфетдин.

Хәзерге Зәй районы Югары Пәнәче авылыннан XVIII йөздә Әлмөхәммәт исемле кеше килеп, Зәй-Каратай авылына урнаша. Әлмөхәммәт нәселе бу авылда шактый үрчи. Авылда Әлмөхәммәт һәм Ураз нәселләре матур итеп, кулга-кул тотынышып яшиләр.

1997 елда язучы Җәмит Рәхимовның «Шөгер төбәге — хәзинәләр чишмәсе» дип аталган китабы дөнья күрде. Китапта Зәй-Каратай авылы тарихы шактый тулы яктыртылган. Җ. Рәхимов, Ибраһим Туйкин материалларына кушылып һәм нигезләнеп, авыл оешуны XIX гасыр башы, 1830 ел дип исәпли. Документларга таянып, авылны Казан татарлары оештыруын һәм тора-бара аларның мишәрләр һәм чукынмаган чуашлар белән аралашуларын дәлилли.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1883 1897 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1032 1283 1941 2238 2614 2291 2372 2200 2131 1686 1226 1251

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигать һәм тирә-юнь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл тирә-ягындагы елга, чишмә, саз һәм талларның һәркайсы игътибарга лаек. Югарыда әйтелгәнчә, авыл яныннан Каратай суы ага. Аның бассейнында тагын башка ваграк су-инешләр бар. Ураз суы Каратайга кушыла. Чит тал чокыры көньяк урманнан башланып Ураз елгасына барып тоташа. Элек бу чокырның (чокыр дип халык елганы әйтә) тирә-юнендә таллык һәм чишмәләр булган. Елга янындарак Улаклы чишмә бар. Әлмәмәт елгасының исеме Әлмөхәммәт исемле кешегә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән. Җапарай күленең дә исеме кеше исеменә нисбәтле. Моннан башка тагын Морат сазы, Ямин сазы, Сафа төбәге, Карлыгач койрыгы, Суерлы кабак, Кырын юл сырты, Торна сазы, Чаршау каен, Карама кичү, Мәчет кулы һәм Липат таллыгы кебек урыннар очрый.

Липат таллыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Липат таллыгы атамасының килеп чыгышын халык болай сөйли. XIX йөзнең беренче яртысында Лотфулла исемле бер кеше авылда сарык көтеп көн күргән. Аның гаиләсе дә, үз йорты да булмаган, бик ярлы яшәгән. Җәй көне көтү көткәндә чираттан ашап-эчеп һәм кунып йөргән. Кыш көне якты йөз күрсәткән кешеләрдә торган. Үзе янында кешеләр аңа Лотфулла абзый, Лотфулла бабай дип эндәшкәннәр, артында исә, исемен бозып, Липат дигәннәр. Картаеп, көтү көтәр хәле калмагач, ул капчык тотып, хәер сорашып тамак туйдырган.

Кышкы салкын көннәрнең берсендә, күрше авылдан хәер сорашып кайтканда, көчле буран чыга. Адашып, бер урында күп тапкырлар әйләнеп йөри, арыгач, тал төбенә ял итәргә утыра һәм туңып үлә. Мәетен яз көне генә табып алалар һәм шул ук урында җирлиләр. Шуннан Липат таллыгы атамасы кала.

Авыл зиратлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда өч зират бар. Икесе тулган инде, өченчесенә хәзер мәетләр күмелә. Халык зиратларның өчесен дә карап тора. Тирә-ягы тотып алынган, печәне чабылган, чүп-чардан арындырылган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.8 °C 13.9 °C 19 °C 20.7 °C 18.2 °C 12.6 °C 4.6 °C -4.6 °C -10.2 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]