Марго Киддер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марго Киддер latin yazuında])
Марго Киддер
ингл. Margot Kidder
Фото
1970
Туган исеме:

ингл. Margaret Ruth Kidder

Туган көне:

17 октябрь 1948(1948-10-17)

Туу җире:

Канада, Йеллоунайф

Үлем датасы:

13 май 2018(2018-05-13) (69 яшь)

Үлем җире:

АКШ, Монтана, Ливингстон

Гражданлыгы:

Канада Канада
АКШ АКШ

Һөнәр:

актриса, продюсер

Карьера:

1965 — х. в.

Бүләкләр:

«Җини» (Genie) кинопремиясе «Җини» (Genie) кинопремиясе «Җини» (Genie) кинопремиясе «Эмми» премиясе статуэткасы
«Сатурн» премиясе

IMDb:

ID 0452288

margotkidder.com

Марго Киддер, Маргарет Рут Киддер (ингл. Margot Kidder, Margaret Ruth Kidder, 1948 елның 17 октябре, Канада, Йеллоунайф — 2018 елның 13 мае, АКШ, Монтана штаты, Ливингстон) — Канада - АКШ кино актрисасы һәм продюсер. Өч «Җини» (Genie) премиясе (Канада), «Эмми» һәм «Сатурн» кинопремияләре (АКШ) лауреаты. «Супермен» (ингл. Superman) сериалында уйнаган Лоис Дейн роле белән танылу алган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 17 октябрендә Канаданың төньягында Йеллоунайф шәһәрендә 5 балалы гаиләдә туган. Әтисе — тау инженеры, әнисе — укытучы. Торонтода (Канада) кызлар өчен Havergal College мәктәбен тәмамлаган. Иҗат эшчәнлеген 1960-еллар ахырында Канада телевидениесендә башлаган, күпчелек вестерннарда төшкән.

Зур киноэкрандагы дебюты — АКШ режиссеры Брайн де Пальманың (en) «Кыз туганннар» (ингл. Sisters, 1973) картинасында уйнаган Danielle Breton / Dominique Blanchion роле.

1974 елда режиссёр Milad Bessadaның «Белфастта тыныч көн» (ингл. A Quiet Day in Belfast) картинасында Brigit Slattery / Thelma Slattery ролендә һәм режиссёр Боб Кларкның (en) «Кара Раштуа» (ингл. Black Christmas) картинасында Barbara Coard ролендә уйный. Әлеге рольләре өчен 1975 елда Канаданың «Җини» (Genie) кинопремиясенә лаек була.

1975 елда АКШка килә һәм Голливудта режиссёр Ричард Доннерның «Супермен» (ингл. Superman) сериалында төшә: «Супермен» (1978), «Супермен 2» (1980), «Супермен 3» (1983) һәм «Супермен 4: Тынычлык өчен көрәш» (1987). Әлеге фильмнарда уйнаган Лоис Дейн роле дөньякүләм танылу алып килә.

1979 елда режиссёр Стюарт Розенбергның (en) «Амитивилль дәһшәте» (ингл. The Amityville Horror) картинасында Кэти Лац ролендә уйнап та дан казана.

1981 елда Канадага кайтып, режиссёр Donald Everett Shebibның «Йөрәк газаплары» (ингл. Heartaches) картинасында баш рольдә уйный һәм өченче тапкыр «Җини» (Genie) премиясенә лаек була.

Соңрак чорда икенче пландагы рольләрдә генә уйный, вакытлы матбугатта алкоголь кулланып, җәнҗалларда катнашып кына телгә алына.

2018 елның 13 маенда 69 яшендә АКШның Монтана штатында Ливингстон шәһәрендәге өендә вафат булган, «үз-үзен үтергән» дигән нәтиҗә ясала[1].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче ире — Томас Макгуэйн (ингл. McGuane), АКШ сценарий язучысы. Кызлары Мэгги МакГуэйн (ингл. McGuane, 1976, язучы Уолтер Кирнга кияүгә чыккан).
  • Икенче ире (1979 елда, берничә көн) — Җон Һөрд (ингл. John Heard, 19462017), актер.
  • Өченче ире (1983—1984 елларда) — Филипп де Брока, француз режиссеры.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]