МС-21

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/МС-21 latin yazuında])
Иркут МС-21
МС-21
Тип пассажир очкычы
Эшкәртүче "Иркут" ширкәте
Эшләп чыгаручы Иркутск авиация заводы
Баш конструктор К. Ф. Попович
Беренче очыш 28.05.2017
Файдалану башы 2018 елда көтелә
Статус эшкәртелә
Төп файдаланучылар әлегә юк
Җитешерү еллары 2017 елда башлануы көтелә
Җитештерелүе
МС-21 очкычының беренче очышы һәм кабинасыннан күренеш

Иркут МС-21 ("21 гасырдагы магистраль очкыч", русча «Магистральный самолёт XXI века») — якын һәм урта магистраль пассажир очкычының Россия проекты.

2016 елның 8 июнендә яңа МС-21 очкычын күрсәтү тантанасы уза.

2017 елның 28 маенда МС-21 беренче 30 минутлык очыш ясый.

2017 елда очкычны серияле җитештерү башланачак.

Иркут МС-21 очкычының төп көндәше - Кытайның COMAC C919 очкычы булыр дип көтелә.

МС-21 очкычының төп үзенчәлеге - вакуум инфузиясе ярдәмендә ясалган композит канаты. Әлеге технология МС-21 канатын җиңелрәк һәм җитештерүдә арзанрак булдыра, шуңа күрә Аэрбус һәм Боинг очкычларына караганда тизрәк очарга тиеш.

МС-21 очкычы программасы Яковлев конструктор бюросы һәм "Иркут" корпорациясе белән эшкәртелә, 2008 елга кадәр проектта шулай ук "Ильюшин исемендәге авиация комплексы" катнаша.

Баштарак очкычның исеме Як-242 булырга тиеш иде, ләкин соңрак аннан баш тарткан.

МС-21 очкычы өч төрендә булачагы көтелә: МС-21-200 (135-153 урын), МС-21-300 (163-181 урын), МС-21-400.

Очкыч бәясе $72–85 млн. булыр дип көтелә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]