Маргарет Тэтчер
| Маргарет Тэтчер | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Margaret Hilda Thatcher |
| Туган | 13 октябрь 1925 Грантем, Линкольншир, Англия, Бөекбритания |
| Үлгән | 8 апрель 2013 (87 яшь) Лондон, Бөекбритания |
| Үлем сәбәбе | инсульт[1] |
| Күмү урыны | Челсидагы хәрби һоспиталь[d][2][3] |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Лондон шәһәр университетының юридик факультеты[d], Kesteven and Grantham Girls' School[d][5][6] һәм Соммервилл көллияте[d][5][6] |
| Һөнәре | сәясәтче, юрист |
| Сәяси фирка | Konservativ firqä[7][8] |
| Җефет | Дэнис Тэтчер[d][7][5] |
| Балалар | улы: Марк кызы: Кэрол |
| Ата-ана |
|
| Катнашкан сугышлар/алышлар | Фолкленд сугышы[7] |
Ма́ргарет Һи́льда Тэ́тчер (ингл. Margaret Hilda Thatcher) — Бөекбритания премьер-министры (1979—1990), Консерватив фиркасе әгъзасы, баронесса (1992). Бөекбританиянең премьер-министр вазифасында булган бердәнбер хатын-кыз. «Тимер леди» буларак танылган.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 елда Оксфорд университетын тәмамлый. 1959 елда парламентка сайлана. 1970—1974 елларда Эдвард Хит җитәкчелегендәге хөкүмәттә фән һәм мәгариф министры вазифаларын үти. 1975 елдан башлап — Консерватив фиркасе җитәкчесе. 1979 елның 3 маенда Парламент сайлауларында консерваторлар җиңү яулый, 4 майда Маргарет Тэтчер премьер-министр кәнәфиен ала.
Тэтчерның идарә итү вакыты ил өчен катлаулы булган. Шуңа карамастан, күп кенә икътисади, социаль-иҗтимагый реформалар үткәреп, Тэтчерның Консерватив фиркасе популяр була. Аның премьерлыгы XX гасырда иң озын була. 1990 елда вазифасыннан китә.
Хөкүмәт башлыгы буларак, Тэтчер илнең начар хәлдән коткару өчен күпсанлы сәяси һәм икътисади реформалар үткәрә. Аның фәлсәфи һәм икътисади сәясәте дерегуляциягә (аеруча, финанс системасында), хәрәкәтчән хезмәт базарын тәэмин итүдә, дәүләт ширкәтләрен хосусыйлаштыруга, профсоюзлар тәэсирен киметүгә юнәлгән булган. Беренче елларда аның югары рейтингы рецессия һәм эшсезлекнең югары дәрәҗәсе сәбәпле кими, ләкин 1982 елгы Фолкленд сугышыннан һәм илнең икътисади үсешеннән соң янә югары күтәрелә.
1992 елда аңа баронесса исеме һәм тугра бирелә.
2002 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле, публик чараларда катнашмый башлады. Гомернең соңгы елларында деменциядән зарар күрә.
«Тимер леди» дип танылган Маргарет Тэтчер 2013 елның 8 апрелендә иртәсендә инсульттан вафат була[9]. По словам её пресс-секретаря Лорда Белла, смерть наступила ранним утром 8 апреля[10]. Моңа кадәр берничә ай дәвамында Тэтчер хәле начар булган иде.
Фотосурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Маргарет Тэтчер 1975 елда
- Маргарет Тэтчер һәм Рональд Рейган, 1986 ел
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Mason R. Margaret Thatcher described as 'retired stateswoman' on death certificate // The Daily Telegraph / C. Evans — London: 2013. — ed. size: 622719 — ISSN 0307-1235; 1477-3805
- ↑ Margaret Thatcher's ashes interred at Royal Hospital Chelsea // BBC News Online — 2013.
- ↑ Find A Grave — 1996.
- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- 1 2 3 Lundy D. R. The Peerage
- 1 2 Munzinger Personen
- 1 2 3 Young H. Encyclopædia Britannica
- ↑ UK Parliament Website — Parliament of the United Kingdom.
- ↑ title=Умерла Маргарет Тэтчер|publisher=BBC|date=2013-04-08 (рус.)
- ↑ Умерла Маргарет Тэтчер. Lenta.ru (2013-04-08). 2013-04-08 тикшерелгән.