Ленин вулысы
Ленин вулысы | |
---|---|
Үзәк | Лекарево |
Халык саны | 11 385 кеше (1915) |
Ленин вулысы (тат. لىنىن (لىكاىرىۋ) ۋولىٰسىٰ, рус. Лекаревская волость) — Вәтке губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Афанас (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Казиле, Чиркәс, Качкын, Трехсвят вулыслары белән чиктәш булган (1890). 8 торак пунктта 11 385 кеше яшәгән.[1] 1920/1921 елга кадәр Лекарев вулысы дип аталган. Алабуга өязе бетерелгәннән соң Татарстан АССР составына керә. 1920-елларның уртасында бетерелә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.