Төркестан өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төркестан өлкәсе latin yazuında])
Төркестан өлкәсе
South Kazakhstan province seal.png
Герб
Башкала Төркистан
Халык исәбе 1 929 000 ±1000 (июнь 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 10 март 1932
Вакыт зонасы UTC+06:00
География
АТБ Казакъстан
Мәйдан 116,902 квадрат километр
Координатлар 43°N 68.5°E Edit this on Wikidata
Почта индексы 160000 Edit this on Wikidata
Телефон коды 725 Edit this on Wikidata
KZ-YUZ Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Жансеит Кансеитович Туймебаев, Дархан Сатыбалды


Төркестан өлкәсе (каз. Түркістан облысы, Türkıstan oblysy, 2018 елга кадәр – Көньяк Казакъстан өлкәсе (каз. Оңтүстік Қазақстан облысы, Oñtüstik Qazaqstan oblısı) – Казакъстанда административ берәмлек (өлкә). Административ үзәге һәм иң эре шәһәре – Төркистан шәһәре. Мәйданы 116 280 кв. км (республика территориясенең 4,3 % ы) тәшкил итә[1]. Иң төньяк һәм көньяк участоклары арасы – турыдан 506 км. Климаты кискен континенталь. Төньякта Олытау, көнчыгышта Җамбыл, көнбатышта Кызылурда өлкәләре, көньякта Үзбәкстан Республикасы белән чиктәш.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә 1936 елда Көньяк Казак өлкәсе исеме белән нигезләнгән, 1936 елда Көньяк Казакъстан өлкәсе итеп үзгәртелгән. 1962 елның 3 маеннан 1992 елның 6 июленә кадәр Чимкәнт өлкәсе дип аталган, 1992 елда өлкәгә Көньяк Казакъстан исемен кире кайтаралар. 2018 елның 19 июнендә Казакъстан Республикасы Президенты Указы белән Көньяк Казакъстан өлкәсе Төркестан өлкәсе итеп үзгәртелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырда Көньяк Казакъстан өлкәсе территориясендә Урта Җүз кабиләләре: коңыратлар (коктинулы, котенши), найманнар (баганалы), Олы Җүз кабиләләре: шанышкылы, дулатлар (сикым, жаныс, шымыр), ошактылар, сиргеле, ыстылар яшәгән[2].

Өлкә 1932 елның 10 мартында күбесенчә элеккеге Сырдәрья округы (1928-1930) районнарыннан Казак АССР составында оештырыла (Казак АССР үзе Россия СФСР өлеше була) һәм Көньяк Казак өлкәсе дип, ләкин җирле партия-совет органнары документларында Көньяк Казакстан өлкәсе дип атала[3]. 1936 елның февралендә Казак АССР исемен Казакъ АССР итеп үзгәртүгә бәйле рәвештә, өлкә исеме Көньяк Казакъстан өлкәсе (каз. Оңтүстік Қазақстан облысы) исеменә үзгәртелә. 1936 елның 5 декабрендә Көньяк Казакъстан өлкәсе яңа төзелгән Казакъ ССР составына керә, Казакъ ССР Россия СФСР составыннан чыгарыла. 1938 елда Көньяк Казакъстан өлкәсе территориясенең бер өлеше яңа оештырылган Кызылурда өлкәсенә бирелә.

2018 елның 19 июнендә Казакъстан Республикасы Президенты Указы белән Көньяк Казакъстан өлкәсе Төркестан өлкәсе итеп үзгәртелә, аның административ үзәге Шымкенттан Төркистан шәһәренә күчерелә; Шымкент Көньяк Казакъстан өлкәсе составыннан чыгарылып, республика буйсынуындагы шәһәр статусы ала[4].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркестан өлкәсе Казакъстанның көньягында, Туран түбәнлегенең көнчыгыш өлеше һәм Тянь-Шань тауларының көнбатыш итәге чикләрендә урнашкан. Территориянең күп өлеше тигезлектән тора, анда Кызылком чүле, Чардара даласы (көньяк-көнбатышта, Сырдәрьяның сул яры буенча) һәм Мойынком чүле (төньякта, Шу елгасының сулъяк яр буйлап) урнашкан. Өлкәнең төньяк өлешен Бетпак-Дала чүле, иң көньяк өлешен — Ач дала (Мырзачүл) алып тора. Өлкәнең үзәген Каратау тау сырты (Бессаз тавы 2176 м, озынлыгы 500 км), көньяк- көнчыгышта — Талас Алатавының көнбатыш чиге, Каржантау (биеклеге 2823 м га кадәр) һәм Угам (иң югары ноктасы — Сайрам пик-4299 м) тау сыртлары били.

Иң эре елгалары — Сырдәрья (Арыс, Ахангаран, Гавасай, Исфайрамсай, Исфара, Карадәрья, Караүзәк, Касансай, Келес, Нарын, Сох, Хуҗабакирган, Чадак, Чырчык, Шаһимәрдан кушылдыклары белән) өлкәнең территориясен төньяктан төньяк-көнбатышка таба кисеп үтә һәм төньякта Чу елгасы (түбән агымы).

Өлкә кискен континенталь климат зонасында урнашкан. Уңдырышлы туфрак, кояш нурларыныж күп булуы, киң көтүлекләр бу өлкәдә авыл хуҗалыгының төрле тармакларын, беренче чиратта сугарулы игенчелек һәм көтүле сарыкчылыкны үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Мамык, дөге, шулай ук бакчалар һәм йөзем бакчалары зур уңыш бирә.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркестан өлкәсенең административ бүленеше (2018 ел)

Өлкә составына 14 район һәм 3 өлкә карамагындагы шәһәр керә:

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркестан өлкәсе Казакъстанда иң күп халык яшәгән өлкә санала. Шул ук вакытта Шымкент шәһәре, өлкә составыннан чыгып, республиканың аерым территориаль-административ берәмлегенә әверелгәч, Көньяк Казакъстан (хәзерге Төркестан) өлкәсенең халык саны якынча 1 миллион кешегә кимегән, 2018 елның 1 июненә 1 955 219 кеше[7] (Казакъстан статистика комитеты мәгълүматлары буенча, 2018 елның 1 маена, ягъни өлкә составыннан Шымкент чыкканчы, 2,95 миллион) тәшкил итә[8]. Шулай итеп, 2018 елдан 2022 елга кадәр Төркестан өлкәсе халык саны буенча Алматы өлкәсеннән калыша. Алматы өлкәсеннән 2022 елда Җидесу өлкәсе аерылганнан соң, халык саны буенча лидерлык Төркестан өлкәсенә кайта. 2022 елда өлкәдә 2 075 132 кеше яшәгән.

Көньяк Казакъстан халкы, казакълар саны артуына карамастан (1990-еллар башыннан бирле алар күбәя бара һәм хәзерге вакытта өлкә халык санында казакъларның өлеше якынча 72% тәшкил итә), милләтләр һәм телләр төрлелеге белән аерылып тора. Өлкәдә үзбәкләр (бөтен халыкның 18% ы тирәсе), руслар (нигездә, шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә яшиләр, аларның өлеше соңгы 20 елда 1980 елдагы 15% тан бүгенге 2% ка кадәр кимегән), әзербайҗаннар, таҗиклар, татарлар, төрекләр, кореялеләр, көрдләр, уйгырлар яши.

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә буенча
Өлкә халкының этник составы
1989-2009 еллардагы халык санын алу нәтиҗәләре һәм 2019 елга бәяләмә буенча:
1989[9]
кеше.
% 1999[10]
кеше.
% 2009[11]
кеше.
% 2019
кеше.
%
барлыгы 1823528 100,00 % 1978339 100,00 % 2469357 100,00 % 1983967 100,00 %
Казакълар 1017470 55,80% 1340889 67,78% 1785992 72,33% 1508219 76,02%
Үзбәкләр 285042 15,63% 332202 16,79% 401630 16,26% 336645 16,97%
Руслар 278473 15,27% 162098 8,19% 136538 5,53% 35523 1,79%
Таҗиклар 19593 1,07% 21370 1,08% 29742 1,20% 36831 1,86%
Азәрбайҗаннар 27049 1,48% 24732 1,25% 28956 1,17% 18539 0,93%
Төрекләр 11051 0,61% 18665 0,94% 20995 0,85% 16438 0,83%
Татарлар 34615 1,90% 23672 1,20% 19119 0,77% 7892 0,40%
Көрдләр 6306 0,35% 6661 0,34% 8399 0,34% 6706 0,34%
Кореялеләр 11430 0,63% 9780 0,49% 9254 0,37% 2138 0,11%
Фарсылар 2511 0,14% 2312 0,12% 4149 0,17% 3677 0,19%
Украиннар 33033 1,81% 13039 0,66% 5788 0,23% 904 0,05%
Уйгырлар 3752 0,21% 3258 0,16% 3485 0,14% 2326 0,12%
Алманнар 44526 2,44% 5261 0,27% 2007 0,08% 1296 0,07%
Кыргызлар 1435 0,08% 985 0,05% 2523 0,10% 1622 0,08%
Чеченнар 3573 0,20% 2260 0,11% 2465 0,10% 994 0,05%
Греклар 20856 1,14% 1685 0,09% 1036 0,04% 397 0,02%
Башкортлар 2401 0,13% 1211 0,06% 869 0,04% 354 0,02%
Төрекмәннәр 553 0,03% 454 0,02% 862 0,03%
башкалар 19859 1,09% 7805 0,39% 5548 0,22% 3466 0,17%

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәдә полиметалл рудалары ятмалары бар (Кәнтау шәһәре тирәсендә Каратау тау сыртының көньяк-көнбатыш итәгендә, Ачисай, Байжансай, Миргалимсай ятмалары һ. б.). Каратау тау сыртында тимер рудасы чыганаклары кызыксыну уята. Өлкәдә төзелеш материаллары җитештерү өчен минераль чимал ресурслары бар (известьташ, гипсум, кварц комы, утка чыдам керамик һәм бентонит балчыклар, минераль буяулар, һөнәрчелек ташлары).

2010 елның декабрендә көнбатыш Казакъстан ятмаларыннан газ ташып, республиканың көньягын үз табигый газы белән тәэмин итү өчен, шулай ук Казакъстаннан Кытайга газ экспортын тәэмин итү өчен билгеләнгән БейнеуБозой — Шымкент газүткәргече төзелә башлаган. Газүткәргечнең озынлыгы 1,5 мең километрга якын, төзелешнең якынча бәясе - 3,6 миллиард доллар, хезмәт итү вакыты — 30 ел. Яңа газүткәргеч сафка бастырылгач, Кызылурда өлкәсе буенча газ бирү күләме биш тапкырга, Көньяк Казакъстан, Җамбыл һәм Алматы өлкәләре буенча 3-4 тапкырга арта. 2015 елның ноябрендә газүткәргеч срогыннан алда файдалануга тапшырылган[12].

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркестан өлкәсендә 679 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе бар (шулардан: 389 китапханә, 251 клуб, 24 музей, 3 профессиональ театр, 6 парк, 2 үзәк, өлкә филармониясе, сәнгать галереясе, «Оңтүстікфильм» оешмасы, «Төркістан сарайы» концерт оешмасы).

Төркистан шәһәрен төрки дөньяның рухи үзәгенә әверелдерү максатыннан, шәһәрдә төзелеш эшләре интенсив рәвештә алып барыла һәм «Амфитеатр», «Визит үзәк», «Конгресс холл», драма театры, өлкә фәнни-универсаль китапханәсе, «Ясауи» музее, «Ұлы Дала елі» үзәге, «Жібек жолы» паркы, «Беренче Президент» паркы төзелә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постановление Правительства Республики Казахстан от 17 июля 2018 года № 431 «Об установлении границы Туркестанской области». 2022-04-25 тикшерелгән.
  2. Востров В. В. Муканов М. С. Родоплеменной состав и расселение казахов [Текст]: (конец XIX — начало XX).- Алма-Ата «Издательство „Наука“ Казахской ССР», 1968.- 255 с.
  3. Оңтүстік Қазақстан облыстық Ж. Шанин атындағы Академиялық қазақ драма театры | Театр туралы. әлеге чыганактан 2019-03-27 архивланды. 2018-06-29 тикшерелгән.
  4. Публичное подписание Указа «О некоторых вопросах административно-территориального устройства Республики Казахстан». әлеге чыганактан 2018-06-20 архивланды. 2018-06-20 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Указ Президента Республики Казахстан «Об изменениях в административно-территориальном устройстве Южно-Казахстанской области» от 5 июня 2018 года № 698. 2022-04-25 тикшерелгән.
  6. Указ Президента Республики Казахстан «Об изменениях в административно-территориальном устройстве Туркестанской области» от 15 марта 2021 года № 534. 2022-04-25 тикшерелгән.
  7. Об изменении численности населения Республики Казахстан с начала 2018 года до 1 июня 2018 года. 2022-04-25 тикшерелгән.
  8. Об изменении численности населения Южно-Казахстанской области в разрезе городов и районов с начала 2018 года до 1 мая 2018 года. 2022-04-25 тикшерелгән.
  9. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР. 2022-04-25 тикшерелгән.
  10. Перепись населения 1999 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана. 2022-04-25 тикшерелгән.
  11. Перепись населения 2009 года. Национальный состав населения по регионам Казахстана. 2022-04-25 тикшерелгән.
  12. В Казахстане запустили новый газопровод исторического значения Бейнеу — Бозой — Шымкент. әлеге чыганактан 2018-10-29 архивланды. 2018-06-20 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]