Кулланучы бәхәсе:Хәсәнова Нурлисз Фирдүс кызы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсәнова Нурлисз Фирдүс кызы latin yazuında])
Википедиягә рәхим итегез!
* танышу гиды
* киңәшләр

Сәлам, Хәсәнова Нурлисз Фирдүс кызы, һәм Википедиягә рәхим ит! Керткән өлешегез өчен рәхмәт; монда сезгә ошар һәм җәмгыятебезнең бер даими әгъзага әйләнергә теләрсез дип ышанабыз!

Бу мохит белән танышу өчен Википедиянең 5 нигезе укып чыгарга киңәш итәбез, монда нәрсә урынлы һәм урынсыз икәне өчен Википедия нәрсә түгел карап чыгу дөрес була ала.

имзагызны шулай да калдырып була

Һәм истә тотыгыз, авторлык хокуклары белән якланган хезмәтләрне рөхсәтсез урнаштырмагыз. Үз эшегезне керткәндә, аны үзем яздым яки иҗтимагый мохит хокукый тәртибендә яшәүче берәр ресурстан күчердем дип вәгъдә бирәсез — тик Интернетта шундыйлар бик аз.

Монда үзгәртүләр кертү һәм википедияче булу сезгә ошый дип ышанасым килә! Берәр битнең бәхәс битендә язганнарыгызны зинһар дүрт тилданы (~~~~) куеп имзалагыз — бу хисап язмагызны, көн һәм вакытны куя. Сорауларыгыз булса, ярдәм битләренә, мөрәҗәгатьләр яки тематик форумына керү дөрес. Мондагы тәртипләрне гамәлдәге кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар билгели. Яңадан, рәхим итегез! frhdkazan (бәхәс) 27 гый 2021, 17:24 (UTC)[җавап бирергә]

Буа районында сәламәтлек саклау[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Хәсәнова Нурлисз Фирдүс кызы! Бәйгегә кушылып, татар телле мәдәниятне саклауга һәм мәңгеләштерергә керткән өлешегез өчен изге рәхмәт!

Материалыгызны мондагы энциклопедик стандартларына туры китертеп Буа районында сәламәтлек саклау битенә күчердем, сезнең язуыгызны күрсәтүче тамганы урнаштырдым, сезнең катнашучы битенә дә проект катнашучысы калыбын урнаштырдым. Киләчәк материалларны зинһар шәхси бәхәс битенә урнаштырмагыз (алар моннан күрми калуыбыз ихтимал).

Яшьләр арасында китап укуга кызыксындыру чаралары[вики-текстны үзгәртү]

        Китап…Күпме мәгълүмәт, күпме кызыклы вакыйгаларны, мәгънәле гыйбарәтләрне үзенә  сыйдырган тартмачык.

Кем генә булмасын: сыер савучымы, гади эшчеме, президентмы, гомумән, кемнең кем булуына карамастан, кайчандыр кулына китап алып, беренче хәрефләрне өйрәнгән, иҗек җыеп укыган. Минемчә, китап укуга кызыксынуны кечкенәдән, мәктәпкәчә яшьтән тәрбияләргә кирәктер. Иң беренче сабый бала кулына матур рәсемнәр белән бизәлгән китаплар бирү дә мөһим роль уйный. Рәсемнәренә кызыгып, китаптагы хәрефләргә дә игътибар итә, нәрсә турында баруы белән дә кызыксына башлый. Китап уку - ул шундый нәрсә: укуга кызыксыну уятсаң, әсәрдәге геройлар белән сөйләшәсең, кайберләренә каршы төшәсең, күпчелек, алар белән килешәсең. Яраткан героеңа ничек итеп ярдәм итү турында уйланасың, әйтерсең лә, ул герой синең белән янәшәдә генә. Әсәрне укып бетергәннән соң, озак вакыт андагы кичерешләр белән яшисең, алар белән бәхәскә керәсең яки мин болай эшләмәс идем, ә менә шушылай эшләргә кирәк кебек планнар корасың. Әгәр әсәр, чын мәгънәсендә, тормышчан булса, укып бетергәннән соң, нәрсәдер җитешми кебек, күңел төшенкелеге кичерәсең! Ә үз гомер эчендә бер китап та укымаган кешеләр бармы дигән сорау туа? Бар һәм әйтергә кирәк, күп! Хәзерге чорда, безнең яшәешебезне компьютер системасы чолгап алган заманда, андый кешеләрнең булуы бердә гаҗәп түгелдер, минемчә. Нинди генә кыенлыклар килеп чыкса да (белем өлкәсен күз алдымда тотуым), яшьләр интернетка мөрәҗәгать итә. Инша язганда да, әзер материалны күчереп алу, бернинди кыенлык тудырмый. Шулай итеп уйларга, фикерләргә сәләтсез кешеләргә әйләнеп барганыбызны сизми дә калачакбыз. Читтән тыңлап торучыга, куллар болгап сөйләшүебез – үзе бер көлке күренеш булып күренә. Матбугат битләрендә еш кына түбәндәге эчтәлекле хатлар укырга туры килә: ”Мин йөргән егетем белән ташлаштым, чөнки ул үзе минем янда, ә кулында телефон, әйтерсең лә мин юк!”. Мондый тискәре күренешләрдән чыгу юлларын табасы бик килә. Ничек итеп яшьләрдә укуга кызыксындыру булдырырга? Хәзерге заманда бу да мөһим проблемаларның берсе булып тора. Кулга китап тоттырып кына, укуга кызыксыну уятып булмый. Мондый эшләрнең башлангычы мәктәп бусагаларында башкарылырга тиеш. Язучыларга карата конференцияләр, әдипләрнең туган көннәрен билгеләп үтү, әсәрләрне укып чыкканнан соң, геройлар турында иншалар язу, әдәбият дәресләрендә әсәрнең иң кызык төшендә укуны туктату һәм өйдә дәвам итү, өйдә укыган әсәрне дәрестә кыскача гына сөйләү - болар барысы да укуга кызыксыну уятучы чаралар дип саныйм. Авыл җирлекләрендә китап укучылар бик аз. Аларның вакытлары кысан булуы белән аңлатыла. Бу уңайдан, авыл китапханәчеләреннән зур эш алып бару сорала. Авыл халкының китап сорап килүе сирәк күренеш. Нигә әле китапханәчеләргә аларны көтеп утырырга?Яңа китаплар кайтты икән, урам саен таратырга кирәк. Нәрсә турында барганлыкны әйтеп китү дә ккызыксыну уятырган мөмкин. Мәдәният йортларында язучылар белән очрашулар оештыру да китап укуга этәргеч булып тора. Бу проблеманы хәл итүгә барлык җәмәгать эшлеклеләре дә күтәрелергә тиеш. Югары уку йортлары тарафыннан оештырылган “Бердәм диктант” чарасы нәтиҗәләре шатланырлык түгел: бер хатасыз язучылар, хәтта югары уку йортларында укучылар, эшләүчләр арасында да бик аз! Күп китап укыган кеше, хатасыз яза. Димәк, укыган кешеләр кирәк булган кебек, дөрес язучылар да кирәк!

Изге Болгарга сәяхәт.[вики-текстны үзгәртү]

          Һәрбер кеше өчен үз туган иле якын һәм кадерле. Минем өчен дә Татарстан Республикасы горурлану хисләре тудыра.

Республикабыз елдан-ел чәчәк ата, башкалабыз – Казан, күп төрле милләт ияләрен берләштереп, дус яши. Башкалабызда нинди генә төзелеш эшләре алып барылмый! Мин Казанга килгәч: “Казан шундый үзгәргән, без укыган чагындагы Казан түгел бу,” – дигән сүзләр үзеннән үзе әйтелде. Республикабыз Россия күләмендә дә эшләре һәм тарихи урыннары белән дан тота. Әйе, дөрестән дә, безнең республикабызның иң зур байлыгы – аның үткәне һәм тарихы. Тарих онытылырга тиеш түгел дип саныйм! Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк”- дигән әйтемне иншамның эпиграфы итеп алсам, һич тә ялгышмам. Мин сәяхәт итәргә яратам. Бер көнлек сәяхәтме ул, өч көнлекме – минем өчен барыбер. Һәр елны, җәйге ял вакытларында, Болгарга сәяхәт итәләргә тырышам. Ничәнче тапкырдыр, әйтә алмыйм. Болгар иле... Кемнәр яшәгән, нинди тормыш алып барганнар, гомумән, шул чордагы халыкның көнкүреше турында беләсе килү теләге туды. Шул максатны күздә тотып, интернет ресурсларыннан өстәмә материаллар алдым. Мөсәгыйт Хәбибуллинның “Кубрат хан”, Нурихан Фәттахның “Итил суы акка торур” романнарын укып чыктым һәм менә нәрсәләр белдем. Болгар шәһәре – бик борынгы калаларның берсе. Тормыш гөрләп барган. Сәүдә итү, төрле һөнәрчелек, игенчелек кебек тармаклар зур үсеш алган. Халкыбызга хас булган гореф-гадәтләр: Сабантуй, Нәүрүз, чәчү һәм уңыш җыю вакытларында үтәлә торган гадәтләр, никах мәҗлесләре – болар барысы да татар халкының күркәм чаралары булган. Менә без Болгар каласында. Нинди матурлык, нинди зур үзгәрешләр: күзгә ташлана торган бизәкле биналар дисеңме... Серле тынлык каршы алды. Гади итеп агачтан төзелгән йортлар, ишегалды, сиртмәле коелар – барысы да җанланып китәр сыман. Бер мизгелгә үземне тарихи романнардан укыган чорга кайткан кебек хис итәм. Күземне йомам. Бер йорттан татар киеме кигән, атлаган саен озын толымнарыннан чулпыларын чыңлатып, татар хатыны чиләк-көянтәсе белән сиртмәле кое янына килә, балаларның шат авазлары яңгырый, ишегалдыннан чүкеч тавышлары ишетелә. Тормыш гөрли. Һәрбер йорттан шатлыклы авазлар ишетелә. Еракта җил тегермәне әйләнә. Димәк, он тарталар. Халык ач түгел, көр яши. Амбар тулы иген. Яшьләрнең болында күңел ачуларын, матур җырлауларын ишетәм, дәртле биюләрен күрәм төсле.

         Ишегалды, сиртмәле коелар – барысы да сине шатланып каршы ала сыман.

Бер мизгелдә үткән күренешләрдән айнып китәм, күземне ачам. Тагын шул ук сәер тынлык. Менә мин ташлар янында басып торам. Беренче карашка, гади генә таш кебек, ә уйлап карасаң, бәлки алар Болгар каласының нигез ташларыдыр... Әйтерсең лә, алар җанланып китәр сыман да, күп нәрсәләр турында сөйләрләр кебек тоела. Кул белән тотынып карыйм, чынлап та, алардан ниндидер җылы дулкын агыла сыман. “Тарихи ташлар”, дип исем кушып, сәяхәтемне дәвам итәм. Менә җил тегермәне. Гаҗәпләнеп күзәтәм: менә-менә көчле җил чыгар да, тегермән хәрәкәткә килеп, улаклардан он агыла башлар кебек. Ипи исе килгәндәй булды, ниндидер башка төрле ис, кибеттән алган ипи исе кебек түгел иде ул дип хис иттем. Атлавымны дәвам итәм. Менә сабан, сука – шул чорга хас эш кораллары. Сак кына аларга кагылам. Әйтерсең лә, сука тоткасында безнең бабаларыбызның кул җылысы калган. Күңелдә шундый хисләр, шул чордагы кешеләрнең кул җылысы итеп тоясы килә. Йорт эчендәге кул хезмәте белән тегелгән паласлар, чиккән сөлгеләр, киемнәр – болар һәрберсе үзе бер тарих, үзе бер үткәннәрнең кайтавазы. Барысы да кулдан ясалган, урындык шкафларда ник бер кадак булсын!

Ак мәчет Болгар иленең иң күркәм бинасы. Әллә кайдан, ерактан балкып тора. Әйтерсең лә, үз янына мөселман кардәшләрне чакыра. Мәчет тарафыннан, күңелләргә үтеп керердәй булып, азан тавышы ишеткәндәй булам. Бу тавыш һәрбер күзәнәккә үтеп, елыйсыларын китерә.

        Болгарга сәяхәтем миңа күп нәрсәләргә этәргеч ясады. Беренчедән, татар милләтеннән булуыма горурлану хисләре кичерсәм, үзебезнең әби-бабаларыбызның яшәешләре, гореф-гадәтләре турында хәбәрдар булдым. Икенчедән, аларның кул хезмәтләренә, уңганлыкларына, тырыш хезмәт белән яшәүләренә игътибар иттем. Сәяхәт минем күңелдә бер яңалык ачты: татарлар төшеп калган халык булмаган икән, үзләре бер мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән. Дус, тату яшәгәннәр. Ирексездән уйлап куям, әгәр шул чордагы татар халкы бердәм яшәмәсә, безнең вакытка кадәр татар милләте яши алмас иде, дип уйлыйм.

Кайту юлында, тирән уйларга бирелдем һәм шундый нәтиҗәгә килдем: үткәнебезне без һичшиксез онытырга тиеш түгелбез! Болгар шәһәре халкыбызның энҗе бөртегедәй саф мирасы булган музейны бигрәк тә! Мине шундый тирән уйланырга мәҗбүр иткән өчен, Болгар илен төзекләндерү, тарих битләрен кирегә әйләндереп, халыкка күрсәтүне максат итеп куйган кешебезгә – Минтимер Шәрип улы Шәймиевка рәхмәт хисләрен җиткерәсе килә. Болгар шәһәрендә зур үзгәрешләр булу белән бергә, төзекләндерү эшләре башкарылган, килгән туристларга барлык уңайлыклар да булдырылган. Элеккеге призедентыбыз башлап йөрүе нәтиҗәсендә, 2013 елда Болгар шәһәре, тарихи урын буларак, ЮНЕСКО исемлегенә кертелә. Тарихыбызга кире әйләнеп кайтып, Болгарга сәяхәт иткән вакытта алган вакыйгалар минем күңелемдә озак сакланыр.

         Иншамны Минтимер Шәрип улының тарихка кереп калган сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Всё, что возведено в Болгаре, - это знак уважение к памяти наших предков, воспринявших Ислам!”

Бердәм дәүләт имтиханнары турында[вики-текстны үзгәртү]

Безнең дәвер яшьләре фәнни-техник казанышлар чорында яши. Дөньябызны, әйләнә-тирәбезне техника чолгап алган заманда, кешелэр үзләре дә тимер өеменә әйләнерләр төсле. Һәрберсенең кулында телефон, колакларда наушниклар, бер-берсен күрмиләр, кая барганны да белмичә, барасы юлын да онытып, адашып китәрләр сыман. Менә безнең чор кешеләре илебездә барган үзгәрешлэр, ниндидер тәҗрибәләр үткәрелгән вакытка туры килде. Илебездә нинди генә үзгәрешләр булмый.Саный китсәң, күп алар. Шундый үзгәрешләрнең берсе - Бердәм дәүләт имтиханнары. Мин үземнең язмамны “БДИ кертү вакытлымы яки соңга калганмы?” дип исемләргә булдым. Минемчә, соңга калган! Үземнең фикеремне исбатлап та күрсәтергә тырышырмын. Китаплардан, кинолардан, гомумән, әти-әниләребезнең сөйләүләреннән чыгып, элеккеге вакытта яшьләр пионер, комсомол рухында тәрбияләнгән булуларын беләбез. Алар өчен китап уку, иң беренче чиратта торган. Китапханәләр китап укучылар белән шыгрым тулган, югары уку йортында укучы яшьләр реферат,докладлар язганда, күпме өстәмә китап укыган! Ул чор яшьләрен китап тәрбияләгән. Шуңа күрә үз фикерләрен курыкмыйча төгәл матур әйтеп бирә алганнар. Тулы эчтәлекле иншалар язганнар, әйтергә кирәк, беркаян да карамыйча, үзләренең фикерләрен дәфтәргә агылдырганнар.

      Кулымда әниемнең әдәбият фәненнән иҗади эшләр дәфтәре. Саргаеп, таушалып беткән, ләкин безнең көнгәчә сакланган. Дәфтәр битләрен ачам: тип-тигез хәрефләр эчендә нинди матур фикерләр! Ирексездән сорап куям : "Интернет та булмаган заманда, ничек шундый матур эчтәлекле иншалар яздың?" "Безнең беренче ярдәмчебез – китап иде",- ди әнием.

Ә хәзер? Мәктәптә укучы баладан алып, югары уку йортында укучы студентка кадәр, иң беренче ярдәмчеләре булып китап түгел, ә интернет тора. Әзер рефератлар, әзер докладлар, әзер иншалар, тагын,тагын бик күп нәрсәләр... . Рәхим ит, күпме кирәк, кулан гына! Менә шул чор балаларына Бердәм дәүләт имтиханнары бирү формасы килеп керә.Игътибар белән анализласак, шундый нәтиҗэгә киләсең: бер китап та укымаган укучы, ничек итеп инша яза алсын, аның тел байлыгы да, күзаллавы да юк дәрәҗәсендә бит! Нишләп менә шундый сынаулар хәзерге чор яшьләренә -“зомбилар” кебек интернетка баштанаяк чумган яшьләргә туры килде!? БДИ формасы соңга калган түгелме соң?! Киресенчә, әти-әниләребез заманында кабул ителергә тиешле яңалык түгел идеме икән?! Китап укып үскән, тәрбияләнгән яшьләргә туры килсә, нәтиҗәсе дә отышлырак булмас идеме икән?

     Хәзерге яшьләр психик  яктан тотрыклы түгел, шуңа күрә нинди генә яңалыкны да тетрәнүләрсез  кабул итмиләр. Шуның нәтиҗәсендә суицид күренешләре ешаймадымы икән? 

Ә бит элек пионер, комсомол рухында тәрбияләнгән яшьләр теләсә нинди яңалыкны шатланып кабул иткән.

   Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: БДИ тапшыру өчен техника алга китә, ә балалар әзер түгел. Әти-әниләр, балалар  әзер чорда, техника дәрәҗәсе түбән. Чишелешсез мәсьәлә, ә җавабын табасы килә. 

Сезнең фикерләрегезне чагылдырган хатларыгызны көтеп калам.