Кызылча

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызылча latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кызылча белән  авыручының тиредә тимгелләр

Кызылча (лат. rubella) яки өченче авыру — эпидемик вируслы авыру якынча 15-24 көнле инкубацион чор белән. Бу авыру, гадәттә, куркыныч түгел, күп очракта балаларда була, әмма, әгәр хатын йөклелек башында аны йоктырса, ул тумыштан килгән кискен зәгыйфьлекләр китереп чыгара ала. "Өченче чир"  исеме балалар тимгелен китереп чыгарган авырулар исемлеге төзелгәннән соң, анда кызылча өченче урында торганнан соң, килеп чыккан.[чыганак күрсәтелмәгән 328 көн]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр кызылча 1740 елда алман терапевты Ф. Хофман белән тасвирланган. Анда 1881 елда авыру рәсми рәвештә аерым нозологик форма буларак бүленеп бирелгән. 1938 елда япон тикшеренүчеләр волонтерларны йоткылык өсте бүлендеге фильтраты белән йоктыртып, инфекиянең вируслы табигатен исбатлаганнар. Кызылча инфекциясе 1961 елда берничә галимнәр белән бер үк вакытта диярлек бүленеп чыгарылган: П. Д. Паркман, Т. X. Уэллер һәм Ф. А. Невой. 1941 елда австрияле тикшеренүче Н. Грегг яралгының анасының йөклелек вакытында кызылча вирусын карындагы йоктыртуы өчен төрле аномалиясен тасвирлаган. Иң еш очраткан аномалияләр — катаракта, йөрәк зәгыйфлеге һәм саңгыраулык "тумыштан килгән кызылчаның классик синдромына" берләштерелде.

Вирус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу нык иммунитет эшләп чыгаручы йогышлы авыру. Rubella virus тудыргычы Togaviridae гаиләсенәRubivirus ыругына карый.

Эпидемиология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балаларда җиңел үтеше булса да, кызылча йөкле хатыннарга яралгының карындагы инфекциясе өчен куркыныч. Аналары йөклелек вакытында кызылча белән авырган балаларга тумыштан килгән үсеш зәгыйфлекләре хас (ешрак тумыштан килгән саңгыраулык). "Ауропада 80% алып 95 % кадәр хатын-кызларга прививка ясалган, һәм бу сан системалы рәвештә бала чактагы вакцинация белән бергә арта бара. Йогышлылык тимгелләр чыккакнчыга кадәр бер атнадан башлана һәм алардан соң 2 атна дәвам итә.

Вакцинация сәясәте нәтиҗәсендә авыру көннән-көн көнбатыш иләрдә сирәк очрый башлады. Ул АКШта 2002 елдан башлап юкка чыкты диярлек. 2004 елда  дөньяда 29000 кызылча очрагы теркәлгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2010 елда кызылчаны юкка чыгарырга исәп тотты. 2015 елда Панамерикан сәламәтлек саклау оешмасы, ВОЗның өлкә бүлеге, Төньяк һәм Көньяк Америка территориясен кызылчаны эндемик тапшырылуы буенча ирекле дип игълан итте.

Яралгы өчен инфекция нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йөклелек вакытында йогуы иртәрәк булса, яралгы өчен куркынычлыгы шулай күбрәк: 1-нче триместр вакытыда яралгы җәрәхәтләнү куркынычлыгы якынча 25 % ка тигез, дүртенче айдан соң ул юк дәрәҗәсенә җитә. Беренчел ана инфекциясе 50 процент очракта сизелмичә уза.

Анага кызылча йогуы күп санлы зәгыйфлекләр синдромына китерә ала  — Грегер (тирадасы) синдромы: йөрәк-кан тамырлары системасы, күзләр һәм ишетү аппараты зарарлануын эченә ала.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кагыйдә буларак — иммуноферментлы анализ; үлем очрагында вирус туган сабыйның төрле әгъзаларыннан күзәнәкле үрчетүдә бүленеп чыгарыла ала.

Клиник билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкубацион чордан соң, 2-3 атна  дәвам итә, уртача температура белән баш авыртуы, фарингит, муен аденопатиесе, конъюнктивит барлыкка килә. Чабыртма 48 сәгатьтән соң барлыкка килә, ул макулез (тимгелле) кычытучан түгел, башта йөздә, аннары бөтен тәнгә берничә сәгать эчендә төшә; башта чабыртма морбилиформлы (кызамыкныкы кебек), аннары скарлатинаныкы сыман. Ул йөздә, бил һәм утракса өлкәсендә, кулларның, аякларның турайткыч өслегендә күбрәк була. Чабыртмалар 2-4, сирәк 5-7 көн саклана, аннары пигментациясез һәм кубалакланусыз юкка чыга. Шунысын әйтергә кирәк, бик еш җиңел һәм асимптомлы  формалар очрый.

Өстәмә тикшеренүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Канда лейкопения, кайчагында плазмоцитоз күзәтелә. Сүл антитәнчекләре яки М иммуноглобулинның югары дәрәҗәсе кызылчаны расслый.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махсус дәвалау юк. Серотискәре кызларга пубертат яшьтә вакцинация ясау киңәш ителә. Симптоматик дәвалауга парацетамол куллану рөхсәт ителә.

Профилактика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп ысулы булып вакцинация тора

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Примечания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]