Эчтәлеккә күчү

Иске Шөгер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Шөгер latin yazuında])
Иске Шөгер
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Старошугуровское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Старошугуровское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 423282
Карта

Иске ШөгерТатарстан Республикасының Лениногорск районындагы татар авылы.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.8 °C 13.9 °C 19 °C 20.7 °C 18.2 °C 12.6 °C 4.6 °C -4.6 °C -10.2 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Иске Шөгер авылы аксакаллары Исхак, Кыям, Габдерәзак абыйлар фикеренчә, авыл оешканга 350—400 еллар бар. Аны Шөгер исемле кеше нигезләгән. Элек бу тирәләрдә куе урман үскән. Халыкка йортлар салу һәм басу булдыру өчен җир ачарга кирәк булган. Өлкәннәр бу тирәләрне Нугай җирләре дип йөртә. Ягъни электә бу урыннар татарлар дәүләте (Нугай урдасы) җирләре булып исәпләнгән. Шөгер атамасы тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә шактый очрый.

Шушма һәм Шөгер елгалары буена утырган Шөгер авылы 1747 елда үткәрелгән Икенче ревизия документларында искә алына. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган тарихи чыганактан күренгәнчә, авылда 19 хуҗалык булып, аларда 66 ир-ат һәм 68 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән.

1870 елда Шөгер якларына килеп чыккан Америка сәнәгатьчесе Ласло Шандор нефть эзләү барышында Шөгерне үзенең төп үзәге итә, йортын шунда сала, складлар төзи. 1881 елда ул Шөгердә кечерәк кенә гудрон (битум) заводы ача.

Революциягә кадәр Шөгердә өч мәхәллә эшли. Дүртенче мәчет 1920 елда Иске Шөгердән Яңа Шөгер аерылып чыккач төзелә.

Иске Шөгер авылы тарафында тау, елга-инеш, чишмә-кизләү, кое атамалары байтак. Авыл халкы тирә-юньнәрендәге географик атамаларны көндәлек кулланышка кертеп яши. Елгалар: Шушма, Шөгер суы, Зубай суы һ. б. Чишмә-кизләүләр: Габдерәхим чишмәсе, Кичү тау чишмәсе, Мунча коесы чишмәсе, Дегет базы чишмәсе, Тукмак чишмәсе, Тамчылы чишмәсе, Җир күпер чишмәсе, Текә тау чишмәсе, Олы чишмә, Насыйр чишмәсе һ. б. Коелар: Мунча коесы, Кыяр коесы, Айгыр коесы, Бетле коесы, Сасы кое, Миннехәер коесы, Олы кое һ. б. Таулар: Тәкә тавы, Бизмән тау, Озын тау, Текә тау, Терекөмеш тавы, Жандур тавы (бу тау атамасы Шондор исеменең үзгәртелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән), Габбас тавы, Чат тау, Коры күл тавы, Кырын тау, Кичү тау башы, Мәликул тавы, Баллы тау, Кырым тавы һ. б.

Күренекле кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иске Шөгер авылында язучы, тарихи романнар авторы Җәмит Гата улы Рәхимов (1935—1996) туып үскән. Шул ук авылда тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Индус Ризакъ улы Таһиров (1936) һәм аның энесе тарих фәннәре докторы Энгель Ризакъ улы Таһиров (1940) туганнар.

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.