Мидхәт Әбделмәнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мидхәт Әбделмәнов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мидхәт Әбделмәнов
M-abdelmanov.jpg
Туган телдә исем Мидхәт Мәҗит улы Әбделмәнов
Туган 28 март 1942(1942-03-28) (77 яшь)
Благовар районы, Яңыш авылы
Яшәгән урын Достоевски урамы, Уфа[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ, соңрак Русия байрагы Русия Федерациясе
Һөнәре шагыйрь

Мидхәт Әбделмәнов — Уфада яшәүче танылган каләм әһеле, күп җырлар авторы

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылдан чыгып китеп төзүче һөнәрен ала. Урал аръягында, Чиләбедә, Троицкида, аннан соң Башкортстанның төрле районнарында йөзләрчә төзелештә эшли. Гади төзүчедән төзелеш мастеры, прораб, югары җитәкче вазыйфаларына кадәр күтәрелә.

Әдәбиятка булган мәхәббәте аны читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алуга да этәрә.

Беренче шигыре гәзиттә 1967 елда басыла. Күпләп шигырьләр һәм аларга көйләр язуга Мидхәт Әбделмәнов лаеклы ялга чыккач керешә. Хәзерге көндә талант иясенең берничә шигъри җыентыгы һәм җырларыннан торган альбомнары дөнья күргән. Бүгенге эстрада дәрәҗәсе хакында сүз чыкканда, Мидхәт әфәнде аның бик тә төрле булуын ассызыклый.

Мидхәт Әбделмәнов туган ягы Благовар районы Яңыш авылына төрлечә ярдәм итеп тора. Иң зур казанышы – туган авылында мәһабәт мәчет төзетеп куюы. Бу саваплы эштә аңа улы Рөстәм һәм авылдашлары ярдәм итә. Мидхәт әфәнде Аллаһ йортын әтисе Мәҗит ага һәм әнисе Газимә апа хөрмәтенә багышлап салдырган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Жители.инфо сайты