Лев Овсянников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лев Овсянников latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лев Овсянников
Туган 22 апрель 1919(1919-04-22)[1]
Василсурски, Воротынец районы
Үлгән 23 май 2014(2014-05-23) (95 яшь)
Новосибирск, Россия
Күмү урыны Южное кладбище[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер МДУ механика-математика факультеты[d] һәм Хәрби-космик академия[d]
Һөнәре математик
Эш бирүче Русия фәннәр академиясенең Себер бүлеге[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Лев Овсянников (22 апрель 1919, Васильсурск — 23 май 2014, Новосибирск) — совет һәм Русия математигы һәм механигы, СССР фәннәр академиясе академигы (1987; 1964 елдан әгъза-корреспонденты). Ленин премиясе һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир үлчәүче һәм авыл укытучысы гаиләсендә туган. Гаилә атасының хезмәт итү урыннары буйлап күчеп йөри, Костромада яшиләр, 1927 елдан Мәскәүдә яшиләр, анда Лев мәктәпкә бара.

1935 елда Лев 25-нче мәктәпкә күчә, билгеле галим-математик А. Д. Мышкис классташы була[2].

1937 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Мәскәү университетына укырга керә. 1941 елның көзендә университетның механика-математика факультетын тәмамлый (тизләтелгән чыгарылышы), Д. Е. Меньшовның укучысы.

Көз көне Мәскәү читендә урнашкан сак корылмаларын төзүдә катнаша (норма - көненә 8 кубометр җир эшләре). Аннары[3] — Ленинград Кызыл байраклы хәрби-һава инженерлар академиясенә тыңлаучы булып керә. 1945 елда ЛКВВИА--ны отличие белән тәмамлый, диплом эше «Высотный самолёт-истребитель».. Шул ук елда ул академиянең адъюнкты була, ә 1948 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

1948 елдан 1953 елга кадәр Л. Овсянников Ленинград хәрби-һава инженерлар академиясендә һәм Ленинград университетында укыта. Л. Овсянниковның 1940 нчы еллар азагында — 1950 еллар башында б=тәүге гыйльми эшләре газ динамикасына, тавыш яны агымнары теориясенә карый. Ул математик физика мәсьәләләрен анализлау — дифференциаль тигезләмәләрне төркемләп анализлау өчен иң мөһим фәнни әһәмияткә ия булган яңа гыйльми юнәлешкә башлангыч бирә. 1953-1956 елларда ул академик М. А. Лаврентьев җитәкчелегендәге фәнни-тикшеренү коллективында эшли. 1958 елда Л. Овсянников илнең оборона сәләтен күтәрүгә булышлык иткән приборлар эшләү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин премиясенә лаек була.

1959 елда академик М. А. Лаврентьев чакыруы буенча ул СССР Фәннәр академиясеннең Новосибирскида яңа оештырылган Себер бүлекчәсенә эшкә күчә һәм Русия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсендә Гидродинамика институтының 2022 елның 3 мартындагы беренче хезмәткәрләренең берсе була.

1961 елда Л. Овсянников физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, диссертация яклый. 1966-1969 елларда Новосибирск дәүләт университетының механика-математика факультеты деканы була. Гидродинамика институтында өлкән гыйльми хезмәткәрдән алып директорга (1976-1986 еллар), зур гыйльми колектив җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үтә. 1964 елда Л. Овсянников СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ә 1987 елда мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новосибирскида Көньяк (Чербузинский) зыяратында җирләнгән.

Новосибирск дәүләт университетында аудитория Л. В. Овсянников хөрмәтенә атала.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (21 апрель 1998 ел) — дәүләт алдындагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керт кән өчен[4]
  • Октябрь Революциясе ордены (1975)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1967, 1981)
  • Ленин премиясе (1958)
  • ССРБ Дәүләт премиясе (1987)
  • Медальләр

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплары
    • Групповые свойства дифференциальных уравнений. — Новосибирск, 1962;
    • Аналитические группы. — Новосибирск, 1972;
    • Групповой анализ дифференциальных уравнений. — М: Наука, 1978;
    • Лекции по основам газовой динамики : Учеб. пособие для студентов механико-математических университетов. — Ижевск : Институт компьютерных исследований, 2003;
Сайланма мәкаләләре
    • Особый вихрь // Журнал «Прикладная механика и техническая физика», 1995.
    • О «простых» решениях уравнений динамики политропного газа. // Журнал «Прикладная механика и техническая физика», 1999.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Овсянников Лев Васильевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Мышкис А. Д. Советские математики: Мои воспоминания. — М: ЛКИ, 2007. — 304 с.
  3. Память народа.
  4. Указ Президента РФ от 21 апреля 1998 г. № 412

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Л. В. Овсянников (К 90-летию со дня рождения) // Прикладная математика и механика. 2009. К. 73. Вып. 3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]