Лола Юлдашева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лола Юлдашева latin yazuında])
Лола Юлдашева
Туган 4 сентябрь 1985(1985-09-04) (38 яшь)
Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  Үзбәкстан
Һөнәре җырчы, актёр

 Лола Юлдашева Викиҗыентыкта

Лола Равшанбәк кызы Юлдашева (үзб. Lola Ravshanbekovna Yoʻldosheva; Лола сәхнә исесе астында күбрәк танылган; 1985 елның 4 сентябре, Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — үзбәк җырчысы, җырлар авторы һәм актриса. Ул Үзбәкстанда «Muhabbatim» («Мәхәббәтем») җыры белән танылу ала. Шулай ук Россиядә Мая тәхәллүсе астында җырлый, аның астында «Потерялись» («Югалдык») (2001) җыры белән танылган. Лола үзбәк һәм рус телләрендә җырлый.

Тормыш юлы һәм иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лола Юлдашева 1985 елның 4 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Ташкәнт шәһәрендә туа[1]. Әтис — Равшанбәк Җуманазар улы Юлдашев, әнисе — Гөлнара Шамил кызы Юлдашева. Лола — гаиләдә өлкән бала, абыйсы — Руслан, ике сеңлесе — Анора һәм Ассаль. Яшь чакта җырлый башлый.

Лола 2004 һәм 2005 елларда иң яхшы сәхнә костюмы өчен «Тарона» премиясен һәм 2005 елда «Иң яхшы җырчы» номинациясендә «Тарона» премиясен ала[2]. Шул ук елны ул кияүгә чыга һәм сәхнәдән билгесез вакытка китә, әмма 2011 елда шоу-бизнеска әйләнеп кайта. Ул шулай ук Үзбәкстанның берничә фильмында төшә. 2003 елда «Севинч» үзбәк фильмында җырчы Шаһзадә белән бергә төшә һәм тәнкыйтьчеләрдән дә, җанатарлардан да үз роле өчен уңай бәяләмәләр ала[3].

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студия альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Альбом
2002 Netayin
2004 Muhabbatim
2005 Topdim baxtimni
2010 Imkon ber
2011 Senga
2012 Sogʻindim
2014 Kel

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Татарча исеме Оригиналның исеме Роль
2003 ф Севинч Sevinch Севинч
2005 ф Килгән кияү Kelgindi kuyov Зәйнәб
2011 ф Сихерче Jodugar Рухшана
2011 ф Мәхәббәтем минем — авыруым минем Yondiradi kuydiradi Лола
2011 ф Гадәти булмаган хыяллар Gʻaroyib orzular Сама
2017 ф Фәрһәд һәм Ширин Farhod va Shirin Ширин

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный сайт, archived from the original on 2021-07-15, retrieved 2021-07-15 
  2. Лауреаты премии Тарона (үзб.). Шоу-бизнес. әлеге чыганактан 2012-10-27 архивланды.
  3. Лола возврвщвется к творчеству (үзб.). 7x7. әлеге чыганактан 2011-12-04 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]