Маралтай Ыбыраев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маралтай Ыбыраев latin yazuında])
Маралтай Ыбыраев

Тугач бирелгән исеме: каз. Маралтай Райымбекұлы Ыбыраев
Туу датасы: 9 июль 1954(1954-07-09) (69 яшь)
Туу урыны: СССР, Казакъстан ССР, Җамбыл өлкәсе , Сарысу районы[d], Игелек
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Казакъстан Казакъстан
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Иҗат итү еллары: 1987 ― х. в.
Жанр: поэзия, публицистика
Иҗат итү теле: казакъ
Дебют: «Ай-нұр» (1996)
Премияләр: Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе
Казакъстан ССР Ленин комсомолы премиясе
Казакъстанның «Дарын» дәүләт яшьләр премиясе
«Алаш» халыкара әдәби премиясе

Маралтай Ыбыраев, Маралтай Раймбәк улы Ыбыраев (каз. Маралтай Райымбекұлы Ыбыраев, 1969 елның 29 апреле, СССР, Казакъстан ССР, Җамбыл өлкәсе, Сарысу районы, Игелек) ― казакъ шагыйре, журналист. Казакъстан Язучылар берлеге әгъзасы, Казакъстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары. Казакъстан ССР Ленин комсомолы (1981) һәм Казакъстанның «Дарын» дәүләт яшьләр (2000), «Алаш» халыкара әдәби премияләре лауреаты. Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 29 апрелендә (вариант: 1 маенда[1]) Казакъстан ССР Җамбыл өлкәсе Сарысу районы Игелек авылында туган [2]. Җамбыл дәүләт педагогика университетын[d] (Җамбыл өлкәсе Тараз шәһәре) [3], 2010 елда Әхмәт Ясәви исемендәге университетны[d] (Көньяк Казакъстан (2018 елдан Төркестан) өлкәсе үзәге Төркестан шәһәрендә)[4] тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп кенә республика басмаларында җаваплы вазыйфалар биләгән.

Казакъстан Язучылар берлегенең Әдәбиятчылар йорты директоры,

2002 елдан «Қазақ әдебиеті»[d] газетасында «Жас Калам» кушымтасы мөхәррире.

2007―2008 елларда ― «Кентавр» газетасының баш мөхәррире.

2008―2012 елларда ― Казакъстан телерадиокомпанисендә мөхәррир-алып баручы һәм аналитик.

Казакъстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

Казакъстан Республикасы Президенты каршындагы яшьләр сәясәте буенча совет әгъзасы[5].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырьләр яза. Әсәрләре республика басмаларында 1987 елдан бирле басыла. Беренче китабы «Ай-нур» (Ай-нұр, 1996) һәм икенче җыентыгы «Ай» (2000) «Жазушы» нәшриятында басылган. «Тарпаң», «Асау», «Каратау газәлләре», «Нурлы юл – Мәңгелек ил» (Нұрлы жол – Мәңгілік ел) һәм башка китаплар авторы. «Карлыгач» (Қарлығаш), «Куш ишек» (Қос ішек), «Дулкыннан дулкын туа» (Толқыннан толқын туады), «Ике мең еллык дала җыры» (2000 жылдық Дала жыры), «Яшь шагыйрләр антологиясе» (Жас ақындар антологиясы) кебек коллектив җыентыкларга шигырьләре кергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Студентлар язы» фестиваленең төп призеры
  • 1981 ― Казакъстан комсомолы премиясе
  • 2000 ― «Дарын» дәүләт яшьләр премиясе
  • 1997―1999 елларда ― Казакстан Президенты стипендиясе иясе (дүрт мәртәбә)
  • Республиканың берничә җыр бәйгесенең төп призеры
  • Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе
  • 2008 ― «Алаш» халыкара әдәби премиясе ― «Кентавр» шигырьләр җыентыгы (2008) өчен[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Маралтай Райымбекұлы Ыбыраев (1.5.1969 ж.т., Сарысу ауданы, Игілік ауылы. OK.RU
  2. Ыбыраев Маралтай. Әдәби портал
  3. Ыбыраев Маралтай Райымбекұлы. Н.В. Гоголь атындағы Қарағанды облыстық әмбебап ғылыми кітапханасы(казакъ)
  4. Маралтай Ыбыраев. Бер улыңмын, и кадерле Ватаным! «Казан утлары», 2023 ел, № 10, 157-159нчы бит.
  5. Маралтай Райымбекұлы. 2023 елның 27 октябрь көнендә архивланган. Биография
  6. Ыбыраев Маралтай Раимбекулы. ASSEMBLY.KZ

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]