Кәримә Нуруллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәримә Нуруллина latin yazuında])
Кәримә Нуруллина
Туган 25 май 1925(1925-05-25) (98 яшь)
Урмышлы, Лениногорск районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР яки Шөгер районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәре актёр
Эш бирүче Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Кәримә Нуруллина
Туган 25 май 1925(1925-05-25) (98 яшь)
Шөгер районы (хәзер Лениногорск районы) Урмышлы авылы
Милләт татар
Һөнәре театр артисты
Эш бирүче Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Кәримә Нуруллина — татар артисткасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәримә Нуруллина элеккеге Шөгер районының (хәзер Лениногорск районы) Урмышлы авылында туып үсә. Сугыш вакытында биш ел тимер юлда авыр эшләрдә эшли. Аннан соң ире Гата Нуруллин янына – Республика татар күчмә театрына эшкә урнаша һәм 1951 елдан 1980 елга кадәр лаеклы ялга киткәнче шунда артист булып эшли.

Кәримә ханым сәхнәдә үзен бик табигый яши торган, сәләтле артистка итеп таныта. Аңа төрледән-төрле характердагы ханымнар ролендә чыгыш ясарга туры килә. Алар арасында “Яшел эшләпә”дә Камилә, “Хәзрәт үгетләргә килә”дә Гайшә, “Әй, әшнәләр, әшнәләр”дә Диләфрүз, “Тугыз гашыйк”та Гөлбикә, “Өти балак”та Мәүлидә, “Нигез ташларын”нда Фәрдия, “Кыр казлары артыннан”да Зөлхия, “Сандугачлар килгән безгә”дә Җамал һәм башка бик күп образлар бар. Җамал образы бигрәк тә күңелләргә кереп калды. Аның гомер иткән авыру ире янына хастаханәгә хәл белергә килеп, ире янында иңгә-иң куеп утырудан ләззәт хисен татуы, нәкъ менә тормыштагыча, хәләл җефете Гата абыйның үзе белән утыргандай, күз алдыннан бер дә китми.