Марат Бәширов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Бәширов latin yazuında])
Марат Бәширов
Луганск Халык Республикасы
Министрлар Советы рәисе
Вазыйфада
2014 елның 3 июле – 20 августы
Аңа кадәр Василий Никитин
Дәвамчысы Игорь Плотницкий
Туган 20 гыйнвар 1964(1964-01-20) (60 яшь)
СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау
Белем Ижевск механика институты

Актер Марат Бәшәров белән бутамагыз

Марат Бәширов, Марат Фоат улы Бәширов (рус. Марат Фаатович Баширов [1]; 1964 елның 20 гыйнвары, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау) ― россияле политтехнолог, Луганск Халык Республикасы Министрлар Советы рәисе (2014). «Халыкара санкция режимнары проблемаларын өйрәнү үзәге» АНО генераль директоры. Популяр politjoystic (Политджойстик) Телеграм-канал авторы (аңа 200 меңнән артык кеше язылган)[2][3]. Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) профессоры, политолог[4].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елның 20 гыйнварында Удмурт АССР башкаласы Ижау шәһәрендә татар гаиләсендә туган.

1986 елда Ижевск механика институтының (1994 елдан М. Т. Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университеты) приборлар төзү факультетын «Радиоэлектрон аппаратураның инженер-конструктор-технологы» белгечлеге буенча тәмамлаган.

2008 елда РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясендә «Россиянең Бердәм Энергетика Системасын реформалау һәм үстерү» программасы буенча укыган.

2012 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының «Дәүләт органнары белән элемтә (GR)» MBA факультетын тәмамлаган[5].

Һөнәри эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елда Ижевск шәһәре Эчке эшләр министрлыгы органнарына хезмәт итәргә җибәрелә.

1991 елдан халык депутатларының Октябрь район Советы депутаты, хокук тәртибе комитеты рәисе, аннары халык депутатларының Октябрь район Советы рәисе урынбасары.

1994 елдан РФ Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Владимир Подопригораның[d] ярдәмчесе була.

1997 елдан «Имидж-контакт 18» компаниясенең генераль директоры булып эшли. Россиядә, Украинада президент сайлауларында, РФ Дәүләт Думасын, Россия төбәкләре губернаторларын сайлауларда катнаша[5]. 2003 елдан 2004 елга кадәр ― Түбән Новгород өлкәсе губернаторы (2001―2005 елларда) Ганнадий Ходыревның[d] җәмәгать элемтәләре идарәсе башлыгы урынбасары, матбугат хезмәте җитәкчесе[6].

2013 елның апреленнән ― Энергия белән тәэмин итүче эш бирүчеләрнең төбәк-ара берләшмәсенең (РАПЭ) Күзәтү советы рәисе[7].

2014 елның февраленнән ― «Бизнес һәм дәүләт элемтәләре буенча белгечләрнең Милли Лигасы» (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлыгы президенты[8].

Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге каршындагы Бәйсез директорларның милли реестры әгъзасы. РФ Төбәк үсеше министрлыгының Иҗтимагый советының ТКХ буенча эшче төркеме әгъзасы. РФ Энергетика министрлыгының конгресслар үткәрү һәм күргәзмә эшчәнлеге буенча комиссиясе әгъзасы. РСПП энергетика комиссиясе әгъзасы[5]. Россия Федерациясе монополиягә каршы федераль хезмәтенең Эксперт советы әгъзасы[9]. «Халыкара санкция режимнары проблемаларын өйрәнү үзәге» АНО генераль директоры.

Ренова[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елның апреленнән Виктор Вексельбергның «Ренова»[d] ЯАҖ генераль директоры киңәшчесе булып эшли. 2005 елның маеннан «Корпоратив үсеш институты» АНО төбәк проектлары дирекциясе җитәкчесе («Ренова» компанияләр төркеме). 2008 елның февраленнән — Комплекслы энергетика системалары (КЭС) ЯАҖ стратегик коммуникацияләр һәм төбәк сәясәте буенча өлкән вице-президенты.

2011 елдан 2013 елга кадәр ― «КЭС» ябык акционерлык җәмгыятенең хакимият органнары һәм стратегик коммуникацияләр белән хезмәттәшлек буенча директоры[10]. 2012 елның июленнән – 5нче Территориаль генерацияләү компаниясе ААҖ Директорлар советы рәисе[11].

Луганск Халык Республикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның 3 июлендә Луганск Халык Республикасы башлыгы Валерий Болотов (1970―2017) Марат Бәшировны ЛХР Министрлар Советы рәисе в.б. итеп билгели. Элек ЛХР премьер-министры булган Василий Никитин Бәшировның беренче урынбасары булып кала[12]. 4 көннән соң Бәширов ЛХР Югары Советы сессиясе тарафыннан вазыйфасына раслана[13].

2014 елның июлендә Бәширов Украинадагы сугыш белән бәйле рәвештә Европа Берлегенең санкцияләр исемлегенә керә[14].

2014 елның 20 августында Валерий Болотовның хакимияттән китүе сәбәпле отставкага чыга.

Аннан соңгы эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Политджойстик» Telegram-каналы авторы[15].

2019 елның февралендә ЭИСИ[d] белән килешү төзегән, аның буенча 2,2 млн. сумга РФ субъектларында иҗтимагый-сәяси эшчәнлекне мониторинглаган. 2023 елда ЭИСИ эксперты булган[16].

Халыкара санкцияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Россия агрессиясен яклау» һәм «Россия-Украина сугышы вакытында Украинаның территориаль бөтенлеген бозу» сәбәпле, төрле илләрнең шәхси халыкара санкцияләре астында тора[17].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ренова» компанияләр төркеменең барлык бизнеслары арасында 2013 елның иң яхшы GR-менеджеры дип танылган[18].
  • РФ Президенты В. В. Путинның Рәхмәт грамотасы белән бүләкләнгән.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Фоат улының шәхси тормышы турында берни дә билгеле түгел.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Марат Фаатович Баширов. Общеобразовательный портал klevmarket.ru(рус.)
  2. Политтехнолог Марат Баширов: «Между народом и Кремлем никого нет, этот слой вымыли».
  3. Марат Баширов - Политолог, бывший Председатель Совета министров Луганской Народной Республики - Статьи, Фото, Видео - Свободная Пресса.
  4. Марат Баширов: «Мы на Украине заберем все, что нам нужно, и все с этим согласятся». Бизнес-Онлайн, 24.12.2023(рус.)
  5. 5,0 5,1 5,2 Бизнес-школа
  6. Марат Баширов возглавил Луганскую народную республику. islamnews.ru (2014-07-04). 2014-07-04 тикшерелгән.
  7. Председателем набсовета Объединения работодателей поставщиков энергии стал Марат Баширов из КЭС-Холдинга. Big Electric Power News (2013-04-19). 2014-07-08 тикшерелгән.
  8. Новым президентом GR-лиги избран Марат Баширов. rbanews (2014-02-27). 2014-07-08 тикшерелгән.
  9. Состав совета // Общественные и экспертные советы. Федеральная антимонопольная служба РФ. әлеге чыганактан 2014-07-14 архивланды. 2014-07-08 тикшерелгән.
  10. Менеджер «Реновы» возглавил Луганскую республику. Новый премьер ЛНР Марат Баширов занимался GR, работал в «Ренове» Вексельберга и был политтехнологом в «Имидж-контакте». Газета.ru (2014-07-04). 2014-07-05 тикшерелгән.
  11. Марат Баширов избран Председателем Совета директоров "ТГК-5". lawtek.ru (2012-07-17). 2014-07-05 тикшерелгән.
  12. И.о. премьера ЛНР назначен Марат Баширов. RT (2014-07-04). 2014-07-04 тикшерелгән.
  13. Луганская народная республика утвердила состав совета министров.
  14. Евросоюз распространил санкции на премьера ДНР Бородая и главу службы безопасности ДНР Ходаковского, Ведомости (2014-07-12). 10 ноябрь 2014 тикшерелде.
  15. «Российская элита потрясена!»: Собчак вылетела из списка неприкасаемых? (2022-10-27). 27 октябрь 2022 тикшерелде.
  16. Дом советов. Путеводитель по путинским экспертам.
  17. БАШИРОВ Марат Фаатович.
  18. Марат Баширов признан лучшим GR-менеджером ГК «Ренова» в 2013 году. tgc5.ru (2013-12-20). әлеге чыганактан 2014-07-14 архивланды. 2014-07-05 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]