Мариуполь мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мариуполь мәчете latin yazuında])
Мәчет
Мариуполь җәмигъ мәчете
укр. Маріупольська мечеть
Ил Украина
шәһәр ДХР, Мариуполь, Приморский районы, Нахимов ур.,106
Координатлары 47/4/38/N/37/31/9/E
Дин Ислам
Мәхәллә Донбасс мөхтәсибәте Мариуполь мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре госманлы стиле
Нигезләнгән 2005
Төзелеш еллары 20052007 еллар
Төп даталар:
2005 (төзелеш башлану)
2007 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Мариуполь җәмигъ мәчете, Сөләйман солтан һәм Роксолана исемендәге Мариуполь Җәмигъ мәчете (укр. Маріупольська мечеть) ― Украинаның Донецк өлкәсе / Донецк Халык Республикасы Мариуполь шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет) һәм шул ук исемдәге ислам мәдәни үзәге. Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтеДонбасс мөхтәсибәте карамагында[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елның 15 октябрендә Төркиядән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы рәвештә ачылган: Төркия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фарук Нафиз Озак, өч урынбасары, парламент депутатлары, Төркиянең төрле провинцияләре губернаторлары һәм мэрлары белән бергә килгән булган[2].

Мәчет һәм ислам мәдәнияте үзәге төзелешен Мариуполь үзәк базары директоры Салих Җиһан һәм шәһәрнең азәрбайҗан җәмгыятенең башка әгъзалары финанслаган.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мариуполь җәмигъ мәчете архитектурасы үрнәге итеп Истанбулдагы госманлы стилендә корылган Сөләймания мәчете(рус.) архитектурасы алынган.

Мәчет һәм манара туй фотографияләре өчен популяр урынга әверелгән[3].

2022 елның 12 мартында мәчет бинасыннан 700 метр читтәрәк ракета төшеп, шартлау булган, мәчеттәге мөселманнарга зыян килмәгән[4].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мариупольдә Сөләйман солтан исемендәге мәчеттә Ураза бәйрәме узды. Татар-информ, 4.05.2022
  2. Людмила Ермишина (2007-10-09). Мечеть в Мариуполе открывала делегация из Турции. Приазовский рабочий. әлеге чыганактан 2013-09-05 архивланды. 2013-07-23 тикшерелгән.
  3. Мечеть Сулеймана и Роксоланы в Мариуполе | The Mosque in Mariupol, archived from the original on 2013-10-17, retrieved 2022-05-05 
  4. 'Rusya Ukrayna'da camii vurdu, içeride onlarca Türk vardı' iddiası (tr). haber7. “Kanuni Sultan Süleyman Camii Dernek Başkanı İsmail Hacıoğlu, bombalama iddiasının gerçek olmadığını açıkladı. Hacıoğlu, roketin camiye 700 metre yakınında bir yere düştüğünü kaydetti. Mahallede bombardımanın devam ettiğini belirten Hacıoğlu, Türklerin tahliye edildiğini söyledi. Mariupol Kanuni Sultan Süleyman Camii Dernek Başkanı İsmail Hacıoğlu, "Caminin bombalandığına dair haberler yalan. Bombalar, caminin 700 metre yakınına isabet etti. Camii 4 katlı, betonarme ve çok sağlam bir yapı. Türk vatandaşları ve yakınları camideler" dedi.”