Эчтәлеккә күчү

Күгәрчен (Күгәрчен районы)

52°26′20″ с. ш. 56°34′53″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күгәрчен (Күгәрчен районы) latin yazuında])
Күгәрчен
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Кугарчинский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Кугарчинский сельсовет[d]
Халык саны 917 (2002)[2],
866 (2009)[2],
787 (2010)[3]
Почта индексы 453345
Карта

КүгәрченБашкортстанның Күгәрчен районында урнашкан 300 йортлы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 787 кешенең яшәве мәгълүм.[4] Бу авыл үз исемен бөтен районга биргән.

Билгеле булганча, 1917 елга кадәр Күгәрчен авыллары (алар икәү - икенчесе күрше Зиянчура районында) башкорт катламына язылганнар. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 2нче Кара-Кыпчак волостендагы Җидебүләк (Күгәрчен) авылы халкы — ХIХ башында күченгән Казан татарлары.[5]

Халык саны динамикасы:

2002[6]2009[6]2010[4]
917866787

Татарлар рәсми рәвештә халыкның 90%ын тәшкил итәләр.

Күгәрчен мәктәбендә 150гә якын бала укый. Аларга 28 укытучы белем бирә. Күгәрчен мәктәбенә күрше авыллардан да балалар йөреп укый. Мәктәпнең үз автобусы бар. Районда бердәнбер татар теле укытыла торган мәктәп. Мәктәпкә күрше авыллардар укучылар байтак. Балалар шулай ук башкорт телен «икенче туган тел» буларак укырга мәҗбүр.[7] Биредә үрнәкле укыту алымнары белән һәм дәреслекләр авторы буларак танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтулла Ваһапов эшли. Мәктәпнең директоры — Яһүдин Наил.[8]

Танылган кешеләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1934-10-25 Oktyabr Valitov Башкорт дәүләт университеты галим
1964-12-08 Мансур Миңлебай улы Рәфиков Казан югары хәрби башлыклар уку йорты офицер
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.