Лотос позициясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лотос позициясе latin yazuında])
Лотос позициясен күрсәтү

Лотос позициясе яки Падма-асана ({{Санскрит телендә:पद्मासन}} Калып:IPA-sa, Калып:IAST-hi1)[1] ул аякларны кисештергән килеш утырган килеш асана, ул борынгы Һиндстанның медитатив практикаларыннан килеп чыккан, биредә һәр табан капма-каршы ботка куелган. Бу Хатха-Йогага кадәр булган борынгы асана, һәм киң рәвештә ул медитация өчен Йогада, Һинд дине, Тантра, Җәйничелек һәм Буддачылык традицияләрендә кулланыла.
Һинд диненең медитациядә аскет Ходае Шива, Буддачылыкның нигезләүчесе Сиддхартха Гаутама, һәм Җәйничелектә Тиртханкаралар (Ашамлык ясаучылар) лотос позициясендә сурәтләнәләр.
Юрамаларга ярым лотос, бөгелгән лотос һәм физик берлек позасы керә. Башта торуны кертеп берничә башка асаналарның катлаулырак юрамаларында аяклар лотоста яки ярым лотоста.

Этимология һәм килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге лотос, Nelumbo nucifera, пычрактан үсеп матур чәчәк булып балкый, шулай итеп Буддачылыкта яктыртылуның символы булып тора.

Падмасана исеме Санскрит पद्म Padma, "лотос" һәм आसन, Āsana, "позиция" яки "утырыш"тан килеп чыккан.[2][3] Падма (символ) камиллеккә таба үсешнең һәм яктыртылуның символы булып тора һәм тамыры пычракта булып, өсте буада, әмма суның өстендә Кояш яктылыгында матур чәчәк итеп үсә.[4]

Позиция борынгы, бу, мәсьәлән, 8-енче гасыр "Патанджалайогашастравиварана"да искә алынган беренче асаналарның берсе.[5] Лотос чәчәгендә лотос позициясендә утыручы фигура якынча безнең эраның 380-енче 415-енче елларда хөкем сөргән Чандрагупта II динар тәңкәләрендә күрсәтелгән.[6] Позиция (асана) турында сөйләүче беренче тантрик текст, 6-ынчы-10-ынчы гасыр Нисваттвасамхита Найясутра (4.11-17, 4.104-106), медитацияләүчегә һәм "мантраларны кулланучыга" охшаш позициядә утырырга дип күрсәтмә бирә.[7] 15-енче гасыр Хатха Йога Прадипикада расланганча поза бөтен авыруларны бетерә һәм Нади каналлары аша сулышны тоткарлаган Йогин мокшага ирешә дип әйтелә.[8]

Кытай Буддачыгында һәм Тибет Буддачылыгында, лотос позициясе шулай ук "Ваджра позициясе" дип атала (Skt. vajrāsana, Ch. 金剛座 jīngāngzuò).[9][10]

Позиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идәндә аякларны кисештереп утырган килеш Сукхасанадан бер аяк капма-каршы бот өстенә куела һәм аның табаны өскә карый торган һәм үкчә эч янында була. Башка аяк шуннан сож каршы ботка мөмкин кадәр симметрик итеп куела.[2]

Позиция "бик ачык ботлар"ны таләп итә.[11] Ул юрганда мендәр яки юрган кебек тотып торучы әйберне кулланып модификацияләнергә мөмкин; алгы очында утырган килеш, оча алга иелгән.[12][13]

Юрамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярым лотоста, अर्ध पद्मासन (Ардха Падмасана), бер аяк бөгелгән һәм җирдә ял иткән килеш, башка аяк бөгелгән һәм табан лотос позициясендә. Ул тулы лотостан җиңелрәк медитация позициясе.[14]

Бөгелгән лотоста, बद्ध पद्मासन (Baddha Padmasana), практикалаучы тулы лотоста утыра һәм һәр кул арка тирәли каршы табанны тотар өчен сузыла.[15]

Физик берлек позасы, यओगमुद्रासन​ (Йогамудрасана) өчен, практикалаучы алга тулы лотоста иелә һәм маңгайны идәнгә мөмкин кадәр якын китерә.[16] Бу поза асана булып та, мудра булып та тора; җиңелрәк юрамалар Ардһа Падмасанадан яки Сукхасанадан башлана.[17]

Башка асаналарда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Падма Ширшасана, лотос башта торышы, лотоста бер яки ике аяк белән башка асаналарның берничә катлаулырак юрамаларның берсе.[18]

Башка берничә асаналарның юрамалары, мәсьәлән, Ширсасана (башта торучы Йога), Сарвангасана (җилкәләрдә торыш), Симхасана (арслан позиция), Матсьясана (балык позициясе), һәм Горакшасана (көтүче позасы)нда аяклар лотос позициясендә.[18]

Ватаянасанада (ат позициясе)ндә һәм Ардһа Матсьендрасананың (Балыклар Ходаеның ярым позициясе) катлаулырак формаларда бер аяк ярым лотоста.[19]

Тәэсире[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б.К.С. Айенгар билгеләп үткәнчә идәндә утырырга күнекмәгән кешеләр башта тезләрендә "каты" авырту сизәчәкләр, әмма практика белән бу бетә, һәм позиция релаксацияләүче, ял итү өчен дә, уяу да, шулай итеп пранаяма өчен бик яхшы булып тора.[20]

Расламалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер Йога мәктәпләренең егерменче гасыр яклаучылары, мәсьәлән Айенгар, Йоганың аерым органнарына йогынтысы турында расламалар китергән, әмма шәһадәтләр китермәгән.[21][22] Айенгар раслаганча Падмасана бил төбәгендә кан циркуляциясен яхшырта, сырт һәм эчтәге органнарны тонуста тота.[23]

Саклык чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лотос позициясе еш очракларда җәрәхәт китерә торган Йога позицияләрнең берсе.[24][25] Аякларны көчләп лотос позициясенә китерү медиаль мениск кимерчәге кысылып һәм җәрәхәтләнеп тез җәрәхәтенә китерергә мөмкин; бу авырттыра һәм дәваларга озак була. Бот буыннары тышка таба җиңел борылырга тиеш, якынча 115 градуска, шулай итеп тулы лотос рөхсәт ителә. Моңа ирешә алмаган өйрәнчекләр аяк буыннарын тышка таба борып компенсацияли алалар, бу җәрәхәткә китерә ала. Җәрәхәт куркынычы азрак булган альтернативаларга Баддһа Конасана (башмакчы позасы) булырга мөмкин, шул ук вакытта тезләр аска этелергә тиеш түгел. Ботлар әйләндерелә ала, моның өчен куллар басымы яки каеш кулланыла.[26]

Иконография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буддачылыкта, нигезләүче Сиддхарта Гаутаманың потлары еш аны утырган лотос позициясендә һәм тәхет итеп лотос чәчәге позициясендә сурәтлиләр.[27][28]

Һинд динендә, потларда Илаһлар, бигрәк тә, Шива Падма-асанада медитацияләгән килеш сурәтләнә.[29]

Җәйничелектә, a Тиртханкара еш Лотос позициясендә утырган килеш итеп күрсәтелә.[30]

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Томас Твид 2008 елда язганча "Буддачылыкның күп булган сурәтләр булып бердәнбер медитацияләүче булган, аның күзләре ярым йомык, ул лотос позициясендә утыра."[31]

Айан Флемингның 1964 романында You Only Live Twice атышлы-чабышлы фильм каһарманы Джеймс Бонд Япониягә килә, анда ул "тырышып лотос позициясендә утырган".[32] Тәнкыйтьче Лиза М. Дрезднер билгеләгәнчә Флемингның үз позага кереп тырышуны күрсәтә.[33]

BBC журналисты Меган Лэйн 2003 елда комментарийда язганча Күнегү буларак Йога мэйнстрим булып киткән урында, лотос позициясе (мәсьәлән, Врикшаасана - агач позициясе) рекламаучылар тарафыннан "төрле товарларны һәм хезмәтләрне" сату өчен кулланылган булган."[34] Ул билгеләгәнчә "сәламәт яшәү"[34] товарлары, мәсьәлән, витаминнар, фитнес клублары, су фильтры һәм пробиотик йогуртлар, шуңа карамаган әйберләр, мәсьәлән, машиналар, һава сызыклары, финанс хезмәтләре һәм "хәтта сыра"[34] Йога сурәтләрен яхшы яшәүнең юлламасы итеп кулланганнар.[34] Мәсьәлән, Польшаның Obory Dairy ширкәте үзенең реклама агентлыгына "Jogi" йогуртын эксклюзив һәм позитив имидж белән булдырырга кушкан. The Агентлык таң атканда лотос позициясендә медитацияләгән ике яшь кызның фотосы белән җавап биргән һәм лозунг "Көнеңне Jogi белән башла" булган, брендның исеме Лях телендә "Йога" мәгънәсенә ия.[35]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Budilovsky, Joan; Adamson, Eve (2000). The complete idiot's guide to yoga (2 ed.). Penguin. p. 204. ISBN 978-0-02-863970-3. https://books.google.com/books?id=b5pE8-Oyly0C. Retrieved 11 April 2011. 
  2. 2,0 2,1 Iyengar, 1991
  3. Zimmer, Heinrich Robert (2015). Myths and Symbols in Indian Art and Civilization. Princeton University Press. p. 100. ISBN 978-1-4008-6684-7. https://books.google.com/books?id=5IYVBgAAQBAJ. 
  4. Temple, 2007, Chapter 1, The Symbolism of the Lotus Flower бит.
  5. Mallinson, Singleton, 97 бит.
  6. Los Angeles County Museum of Art; Pal, Pratapaditya (1986). Indian Sculpture: Circa 500 B.C.-A.D. 700. University of California Press. p. 110. ISBN 978-0-520-05991-7. https://books.google.com/books?id=clUmKaWRFTkC&pg=PA110. "Reverse: Goddess, nimbate, sitting en face on lotus with legs folded in lotus position. Diadem or noose in right hand, lotus flower turned towards her in left. .. Legend: Śrī-vikramaḥ (the courageous one)." 
  7. Mallinson, Singleton, 99-100 битләр.
  8. Mallinson, Singleton, 111 бит.
  9. Hua, Hsuan (2004). The Chan handbook: talks about meditation. Buddhist Text Translation Society. p. 34. ISBN 0-88139-951-5. http://www.longbeachmonastery.org/the_chan_handbook.pdf. Retrieved 17 December 2018. 
  10. Rinpoche, Patrul; Padmakara Translation Group (trans.) (1998). Words of My Perfect Teacher: A Complete Translation of a Classic Introduction to Tibetan Buddhism (Revised ed.). AltaMira Press. p. 440. 
  11. Powers, Sarah (2008). Insight Yoga. Shambhala. p. 181. ISBN 978-1-59030-598-0. OCLC 216937520 . 
  12. Mehta, Silva; Mehta, Mira; Mehta, Shyam (1990). Yoga: The Iyengar Way. Dorling Kindersley. p. 54. ISBN 978-0863184208. 
  13. Pynt, Jenny; Higgs, Joy (2010). A History of Seating, 3000 BC to 2000 AD: Function Versus Aesthetics. Cambria Press. p. 101, note 18. ISBN 978-1-60497-718-9. https://books.google.com/books?id=2KFPUOLQc2oC&pg=PA101. 
  14. Swami Satyananda Saraswati (1996). Asana Pranayama Mudra Bandha. Munger, Bihar, India: Yoga Publications Trust. p. 97. ISBN 978-81-86336-14-4. http://www.znakovi-vremena.net/en/Swami-Satyananda-Saraswati---Asana-Pranayama-Mudra-Bandha.pdf.  архив күчермәсе (PDF), Archived from the original on 2015-08-07, retrieved 2019-11-14 
  15. Sjoman, Norman E. (1999) [1996]. The Yoga Tradition of the Mysore Palace (2nd ed.). Abhinav Publications. p. Plate 6. ISBN 81-7017-389-2. https://books.google.com/books?vid=ISBN8170173892. 
  16. Saraswati, 2004, 182-183 битләр.
  17. Vishnudevananda (1988). The Complete Illustrated Book of Yoga. New York: Crown Trade Paperbacks. pp. plates 128–129. ISBN 978-0-517-88431-7. OCLC 32442598 . 
  18. 18,0 18,1 Iyengar, 1991, 204-206, 230-237, 137-139, 142-143 битләр.
  19. Iyengar, 1991, 98-99, 270-276 битләр.
  20. Iyengar, 1991, 131 бит.
  21. Newcombe, 2019, 203-227, Chapter "Yoga as Therapy" битләр.
  22. Jain, 2015, 82–83 битләр.
  23. Iyengar, 1991, 131-132 битләр.
  24. (2013) «Adverse Events Associated with Yoga: A Systematic Review of Published Case Reports and Case Series». PLoS ONE 8 (10): e75515. DOI:10.1371/journal.pone.0075515. ISSN 1932-6203.
  25. (2012) «Yoga in Australia: Results of a national survey». International Journal of Yoga 5 (2): 92. DOI:10.4103/0973-6131.98217. ISSN 0973-6131.
  26. How to Protect the Knees in Lotus and Related Postures. Yoga Journal (5 February 2019).
  27. Lotus-Enthroned Buddha Akshobhya, the Transcendent Buddha,8th–early 9th century. Metropolitan Museum of Art. 2 August 2019 тикшерелгән.
  28. Representation of: Buddha (Śākyamuni/Gotama/Shaka). British Museum. 2 August 2019 тикшерелгән.
  29. Recognizing the Gods. Metropolitan Museum of Art (February 2007).
  30. Zimmer, Heinrich (1953) [April 1952], Campbell, Joseph, ed., Philosophies Of India, London, E.C. 4: Routledge & Kegan Paul, p. 209–10, ISBN 978-81-208-0739-6 
  31. (2008) «Why are Buddhists so nice? Media representations of Buddhism and Islam in the United States since 1945». Material Religion 4 (1): 91–93.
  32. Fleming, Ian (1964). You Only Live Twice. Chapter 1. https://wikilivres.org/wiki/You_Only_Live_Twice. 
  33. Dresner, Lisa M. (2016). «"Barbary Apes Wrecking a Boudoir": Reaffirmations of and Challenges to Western Masculinity in Ian Fleming's Japan Narratives». The Journal of Popular Culture 49 (3): 627–645. DOI:10.1111/jpcu.12422. ISSN 0022-3840.
  34. 34,0 34,1 34,2 34,3 The tyranny of yoga. BBC (9 October 2003).
  35. Lee, Monle; Johnson, Carla (2005). Principles of Advertising: A Global Perspective. Psychology Press. pp. 213–215. ISBN 978-0-7890-2300-1. https://books.google.com/books?id=3TjXcAKGKUIC&pg=PA213. 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Iyengar, B. K. S. (1991) [1966]. Light On Yoga. Unwin Paperbacks. ISBN 978-1855381667.
  • Jain, Andrea (2015). Selling Yoga : from Counterculture to Pop culture. Oxford University Press. ISBN 978-0-19-939024-3. OCLC 878953765.
  • Mallinson, James; Singleton, Mark (2017). Roots of Yoga. Penguin Books. ISBN 978-0-241-25304-5. OCLC 928480104.
  • Newcombe, Suzanne (2019). Yoga in Britain: Stretching Spirituality and Educating Yogis. Bristol, England: Equinox Publishing. ISBN 978-1-78179-661-0.
  • Saraswati, Satyananda (January 2004). A Systematic Course in the Ancient Tantric Techniques of Yoga and Kriya. Nesma Books India. ISBN 978-81-85787-08-4.
  • Temple, Anton (2007). Becoming the lotus: a systematic course of stretching and posture leading to the safe and comfortable adoption of the lotus posture, including a guide to the symbolism and spiritual meaning behind the lotus flower. Merkur. ISBN 978-1-885928-18-4.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]