Википедия бәхәсе:Тавыш бирү:Латин әлифбасы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавыш бирү:Латин әлифбасы latin yazuında])

Бу сорауны ЮАШ карарга тиеш түгел ме? --Mansur321 (обсуждение) 25 ноя 2012, 07:59 (UTC)[җавап бирергә]

Әйе, ләкин Татар Википедиясендә ЮАШ сайланмаган. Шуңа күрә тавыш бирү нәтиҗәсендә хәл итәргә мәҗбүрбез.--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 08:02 (UTC)[җавап бирергә]
ЮАШның кирәклегенә бер дәлил. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 25 ноя 2012, 09:25 (UTC)[җавап бирергә]
Тавыш бирү булды бит. Нишләп беренче чакырылыш сайланмады? Минемчә, шундый сорау шулай гына, тавыш бирү буенча чишергә ярамый. Аноним латин әлифбасында мәкаләсен язды, нәрсә, аны шуннан банларга кирәк мыни? --Mansur321 (обсуждение) 25 ноя 2012, 14:46 (UTC)[җавап бирергә]

Бүгенгесе көндә иң дөрес чара шушы булыр. ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 25 ноя 2012, 09:22 (UTC)[җавап бирергә]

Tatar Wikipediәsendә latin әlifbәsendә mәqәlәlәrne yazu eşenә moratoriy yasarğa yaramıy. Bu Tatar millәteneŋ xoquqların çikli. Citmәsә bu Tatar Wikipediәseneŋ zakonına qarşı bula: "Татар Википедиясендә сербохорват википедиясендә кебек үк латин һәм кирилл әлифбасын кулланып язып була." Кулланучы:Kitap (обсуждение) 25 ноя 2012 10:51‎ (UTC)

Kitap әфәнде, Тавыш бирү битендә вәзгыятьне аңлату өлешенә үзгәртүләр кертелми. Тавыш бирү нәкъ шушы мәсьәлә буенча оештырыла. Алар субъектив һәм минем карашларымны чагылдыра, чөнки миннән бу мәсьәләне хәл итү соралды, һәм мин үземнең тәкъдимем буенча тавыш бирүне оештырам. Фикерләрегезне ирекле рәвештә биредә, бәхәс битендә белдерә аласыз. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 13:10 (UTC)[җавап бирергә]

  • Рашат әфәнде, тавыш бирү битендә сезнең генә позициягез күрсәтелде, бүтән фикере бөтенләй юк. Гадел сайлаулар булу өчен ике төрле позицияләр тавыш бирү битендә күрсәтергә кирәк.Кулланучы:Kitap (обсуждение) 25 ноя 2012
Сүз бит минем фикеремне кабул итү/итмәү турында бара. Ягъни, мин үземнең позициямне тавыш бирүгә тәкъдим иттем.--Рашат Якуп (обсуждение) 25 ноя 2012, 13:20 (UTC)[җавап бирергә]
Менә бит, язып була икән бит! Сезгә карата «бүтән фикере» кирәкме? Мәгез, алайса: «Татар Википедиясе» мәкаләсе — ул бары мәкалә, һич тә кагыйдә түгел. «Татарстан Конституциясе» дә мәкалә генә, конституция үзе түгел. Гаҗәпләнеп туймассың бу дөньяда, әйеме? --Zahidulla (обсуждение) 25 ноя 2012, 13:28 (UTC)[җавап бирергә]
Тәрҗемәче буларак, һөнәрем сүзләрнең һәм җөмләләрнең нинди мәгънәсен ташыганнары өлкәсендә. Википедияның татар/кирилл өлеше булган проектның язмышы өчен тәкъдим ителгән мораторий бик файдалы. Аның кирәклеге белән тулысынча килешәм. Шул ук арада бу мораторий объектив буларак Википедияның кырларында Tatar/latin бүлеген тудырылуы кирәк дигән фикерне алга сөрә (ягъни башкача булса, татарча латин имләсы белән язырга һәм гыйлем тупларга теләгән кешеләрнең хокуклары чикләнелә дигән сүз). Шулай булгач, оештырылган тавыш бирү Википедияның татар телле бүлегенең үсеше өчен түгел, ә Википедияның кирил имләсендәге татар телле бүлегенең үсеше өчен файдалы. Сезнең соңгысының администраторы буларак аны оештыруыгыз табигый, һәм дөрес. Шулай да, гади мантыйк нигезендә, куелган сорауга Риза дигән һәр кеше Википедия:Тавыш_бирү:Латин_әлифбалы_Татар_Википедиясен_оештыру исемле тавыш бирүдә Риза дигән тавыш бирә дигән сүз. Барысын аңлап беренче тавыш бирүдә Каршы, ә хәзергесендә Риза дип тавыш биргән кешеләр элекке тавыш бирүдә чынлап "бердәмлек" өчен түгел, ә кирилл имләсендәге язылган татар теле latın imläsendä yazılğan Tatar telennän һәм өстенрәк булу өчен тавыш биргәннәр дип чыга. Бусы да куркыныч түгел. Шулай булса да, räxätlänep Tatarça yazarğa telägän qullanuçılarğa xoquqların çikläwçe moratoriy bulmağan ayırım Tatarça bülegen buldırırğa yärdäm qulın suzırğa äzer bulğanığızğa ışanasım kilä.
Беркемнең дә хокуклары чикләнмәсен өчен, тәкъдим ителгән мораторий кертелгәч:

A) әлеге Татар Википедиясе проектның исемен алмаштырырга туры киләчәк - Википедияның кирилл имләсендәге татар телле бүлегенә, Б) Википедияның латин имләсендәге татар телле бүлеге оештыру кирәклеге турында тавыш бирүне яңадан ачырга. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 29 ноя 2012, 02:52 (UTC)[җавап бирергә]

  • Бүтән фикер: Татар Википедиясендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эшенә мораторий ясарга ярамый. Бу Татар милләтенең хокукларын чикли. Җитмәсә бу Татар Википедиәсенең законына каршы була: "Татар Википедиясендә сербохорват википедиясендә кебек үк латин һәм кирилл әлифбасын кулланып язып була."


Татар милләтенең хокукларының чикләвенә {{Каршы}} тавыш бирергә кирәк. Кулланучы:Kitap

Соңгысы белән килешә алмыйм. Анарга, администратор буларак, үзе җитәкләгән проектны үстерергә, хәлакъ-хәтәрдән сакларга кирәк. Әлегә бу проект күбрәк кирилл имләсы ягыннан тизрәк үсә, димәк анарга өстенлек бирелергә тиеш һәм аны "Википедияның татар телендәге кирилл имләлы проект" дип атау дөресрәк. Көтелгәненчә, ул үзе ике өлешнең аерым бүлекләргә аерылуын теләмәсәдә, татар телле Википедиясенең кирилл һәм латин өлешләренең бер берсенә комачамаулары ягын алырга мәҗбүр булды. Аның дилеммасы аңлашыла: Бүлергә дә теләгедә, ресурслары да юк, бүлмичәдә проектны кирәклечә үстерүгә дә. Бу сүзләр язылганда күпчелек кулланучылар да шул мантыйкны аңлый бугай. Тавыш бирүнең соравын башкача куйсалар да, мин Риза диючеләргә кушылып аерым "Википедиянең татар телендә латин имләсендәге проект"ны булдыру яклы. --Frhdkazan (обсуждение) 25 ноя 2012, 14:38 (UTC).[җавап бирергә]
Латинча язылган мәкаләләр кирилча язылган мәкаләләргә комачаулаумый Кулланучы:Kitap
  • Хэерле коннэр! Мораторий ясап бик куп хокук чиклэулэр барлыкка килмэ бит. Тышкы конвертер бар дигэнсез, тик ул бары язганны гына кириллдан латыйнга кучерэ, эгэр берэр кеше латинда язасы килсэ ул бу эшне башкара алмый булып чыгамы? Википедиянен топ максатын онытмыйк - ул халык монда кереп мэглумат ала алырга тиеш. Э монда гел ниндидер саннар, мәкаләләр санын бәхәслеге кайгыртыла, кеше бит информация эзлэп кергэндэ ничэ мэкалэ бар икэн монда дип карап утырмас, узенэ кирэген эзлэр, шуна да сыйфат ягын карарга кирэк.--Ilnur efende (обсуждение) 1 дек 2012, 11:46 (UTC)[җавап бирергә]
Бездә һәрвакыт сан һәм сыйфат ярышы барды... ~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 1 дек 2012, 12:48 (UTC)[җавап бирергә]

Кабатлана торган битләр

Кабатлана торган битләр бихисап ясалган. Мисал өчен: Рәшит Сюняев һәм Räşid Sönniev; Николай Лобачевский һәм Nikolay Lobaçevski; Арча районы һәм Arça Rayonı. Конвертерны эшләтеп җибәргәч, аларны нишләтәбез? Шул килеш калдырсак нонсенс - бер исемле икешәр мәкалә. 2 мәкаләне 1гә берләштерү бик күп көч сарыф итәчәк һәм сыйфат белән күләмгә яхшы гына китереп сугачак. --Derslek (обсуждение) 28 ноя 2012, 05:31 (UTC)[җавап бирергә]

Мораторийның игълан ителгән максаты "Википедияның күбесенчә кирилл имләсендәге булган татар телле бүлегенең энциклопедик чыганак буларак абруен һәм сыйфатын үстерү" дип билгеләнгән. Конвертер булгач мәкаләләрне берләштерү алдан да күздә тотылганы да күрсәтелә. Димәк мораторий һәм соңрак булачак берләштерү нәтиҗәсеннән сан ягыннан югалту куркыныч дигән нәрсә түгел. Ихтирам белән, --Frhdkazan (обсуждение) 28 ноя 2012, 06:58 (UTC)[җавап бирергә]
Нәрсә әйтергә теләгәнегез аңлашылмады. Рашат әфәнде язганча: Латин әлифбасында инде язылган мәкаләләрне игезәкләре булмаган очракта саклап торырга. Димәк, игезәге булган латин мәкаләләрне бетерү өчен дә тавыш бирәбез? --Derslek (обсуждение) 28 ноя 2012, 09:17 (UTC)[җавап бирергә]
Әгәр мәкаләләр абсолют игезәкләр икән, мин латин әлифбасындагы мәкаләне бетерергә тәкъдим итәм. Анда үз мәгълүмат бар икән, мәкалә саклана. Минем тәкъдимем шул иде.--Рашат Якуп (обсуждение) 28 ноя 2012, 11:28 (UTC)[җавап бирергә]
Yaxşı konvertor (Qazaqstanda şikelle) yasağannan soñ beterep bula. Yaña igezäklären yasamıybız - bu urtaq kileşü bulır ide. --Kitap (обсуждение) 28 ноя 2012, 12:17 (UTC)[җавап бирергә]
Хәзер мин буталдым. Тавыш бирү нәрсә турында оештырлыган икән (вариантлар):
  • А. Бүгенге татарча проектта вакытлыча бер кирилл имлә белән генә язу, латинча язмау (латинчага мораторий).
  • Б. Википедиядагы татар телне бер имләлы калдыру.
  • В. Бүгенге татарча проектта кириллча игезәге булган барлык латинча мәкаләләрне юк итү турында (нигездә шул ук Б, ләкин әкрен генә).

--Frhdkazan (обсуждение) 28 ноя 2012, 12:50 (UTC)[җавап бирергә]

Тавыш бирү битендә мин барысын да аңлатырга тырыштым. Әлегә, конвертор булдырганга кадәр латин мәкаләләрен язуга мораторий игълан ителә. Латин әлифбасында укучылар өчен тышкы ковертер бар, алар аның ярдәмендә теләгән мәкаләләрне латин әлифбасында укый алалар. Әгәр дә мәкаләләр бер үк эчтәлек белән ике әлифбада да язылган икән, латин әлифбадагы мәкалә бетерелә, чөнки игезәк мәкаләләр бу бәхәсне тудыручы сәбәпләрнең берсе булды. Латин әлифбасында укучылар шул ук мәкаләне тышкы конвертер ярдәмендә укый алалар, ә Татар Википедиясендәге мәкаләләр саны реальлеккә туры килер.--Рашат Якуп (обсуждение) 28 ноя 2012, 16:28 (UTC)[җавап бирергә]
Bu diskriminatsion, qanunsız, legitim tügel tәqdimegez bula. Tatar Wikipediәsendә Yaŋalif yazuın tıyarğa yaramıy, şundıy xoquqlarığız yuq. --Kitap (обсуждение) 28 ноя 2012, 23:01 (UTC)[җавап бирергә]

ЮАШ

Бу сорау чишү өчен Югары Арбитраж Шурасын тапшырырга тәкъдим итәм. --Mansur321 (обсуждение) 2 дек 2012, 12:34 (UTC)[җавап бирергә]