Минзәлә өязе: юрамалар арасында аерма
ListeriaBot (бәхәс | кертем) к Wikidata list updated |
ListeriaBot (бәхәс | кертем) к Wikidata list updated |
||
Юл номеры - 127: | Юл номеры - 127: | ||
}} |
}} |
||
* ''[[:d:Q1101624|Искәндәр Солтанов]]'' |
* ''[[:d:Q1101624|Искәндәр Солтанов]]'' |
||
* [[Василий Гордов]] |
|||
* ''[[:d:Q48743956|Родионов, Анатолий Иванович]]'' |
* ''[[:d:Q48743956|Родионов, Анатолий Иванович]]'' |
||
4 окт 2019, 16:26 юрамасы
Минзәлә өязе
рус. Мензелинский уезд
|
Минзәлә өязе (рус. Мензелинский уезд, баш. Минзәлә өйәҙе) — Уфа губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.
Өяз үзәге — Минзәлә шәһәре.
География
Минзәлә өязе Уфа губернасының төньяк-көнбатышында урнашкан.
Чиктәшлек
Як | Өяз яки губерна |
---|---|
Төньяк | Вятка губернасы |
Көнбатыш | Казан губернасы |
Көньяк | Самар губернасы |
Көньяк-көнбатыш | Бәләбәй өязе |
Төньяк-көнбатыш | Бөре өязе |
Тарих
Минзәлә өязе 1781 елда Уфа калгайлыгы эчендә оештырыла.
1796—1865 елларда Ырынбур губернасы составында, 1865 елдан — Уфа губернасы составында.
1920 елда ТАССР составына Минзәлә кантуны буларак кертелә.
Административ бүленеш
Идарә итүнең кантун системасы кертелгәчтен, Минзәлә өязе территориясендә 11 нче башкорт кантуны һәм 2 нче мишәр кантунының бер өлеше оештырыла. 1870 елдан өяз 5 ыстанга бүленә. 1873 елда 35, 1906 елда — 30, 1919 елда — 31 вулыс була. 1896 елда өяздә 1363 торак пункт була.
Халык
1795 елда — 98860 кеше, 1897 елда — 379981. XIX гасыр азагында өяздә 371810 керәстиян исәпләнә, мишчәннәр — 5794, дворяннар — 917 һәм башкалар; мөселманнар — 214425, праваслаулар — 162173 (шул исәптән 742 искейолачы) һәм башкалар.
Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):
Минзәлә өязе (299 884 кеше) [2]
|
Минзәлә шәһәре (7 552 кеше)
|
Икътисад
Халыкның төп өлеше игенчелек белән шөгыльләнгән. 1904 елда сөрүлек җирләр мәйданы (мең дисәтинә) 302 чамасы тәшкил итә, шул исәптән арыш чәчүлеге — 148,5, солы — 65,9, борай — 34, карабодай — 16,2, борчак — 13,4, тары — 11,9, бодай — 4,9, бәрәңге — 3; сыер малы саны — 21252 баш, елкы — 20464, сарык — 49728, кәҗә — 1801, чкчка — 5690. XX гасыр башында 2 шарап куу заводы, сыра кайнату заводы эшләгән. Минзәлә шәһәрендә, Афанас, Яр Чаллы, Круглое Поле, Макарьевка (Илбакты), Мәлем, Яңа Никольское, Яңа Спас (Бишенде‑Останково), Орловка, Тәкмәк, Әмәкәй авылларында ярминкәләр үткәрелгән. 247 мәчет, 29 чиркәү, 13 чәсәүнә (1870) исәпләнгән. XIX гасыр азагында 110 уку йорты булган.
Шәхесләр