Кулланучы бәхәсе:Kitap/Архив

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Kitap/Архив latin yazuında])

гомумән, кириллдагы я латыйнда һәрвакыт ya яки дип бирелергә тиеш, аның урынына ä кую татар латыйн википедиясенең зур хатасы! TATAR ӘDӘBIYATI --Ilnur efende (обсуждение) 10 ноя 2012, 14:36 (UTC)[җавап бирергә]

ничек инде киәү, ниәт булсын ди, кем шулай сөйләшә инде, төрки телләрдә сүзләрдә бер сузык бер тартык килә бит? монда карап карагыз TATAR ӘDӘBIYATI. мин мәктәптә укыган татар теле дәреслегендә дә kiyəw, niyət дигән иде--Ilnur efende (обсуждение) 10 ноя 2012, 14:42 (UTC)[җавап бирергә]

Baş bitне дә яңартып тора алмыйсызмы, алайса,кызганыч, анда күптәннән боз кузгалмаган(--Ilnur efende (обсуждение) 10 ноя 2012, 20:07 (UTC)[җавап бирергә]

Ирексез лицензияле сурәт[вики-текстны үзгәртү]

Сәлам! Бездә төрле интернет-чыганаклардан алынган файлларны берникадәр чикләүләр белән файдаланып була. Андый файлларны йөкләгәндә аларга махсус катрочка тутырыла. Мәсәлән.

|тасвир        = Өмет (Уфа) логотибы
|чыганак       = http://onlinegazeta.info/files/images/bashkortostan_gazeta_omet.jpg
|ясау вакыты   = аныкланмаган
|автор         = аныкланмаган

Ирексез лицензияле сурәт/НКИ

|мәкалә                 = «Өмет» (Уфа)
|максат                 = сурәтләү
|алмаштыру мөмкинлеге   = юк
|өстәмә мәгълүмат       = юк

Карточка тутырылмаган файлларны иртәме-соңмы администраторлар бетерәчәк. Сорауларыгыз булса, туры миңа языгыз. --Derslek (обсуждение) 12 ноя 2012, 11:28 (UTC)[җавап бирергә]

Сезгә рәхмәт, Мәсек статьясын төзәткәнгә. Монда язам чөнки башкача белмим.

Латин мәкаләләре[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Kitap әфәнде! Кирилл әлифбасындагы мәкаләләрне латин әлифбага күчерүдә гамәли файда юк, чөнки моны автоматик рәвештә машина да эшли ала. Татар Википедиясендә кирилл/латин скриптын булдыру - бу юнәлештә күпкә файдалырак булыр иде. Ә бер үк эчтәлекле игезәк мәкаләләрне булдыру Татар Википедиясе абруена шик кенә сала, чөнки мәкаләләр санын бәхәсле итә. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!--Рашат Якуп (обсуждение) 18 ноя 2012, 15:31 (UTC)[җавап бирергә]

Бу мәсъәлә буенча кичә Азатлык радиосында чыккан тапшыруының тексты - "Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе". Windows өчен латин имләсендә татар әлифбасы чыккач, бик кызыгып мәкаләләрне латинча язуга күчәрмен. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 22 ноя 2012, 6:04 (UTC)
Тавыш бирүдә күпчелек кулланучылар белән өлешчә килешәм. Википедиядә латин имләсендә татар телле бүлеген оештырырга һәм анда администратор эшчәнлеген алга сөрәргә әзер булсагыз, ниндидер дәрәҗәдә тәртип тотарга ярдәм итә алырмын. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 25 ноя 2012, 12:58 (UTC)[җавап бирергә]
  • Bu bit bik ozaq eş: yaŋa Wiki-bülegeneŋ oyıştıruı
Азатлыкның хәбәр иткән яңалыклар нигезендә латинча бүлекнең барыбер иртәме-соңмы оештырылыр дип әйтеп була. Шул арада конвертер да булдырылыр. Әлегә исә татар теленең Татарстан өчендә дә фәнни-техник һәм җәмгыяви мәсьәләләрдә киңрәк кулланыла алуы өчен Википедия ярдәме белән аны терминологик яктан тәртипкә китерелүе бик кирәк дип уйлыйм. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 25 ноя 2012, 14:51 (UTC)[җавап бирергә]

А он разве сейчас ходит?--Marat-avgust (обсуждение) 19 ноя 2012, 18:46 (UTC)[җавап бирергә]

  • hawa alanı = аэродром
  • hawa limanı = аэропорт
  • Aeroport hәm aerodom arasında zur ayırması bar.

--Kitap (обсуждение) 20 ноя 2012

Тәкъдимнәрегез өчен рәхмәт. Бу сүзләрнең мәгънәләрендә кайбер үзенчәлекләре барлыгы белән килешәм. Шулай да ru:аэропорт (tr:havalimanı) =зур ru:аэродром (tr:Havaalanı).
Минем аларны терминнар дәрәҗәсендә берләштерүем сәбәбе:
1) Википедияның төрки телле бүлекләре арасындагы иң зур булган төрек телле өлешенә күз салсак, анда (аэропорт) һәм (аэродром) дигән төшенчәләре (аэродром) (ягъни һава аланы tr:Havaalanı) буларак берләштерелгән.
2) Татар интернетта "Һава лиманы" кулланылмый дәрәҗәдә, "һава аланы" еш очрый.
3) Татарстан тышында урнашкан билгеле мәгълүмат чыганаклары да "Һава аланы" дигән сүзне куллана - Сэнди давылы көче кими, ике һава аланы очышларны яңарта

--Frhdkazan (обсуждение) 20 ноя 2012, 12:48 (UTC)[җавап бирергә]

  • Sezne aŋladım. Lәkin aeroport hәm aerodrom terminnәre butarğa kirәkmi dip uylıym, çөnki ber aeroportında berniçә aerodromnar qayçaqta bar, ğadi әytkәnçә aeroport = aerovokzal+aerodrom+çit saqçıları+terkәw sisteması+... İngliz süze "aeroport", tөrki süze "hawa limanı" belәn bergә qullanırğa tәqdim itәm.

--Kitap (обсуждение) 20 ноя 2012

Шундый фикер ялкы булсагыз, аны башка кулланучылар, аеруча администраторлар белән килештерергә кирәк булачак. Анарга кадәр бу мәсъәлә турында "Һава аланы" битенең бәхәс бүлегендә аэропорт-аэродром терминнарын аеру турындә килештерү эшен алып бару Аэропорт (Һава Лиманы) битне булдыру урынына дөресрәк булыр.

--Frhdkazan (обсуждение) 20 ноя 2012, 14:13 (UTC)[җавап бирергә]

Кыю эшләргә яратасыз, әфәрин! Бу адымларыгызга туры булсагз, шулай да Татар телле Википедиядә барлык "аэропорт" дигән сүзләрне һәм битләрне "һава лиманы" дип, "аэродром" дигән сүзләрне "һава аланы" дип үзгәртүегез дә үзегезгә йөкләнелә.

--Frhdkazan (обсуждение) 20 ноя 2012, 15:33 (UTC)[җавап бирергә]

Аэропорт (Һава Лиманы) Атамасы ялгыш. Һава аланы турында мәкалә инде бар.--Рашат Якуп (обсуждение) 20 ноя 2012, 15:53 (UTC)[җавап бирергә]
Ялгыш булу булмавы турында фикерем юк. Бүген Татар дөньясында "аэропорт"да, "аэродром"да Һава аланы дип йөртелсә дә, бәлки бер көнне бу ике терминны аеруы кирәк булачак, һәм шул вакытта берсен "һава лиманы/аэропорт" икенчесен "һава аланы" дип атау гади бер хәлгә килер. Әлегә исә Азатлык Радиосының сәхифәсендәге Сэнди давылы көче кими, ике һава аланы очышларны яңарта дигән мәкаләдә Джон Кеннеди һава аланы һәм Нью-Джерсиның Ньюарк һава аланы турында сүз бара - шулай да, бу зур аэропортларны/airports ни рус, ни инглиз телле чыганакларда "аэродром" дип атаганнары юк.
Шулай да "Аэропорт/Һава лиманы" бәхәсе турында - kazan2013.ru, intertat.ru, tatar-inform.ru һәм tatarstan.ru сайтлары беренче вариантны сайлыйлар. Булар исә татарларның 81.6% өлеше яшәгән Русия сайтлары.

--Frhdkazan (обсуждение) 20 ноя 2012, 17:21 (UTC)[җавап бирергә]

Атама ялгышлыгына килгәндә, Һава аланы дигән термин татар телендә рус/инглиз ru:аэропорт/en:airport дигәненә туры килми икән, ягъни аны ru:аэродром/en:Aerodrome дигән терминнар белән бәйләргә тәкъдим ителә икән, шул беренчесе өчен бәйләрлек булсын дигән мәкалә исеме йә Аэропорт йә Һава лиманы исемле булуы отышлырак.

--Frhdkazan (обсуждение) 21 ноя 2012, 4:34 (UTC)

Сезнең тәкъдимнәрегезне кабул иттем. Шулай да, бүгенге көндә татар интернетында Аэропорт һәм Аэродром киңрәк таралу сәбәпле, шул сүзләрне төп мәкалә өчен куйдым, ә сәз тәкъдим итекәнегез Һава лиманы һәм Һава аланы терминнарны шул мәкаләләргә #REDIRECT сылтамасы белән бәйләдем.--Frhdkazan (обсуждение) 21 ноя 2012, 8:15 (UTC)

Нишләп минем үзгәртүләрне кире кайтардыгыз? Мин сезнең фикерләрегезне бетермәдем, ә бары бәхәс битенә генә күчердем, «Фикерләрегезне бәхәс битендә языгыз» диелгән өчен. --Zahidulla (обсуждение) 25 ноя 2012, 12:12 (UTC)[җавап бирергә]

Tege bitendә ber genә Raşap fikere kürsetelde, bütәn pozitsiәse bөtenlәy kürsәtelmәde. Saylawlar waqıtında saylaw bitendә minimum ike pozitsiәlәr bulırğa tieş, yuğisә bu ğәdel saylawlar tügel.--Кулланучы:Kitap (обсуждение) 25 ноя 2012, 12:28‎ (UTC)[җавап бирергә]
Беренчедән, җавапны сорау бирелгән урында язарга кирәк, ягъни, безнең очракта, «Кулланучы бәхәсе:Kitap» битендә, «Кулланучы бәхәсе:Zahidulla» битендә түгел. Гадәт шул.
Икенчедән, кул куярга онытмагыз, кемнең фикере икәне беленсен өчен. Югыйсә, мин үз-үзем белән язышып утырам кебек булып чыга.
Өченчедән, мин сезне аңламыйм. Бераз укып карадым: «Теге битендә». Нәрсә инде ул «теге», яки кем ул? «Теге биттә» диелгән булса, әле аңлар идем. Аннары китте «Raşap fikere». Монсы нәрсә инде тагын? Рәҗәп ае фикере микән? Бигрәк сәер! Аннары укып тормадым. Кыскасы, сезне аңлый алмадым. Русча языгыз алайса. --Zahidulla (обсуждение) 25 ноя 2012, 13:08 (UTC)[җавап бирергә]
Бәхәсләрне бетерергә ярамый. Бик сирәк очракларда гына идарәчеләр бетерәләр (мәсәлән, сүгенү һ.б.), ә бездә ул хәл булмады. Бәхәсләрне бетермәгез, һичъюгында идарәчеләргә мөрәҗәгать итегез. --Zahidulla (обсуждение) 25 ноя 2012, 13:16 (UTC)[җавап бирергә]
Язылган бәхәсләрне үзгәртергә дә ярамый, шуңа күрә дә бит инде без язылган сүзләребез астында кул куябыз. Мин нәрсәгә таянып җавап бирдем булып чыга соң алайса? Мәгънәсезлек булып чыга түгелме? Телисез икән, яңа бәхәс кенә яза аласыз. Бәхәсләрне үзгәртмәгезче, ә мәкаләләрне ярый. --Zahidulla (обсуждение) 25 ноя 2012, 13:34 (UTC)[җавап бирергә]
Тавыш бирү битендә бер генә Рашат Якуп фикере күрсәтелде, бүтән позициясе бөтенләй күрсәтелмәде. Сайлаулар вакытында тавыш бирү битендә минимум ике позиция булырга тиеш, югыйсә бу гадел сайлаулар түгел. Хәзер аңларсыз дип өметләнәм.--Кулланучы:Kitap (обсуждение)
  • Бүтән фикер: Татар Википедиясендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эшенә мораторий ясарга ярамый. Бу Татар милләтенең хокукларын чикли. Җитмәсә бу Татар Википедиәсенең законына каршы була: "Татар Википедиясендә сербохорват википедиясендә кебек үк латин һәм кирилл әлифбасын кулланып язып була."
    Татар милләтенең хокукларының чикләвенә {{Каршы}} тавыш бирергә кирәк. Кулланучы:Kitap

Ә менә хәзер аңлашылды. Рәхмәт! Җавап инде сезгә бирелгән. --Zahidulla (обсуждение) 26 ноя 2012, 14:29 (UTC)[җавап бирергә]


Менә кул кую төймәсе күренеше. Әгәр алай-болай белмәгән булсагыз. Комментарий ахырында төймәгә басабыз һәм ул шундый тамга ясый --~~~~, битне саклагач, тамга үзгәрәчәк. Әгәр белгән булсагыз, игътибарыгызны юкка сарыф иткән өчен гафу итегез. --Zahidulla (обсуждение) 26 ноя 2012, 14:31 (UTC)[җавап бирергә]

Язышуларны бетерергә ярамый, ә сез һаман бетерәсез (1, 2). Югыйсә бер аңлаткан да идем инде. Әгәр «Кулланучы бәхәсе:Kitap» бите артык зураеп китте дисәгез, искергән комментарийларны архивлаштырып була (Кулланучы бәхәсе:Kitap/Архив). Тулырак: Чистка обсуждений. Никтер сез минем белән булган язышуларны гына бетерәсез... --Zahidulla (обсуждение) 25 дек 2012, 03:55 (UTC)[җавап бирергә]