Кызылурда өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызылурда өлкәсе latin yazuında])
Кызылурда өлкәсе
Kyzylorda province seal.svg
Герб
Башкала Кызылурда
Халык исәбе 727 990 Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 15 гыйнвар 1938
Вакыт зонасы UTC+06:00, UTC+05:00
География
АТБ Казакъстан
Мәйдан 226,019 км²
Координатлар 45°N 64°E Edit this on Wikidata
Почта индексы 120000 Edit this on Wikidata
KZ-KZY Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Кушербаев, Крымбек Елеуович, Абдыкаликова, Гульшара Наушаевна


Кызылурда өлкәсе (каз. Қызылорда облысы, Qyzylorda oblysy) ― Казакъстанның көньягында урнашкан административ берәмлек (өлкә). 1936 елның 15 гыйнварында Көньяк Казакъстан (хәзерге Төркестан) өлкәсенең бер өлешеннән оештырылган. Административ үзәге һәм иң эре шәһәре ― Кызылурда (элекке Перовск яки Акмәчет) шәһәре. Үзәктә 212 мең кеше яши (2018). Кызылурда 1925 елда Казакъ АССР башкаласы булган, 1927 елда башкала Алматыга күчерелгән [1].

1967 елда өлкә Ленин ордены белән бүләкләнгән[2].

Мәйданы 226 мең кв. км (республика территориясенең 8,3 % ы) тәшкил итә. Халык саны – 783 099 кеше, уртача халык тыгызлыгы – 1 кв. км. га 3,4 кеше (2018) [3]. Кызылурда өлкәсе – Арал диңгезеннән көнчыгышка таба, Сырдәрья елгасының түбән агымында һәм Туран түбәнлегендә урнашкан. Казакъстан Республикасының берничә өлкәсе, шул исәптән Төркестан өлкәсе белән көнчыгышта һәм көньяк–көнчыгышта, төньякта – Олытау өлкәсе белән, төньяк-көнбатышта Актүбә өлкәсе белән һәм көньяк-көнбатышта Каракалпакстан Республикасы белән, көньякта Үзбәкстанның Навои өлкәсе белән чиктәш. Җирләренең күләме буенча республикада 4нче урынны алып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырда Кызылурда өлкәсе территориясендә Кече Җүз кабиләләре: алшыннар (алимулы, байулы, жетыру), Урта Җүз кабиләләре: кыпшаклар (кулан-кыпшак), коңгыратлар (коктинулы, котенши), найманнар (баганалы) яшәгән[4].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызылурда өлкәсе Казакъстанның көньягында, Арал диңгезеннән көнчыгышка таба, Сырдәрья елгасының түбән агымында, Туран түбәнлеге (биеклеге 50-100 м) чикләрендә урнашкан. Климат кискен континенталь һәм бик коры, җәй көне эссе һәм коры, кыска һәм карлы кыш көне чагыштырмача җылы. Июльнең уртача температурасы төньяк-көнбатышта 25,9 °C, көньяк-көнчыгышта 28,2 °C, гыйнварда — 9,8 °C һәм — 3,5 °C. Төньяк-көнбатышта Арал диңгезе ярында явым-төшем күләме якынча 100 мм (Казакъстанда иң азы), көньяк-көнчыгышта Каратау итәгендә 175 мм га кадәр.

Кызылурда өлкәсенә Арал диңгезенең төньяк-көнчыгыш яртысы керә. Бердәнбер зур елга — нык бормалы үзәнле, күп кушылдыклы һәм ерымлы, мул сулы дельталы Сырдәрья елгасы, ул өлкәнең үзәк өлеше аша көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба якынча 1 мең км юл уза. Елга ярлары буенда ташулардан саклану өчен дамбалар төзелгән; 1956 елда Сырдәрья елгасында Кызылурда буасы төзелә; 1958 елда басуларны сугару һәм көтүлекләрне сулы итү өчен Жанадәрья елгасының су юлы буенча елга сулары җибәрелә.

Җәй көне еш кына кибә торган тозлы күлләр күп (Жаксыкылыш, Камыслыбас, Арыс һ.б.), Купек һәм Терескен күлләрендә дәвалау сазы бар. Төньяк-көнчыгышта Кызылурда өлкәсенә Сарысу елгасының түбәнге өлеше керә.

Өлкә территориясенең зур өлеше бернинди дә диярлек үсемлекләр үсми торган комлыклар белән капланган. Комлыклар арасындагы түбәнлекләрдә үсемлекләрдән дөя сеңере, җузгун, актамыр очрый. Комлыклар ак саксаул, тамариск, терискен, биюргун, әрем белән ныгытылган. Сырдәрья елгасының тугайлары тозлы туфраклы, анда урман һәм куаклыкларда таллар, елга яры буйлап камыш үсә. Чүлдә ерткыч җәнлекләр (дала төлкесе-корсак, бүре һ. б.), тояклы хаваннар (сайгак), кимерүчеләр, кайбер кошлар, Сырдәрья дельтасында ондатра очрый.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәнең административ картасы

Өлкә территориясендә 7 район, 1 өлкә буйсынуындагы шәһәр (Кызылурда), шулай ук 1 республика буйсынуындагы Байконур шәһәре урнашкан.

Кармакшы районы территориясе белән әйләндереп алынган Байконур шәһәре Кызылурда өлкәсе составына керми һәм республика буйсынуындагы шәһәр булып тора. Байконур территориясен Россия Федерациясе Казакъстаннан озак вакытлы арендага алган. Шәһәр территориясендә Россия законнары гамәлдә, Россия валютасы рубль кулланышта.

Россия Федерациясе арендалаган җирләрне кертмичә, өлкәнең гомуми территориясе (Казакъстан Республикасы Төбәк үсеше министрлыгының Җир ресурслары белән идарә итү комитеты мәгълүматлары буенча) 240 414 кв. км. тәшкил итә[5].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихи сәбәпләр аркасында, Кызылурда өлкәсендәге русларның саны Казакъстанның барлык өлкәләре арасында иң азы, ә казакълар саны – иң зурысы. Байконур космодромы төзелгәнче, бу өлкә рус телендә сөйләшүче халыкның компакт яшәү урыны булмаган бердәнбер урын булган.

2021 елда өлкәдә 814 461 кеше яшәгән.

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкә буенча
Өлкә халкының этник составы
1989—2009 еллар халык исәбен алу нәтиҗәләре һәм 2019 елга бәяләмә буенча:
1989,
кеше.
% 1999 ,
кеше.
% 2009 ,
кеше.
% 2019,

кеше.[6]

%
барлыгы 574464 100,00% 596215 100,00% 678794 100,00% 794334 100,00%
Казакълар 504126 87,76% 561630 94,20% 646645 95,26% 764602 96,26%
Руслар 37960 6,61% 17155 2,88% 16146 2,38% 14628 1,84%
Кореялеләр 12047 2,10% 8982 1,51% 8190 1,21% 7428 0,94%
Төрекләр 821 0,14% 284 0,05% 1473 0,22% 1653 0,21%
Татарлар 4538 0,79% 2309 0,39% 1789 0,26% 1549 0,20%
Үзбәкләр 1752 0,30% 1051 0,18% 1302 0,19% 1540 0,19%
Чеченнар 1475 0,26% 742 0,12% 814 0,12% 796 0,10%
Украиннар 3139 0,55% 844 0,14% 430 0,06% 261 0,03%
Азәрбайҗаннар 262 0,05% 187 0,03% 232 0,03% 255 0,03%
Кыргызлар 115 0,02% 83 0,01% 156 0,02% 234 0,03%
Башкортлар 524 0,09% 204 0,03% 191 0,03% 168 0,02%
Уйгырлар 91 0,02% 121 0,02% 136 0,02% 156 0,02%
Алманнар 1960 0,34% 376 0,06% 177 0,03% 140 0,02%
Греклар 819 0,14% 207 0,03% 137 0,02% 122 0,02%
Молдаваннар 522 0,09% 189 0,03% 136 0,02% 91 0,01%
башкалар 4313 0,75% 1851 0,31% 840 0,12% 550 0,07%

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

E004 Аурупа маршруты — Кызылкум чүле аша уза торган трасса, Кызылурда һәм Учкудук, Зәрәфшан, Газлы шәһәрләрен тоташтыра, алга таба — Төрекмәнстан аша Иранга чыга.

Өлкәдә Дощан нефть яткылыгы бар.

Шиели районында 2009 елның апрелендә Казакъстан-Кытай уртак компаниясе «Иркүл» уран яткылыгын эшкәртә башлый[7].

Арал районында зур күләмдә балык тоту һәм балык эшкәртү сәнәгате яңара, нефть һәм газ ятмаларын эзләү эшләре алып барыла[8][9].

2010 елның декабрендә көнбатыш Казакъстан ятмаларыннан газ ташып, республиканың көньягын үз табигый газы белән тәэмин итү өчен, шулай ук Казакъстаннан Кытайга газ экспортын тәэмин итү өчен билгеләнгән БейнеуБозойШымкент газүткәргече төзелә башлаган. Газүткәргечнең озынлыгы 1,5 мең километрга якын, төзелешнең якынча бәясе - 3,6 миллиард доллар, хезмәт итү вакыты — 30 ел. Яңа газүткәргеч сафка бастырылгач, Кызылурда өлкәсе буенча газ бирү күләме биш тапкырга, Төркестан, Җамбыл һәм Алматы өлкәләре буенча 3-4 тапкырга арта. 2015 елның ноябрендә газүткәргеч срогыннан алда файдалануга тапшырылган[10].

2009 елдан өлкә территориясендә «Көнбатыш Аурупа — Көнбатыш Кытай» автобаны төзелеше бара. Юлның гомуми озынлыгы 8445 км тәшкил итә, шуларның 2787 км ы – Казакъстан территориясе буенча, шуның өчтән бере (811 км) Кызылурда өлкәсе буенча уза[11][12].

Энергетика өлкәсендә дүрт җылылык электр станциясе гамәлдә — Кызылурда ТЭЦ-6, Кызылурда ГТЭСы, Байконур ТЭЦы һәм Акшабулак ГТЭСы.

Азык-төлек сәнәгате өлкәсендә «Аралтоз», «Аралбалык» компанияләре эшли.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәдә 410 дәүләт мәдәният оешмасы һәм архивы эшли, шул исәптән 171 мәдәният йорты һәм клуб, 209 китапханә, 14 музей, 11 архив, Н. Бекежанов исемендәге өлкә казакъ академия музыка-драма театры, өлкә филармониясе, халык иҗатын үстерү буенча өлкә үзәге, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча дәүләт учреждениесе, шәһәр мәдәният һәм ял паркы[13]. 2018 елда Коркыт ата мирасы ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә һәм дөнья шедеврлары исемлегенә кертелә [13].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Қазақстан табиғаты:Энциклопедия / Бас ред. Б.Ө.Жақып. - Алматы:" Қазақ энциклопедиясы" ЖШС, 2011. Т.З. - 304 бет. ISBN 9965-893-64-0 (Т.З.), ISBN 9965-893-19-5
  2. Кызылординская область (2013-09-21). әлеге чыганактан 2018-03-12 архивланды. 2018-03-12 тикшерелгән.
  3. 2018 жылдың 1 қаңтарға Қазақстан Республикасы халқының облыстар, қалалар және аудандар бойынша саны
  4. Востров В. В. Муканов М. С. Родоплеменной состав и расселение казахов [Текст]: (конец XIX — начало XX).- Алма-Ата «Издательство „Наука“ Казахской ССР», 1968.- 255 с.
  5. Характеристика земельного фонда Республики Казахстан. әлеге чыганактан 2014-10-18 архивланды. 2014-10-31 тикшерелгән.
  6. Численность населения Кызылординской области по отдельным этносам на начало 2019 года.
  7. В Кызылординской области открыт новый урановый рудник «Ирколь».
  8. Большие перспективы Приаралья. әлеге чыганактан 2007-09-27 архивланды. 2007-04-25 тикшерелгән.
  9. Возрожденный Арал-2006. әлеге чыганактан 2008-10-11 архивланды. 2007-04-25 тикшерелгән.
  10. В Казахстане запустили новый газопровод исторического значения Бейнеу — Бозой — Шымкент. [1]]/view/143685-V-Kazahstane-zapustili-novyj-gazoprovod-istoricheskogo-znacheniya-Beyneu-Bozoy-Shimkent әлеге чыганактан] 2018-10-29 архивланды. 2018-06-20 тикшерелгән.
  11. ЗАПАДНАЯ ЕВРОПА И ЗАПАДНЫЙ КИТАЙ ВСТРЕЧАЮТСЯ НА ЗЕМЛЕ СЫРА.
  12. Всенародная стройка набирает обороты. Завершился пресс-тур по объектам международного транзитного коридора. әлеге чыганактан 2012-07-09 архивланды.
  13. 13,0 13,1 Өңірдің мәдени өмірі.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]