Маргарита Агренева-Славянская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маргарита Агренева-Славянская latin yazuında])
Маргарита Агренева-Славянская
Маргарита Дмитриевна Агренева-Славянская со знаменитой капеллой.jpg
Туган 1880
Үлгән 16 октябрь 1964(1964-10-16)
Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the USSR (1936-1955).svg СССР
Һөнәре җырчы, хоровой дирижёр, опера җырчысы
Ата-ана

Маргарита Агренева-Славянская (1880 - 1964) - Россия җырчысы (сопрано), хор дирижеры, "Славянская капелла" катнаш хоры җитәкчесе. A. Агренев-Славянскийның кече кызы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маргарита Агренева-Славянская төрле чыганаклар буенча 1880 елда яки 1881 елда туган.[1] Аның әтисе - танылган җырчы, "Славянская капелла" катнаш хорына нигез салучы Дмитрий Александрович Агренев-Славянский, әнисе - фольклорчы һәм музыкант Ольга Христофоровна Агренева-Славянская. Маргарита Дмитриевна әтисе хорында җырлый.

1908 елда әтисе вафат була, шуннан соң хор икегә бүленә. Хорның бер өлешен - Маргарита Дмитриевна, ә икенчесен - энесе Юрий Дмитриевич җитәкли.

Маргарита Агренева-Славянская хор белән Болгария, Сербия, Румыния, Австрия-Венгрия, Франция, Англия, Кытай һәм Япониядә гастрольләрдә була[2].

1922 елда Маргарита Дмитриевна хордан китә.

1920 елларның икенче яртысында Россиядән күчеп китә. Берникадәр вакыт Кытайда яши, 1931 елда Чикагода, АКШта була. Анда ул 150 җырчыдан торган хор оештыра һәм аның белән 1960 елларга кадәр чыгыш ясый.[3]

Гомеренең азагында Нью-Йоркка күченә.

1964 елның 16 октябрендә шәһәр хастаханәләренең берсендә вафат була[3] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]