Мирзә Вазеһ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирзә Вазеһ latin yazuında])
әзери. میرزا شفیع واضح
Җенес ир-ат
Сурәт
Ватандашлык  Россия империясе
Гянджинское ханство[d]
Тәхәллүс Вазех
Туу датасы 1794[1]
Туу урыны Гәнҗә, Гянджинское ханство[d]
Үлем датасы 16 ноябрь 1852(1852-11-16) яки 1852[1]
Үлем урыны Тбилиси, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Җирләнгән урыны Пантеон выдающихся азербайджанцев (Тбилиси)[d]
Язма әсәрләр теле әзери теле һәм фарсы теле
Һөнәр төре шагыйрь, хаттат, язучы, педагог, укытучы
Эшчәнлек өлкәсе творческое и профессиональное письмо[d][1] һәм шигърият[1]
Жанр шигырь[d] һәм стихотворение[d]
 Мирзә Вазеһ Викиҗыентыкта

Мирзә Шәфи Вазеһ (әзери. میرزا شفیع واضح, Mirzə Şəfi Vazeh; XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башы, Гәнҗә1852 ел, 16 (28) ноябрьдә Тифлис) — азәрбайҗан шагыйре һәм акыл иясе, мәгърифәтче һәм педагог. Вазеһ псевдонимы (җанлы һәм ачык мәганәсендә) астында азәрбайҗан телендә дә, фарсы телендә дә иҗат итә. Тифлиста азәрбайҗан һәм фарсы телләрен укыта. Рус педагогы Иван Григорьев белән бергә азәрбайҗан шигъриятенең башлангыч хрестоматиясен һәм Тифлис гимназиясе өчен "Татар-рус сүзлеге"н яза.

Мирзә Шәфи газәлләр, мөхәммәсләр, робагыйлар, мәснәвиләр һәм башка шигъри әсәрләр иҗат итә. Аның шигриятенә хисле-моңлы һәм көлке юнәлеш хас. Моннан тыш Вазеһ — шигъри "Акыл түңәрәге"нең җитәкчесе дә. Әсәрләренең төп темасы — романтик мөхәббәтне данлау, тормыштан ямь табу. Шул ук вакытта Мирзә Шәфи феодаль җәмгыятьнең кимчелекләрен фашлый, шәхеснең иркен чикләүгә һәм дини фанатизмга каршы чыгыш ясый.

Вазеһ дәресләре ярдәмендә көнчыгыш телләрен өйрәнгән немец шагыйре Фридрих Боденштедт үзенең «Көнчыгышта мең дә бер көн» (1850) исемле китабында Вазех әсәрләренең тәрҗемәсен бастыра, соңрак «Мирзә Шәфи җырлары» (1851) исемле китабы чыга. Бу җырлар Аурупа телләренә күп тапкырлар тәрҗемә ителә. Соңгарак Боденштедт Вазеһ шигыйрьләрен үзенеке дип атавына карамастан, фарсы һәм әзербайҗан телләрендә сакланган төп нөсхәләр Мирзә Шәфинең авторлыгын исбат итә.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мирзә Шәфи Садик улы XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башында Гәнҗәлә туа. Шагыйрьның туу датасы төгәл генә билгеле түгел. Зур совет энциклопедиясендә, Кыскача әдәби энциклопедиядә һәм Фәлсәфә энциклопедиясенә, Мирзә Шәфи 1796 елда[2] туган дип языла, ә кайбер авторлар аның 1794 елда тууын дәлилли.

Көнчыгышны өйрәнүче Адольф Берже әйтүенчә, Мирзә Шәфи 1800 елда туган. Архив документларында бөтенләй икенче төрле мәгълүматлар саклана. Мәсәлән, «1845 елга хезмәте турындагы формуляр исемлектә», Мирза Шәфигә «40 яшь», дип язылган. Димәк Үзе 1805 елда туа. Шул ук вакытта «1852 елга хезмәте турындагы формуляр исемлектә» шагыйргә «45 яшь» дип күрсәтелә, бу инде шагирның 1807 елда тууы турында сөйли. Көнчыгышны өйрәнүче Иван Ениколопов фикеренчә, Мирзә Шәфинең начальнигы А. К. Монастырский кул куйган 1845 елгы хезмәте турындагы формуляр исемлек кенә дөреслеккә тап килергә тиеш.

Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ганҗә ныклыгын штурм белән басып алу, 1804 ел, 3 (15) гыйнвар

Мирзә Шәфинең атасы Кербалай Садик, ягъни Уста (Устад) Садик Ганҗәнең соңгы ханы Җәүәт анда төзүче - архитектор булып хезмәт итә. Атасы буенча олатасы — Мөхәммәтнең ата-бабаларының тамырлары Гәнҗәнең җирле халкына барып кисешә. Шагирның олы абыйсы Абдул-Али да биналар төзүдә эшли[3], чөнки йола буенча атасының кәсебен дәвам итәргә тиеш була[4].

Мирзә Шәфи Россия империясе, Грузияне үз биләмәсенә беркетеп, аерым ханлыкларны һәм өлкәләрне басып ала башлаган чорда туа. 1804 елның гыйнварында Ганҗә штурм белән басып алына. Көчле ханлык турындагы истәлекне халык хәтереннән бетерү теләге белән Грузиянең ул чактагы баш командующие генерал Цицианов Гәнҗәне Елисаветполь (Александр I хатыны — Елизавета Алексеевна хөрмәтенә) дип атый, ә ханлык җирләрен «Елисаветполь өязе» дигән атама астында Россия империясенә беркетә. Мирзаә Шәфинең гаиләсе бу вакыйгаларны бик авыр кичерә. Ханлык төзелешендә эшләгән әтисе керем китерә торган эшен югата[4].

Кавказны өйрәнүче Адольф Берже, М. Ф. Ахундов, шулай ук М. А. Сальяни һәм башка тикшеренүчеләрнең билгеләвенә сылтанып, 1804 елда Ганҗә ханлыгы кыйратылганнан соң Мирзә Шәфинең әтисенең бөлгенлеккә төшүе һәм, сугыштан соң бераз вакыт үтүгә, вафат булуын билгели[3]. Шагыйрның әтисе киң танылган төзүче-архитектор Садик 1805 елның башында якты дөнья белән хушлаша.[3].

Тарихчы Михаил Семевский мәгълүматләре буенча, Мирзә Шәфи «чыгышы буенча тыйнак, гади кеше һәм тәрбиясе буенча фарсы кешесе була»[5].

Мәдрәсәдә укуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәнҗәдәге Шаһ-аббас мәчете, Мирзә Шәфи аның каршындагы мәдрәсәдә белем ала. XX гасыр башындагы фоторәсем

Шәфинең китапларга һәм гыйлемгә сәләте бик иртә беленә. Шуңа да атасы аны мәдрәсәгә укырга бирә. Дингә мөкиббән булган әтисе мөселман дин әһеле булуын тели[3]. Мәдрәсәдә Шәфинең аң даирәсе киңәя, биредә ул фарсы һәм гарәп телләре буенча башлангыч белем ала һәм матур язуга өйрәнә һәм югары камиллеккә ирешә[4]. Адольф Берже үзенең «Zeitschrift der deutschen morgenländischen Gesellschaft» (Лейпциг, 1870) мәкаләсендә Шәфинең фарсы телен бигрәк яхшы үзләштерүе турында язып калдыра.

Мирзә Шәфи мулла булу теләге булмый. Ул күбесенчә әдәбият белән телләр өйрәнүне хуп күрә. Ләкин әтисе исән чакта аның теләгенә каршы төшми, мәдрәсәдә белем алуын дәвам итә[3]. Әтисе үлгәннән соң Мирзә Шәфи мәдрәсәннән китә[3].

Мәдрәсәдән киткәч, Шәфигә Тәбриздән Ганҗәгә кайткан Хаҗи-Абдулла белән очрашу насип була, Хаҗи-Абдулла Мирзә Шәфинең шәхес буларак формалашуында зур роль уйный[4].

Мәдрәсәннән киткәннән соң Ганҗәдәге тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хаҗи Абдулла Җәүәт хан кызы Пста ханыма хат алышуларын алып бару һәм зур булмаган ике авылга идарә итү өчен мирзә эзләвен ишетә. Күршедәш яшәгән Хаҗи Абдулла аңа бу эшкә Шәфине алырга киңәш итә, фарсы телен яхшы белә, матур язуын да билгели, чөнки ул вакытта Кавказ аръягында хат алышуда фарсы теле кулланылган була. [4].

Пста ханым Шәфине үзенә эшкә ала, шуннан алып булачак шагыйрь Мирзә Шәфи[4] дип атала башлый. Әммә Мирза Шәфи Пста ханымда озак эшләми. 1826 елда Фәләстин белән Россия арасында тагын да сугыш башлана. Җәүәт ханның олы улы Угылы хан җитәкчелегендәге фарсылар Ганҗәнең басып ала һәм өч ай тирәсе анда була[4].

XIX гасырның 20нче йылдар азагында Мирзә Шәфине шагыйрь буларак таный башлыйлар.

1830нче еллар башында Мирзә Шәфи Ибраһим ханның кызы Зөләйхага гашыйк була. Бу мәхәббәт тарихы аның ижатында чагылыш таба [4].

Тифлистә укыткан еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырның 30-40нчы елларында Мирза Шәфи, байларда сәркатиб була. Елисаветпольдә Шәфи көнчыгыш телләре һәм каллиграфия укытучысы була. 1840 ел азагында ул Тифлискә күченә һәм азәрбайҗан һәм фарсы телләрен укыта[5]. Тифлиста Вазеһ Хачатур Абовян, Аббас Кули Ага Бакиханов, Мирзә Фатали Ахундов һәм башка мәдәният эшмәкәрләре белән аралаша[6].

1852 елда Мирзә Шәфи Вазеһ «Вэтэн дили» барлыкка килгәнгә чаклы ук Мирзә Казембекның Мәскәүдәге шәкерте Иван Григорьев[7] белән бергә азәрбайҗан шигъриятенең башлангыч хрестоматиясен — «Китаби төрки» дәреслеген яза[8].

Вазеһ һәм Боденштедт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мирзә Шәфи Вазеһ шигыйрьләрен Боденштедтка укый. Боденштедтның «Көнчыгышта 1001 көн» (1850) китабына сүрәт

1844 елда Тифлискә немец әдәбиятчесе һәм ориенталисты Фридрих Ботенштедт килә, ул Кавказ тормышы белән кызыксына һәм көнчыгыш телләрен өйрәнү теләген белдерә. 1845 елда Тифлис гимназиясендә укытуын ташлап, Мирзә Шәфи аңа азәрбайҗан һәм фарсы телләрен өйрәнә башлый[5]. Дәресләр атнасына өч тапкыр үткәрелә, Мирзә Шәфи кунакка үзе язган җырларын җырлап ишеттерә[5].

1847 елда Боденштедт Тифлистән кайтып китә, Мирзә Шәфинең «Акылга ачкыч» дип аталган шигыйр дәфтәрен ала.1850 елда Боденштедт «Көнчыгышта 1001 көн» («Tausend und ein Tag im Orient») китабын бастырып чыгара, бер өлешен тулысынча Мирзә Шәфи Вәзиһ иҗатына арный. 1851 елда Ф. Боденштедт тәрҗемәсендә «Мирзә Шәфи җырлары» («Die Lieder des Mirza-Schaffy») басылып чыга. Мирзә Шәфи вафатыннан соң 20 ел үткәч, XIX гасырның 70нче елларында Боденштедт «Мирзә Шәфи мирасыннан» дигән китап бастырып чыгара, анда җырларның авторы Мирза Шәфи түгел, ә тулысынча үзенең иҗаты икәнлеген белдерә. Әммә безнең көннәргә кадәр фарсы һәм азәрбайҗан телләрендә төп нөсхәдә Мирза Шәфинең авторлыгын раслаучы шигырлары сакланган.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Памятник в честь похороненных на мусульманском кладбище в Тбилиси азербайджанцев.jpg
Файл:Надгорбный памятник Мирза Шафи Вазеху в Тбилиси.jpg
Тбилисида мөселман зиратында данлыклы әзарбайжаннар Пантеонында Вазеһка кабер һәйкәле

Мирзә Шәфи Вазеһ 1852 елның 16 (28) ноябрендә Тифлиста вафат була.

Шагыйрны Тифлиста мөселман зиратында җирлиләр (хәзер — Атаклы әзербайжаннар Пантеоны, Ботаника бакчасы биләмәсендә).

Иҗаты һәм мирасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сулда — Мирзә Шәфи Вазеһ һәм Тифлис гимназиясе көнчыгыш телләре укытучысы Иван Григорьев төзегән «Татарская хрестоматия Адербейджанского наречия» дәреслеге бите (1852 ел), уңда — «Мирзә Шәфи җырлары» дип аталган немец басмасының тышы (1890)

1851 елда Берлинда Боденштедт «Мирзә Шәфи җырлары» («Die Lieder des Mirza-Schaffy») китабын бастырып чыгарганнан соң, бу җырлар шул кадәр популяр булып китә һәм бик күп телләргә тәрҗемә ителә.

Боденштедт Мирза Шәфи холкындагы бер сызатны билгели: шагыйрь басма китапларны үзсенми. Шагыйрь фикеренчә, чын галимнәр иҗатларының басылып чыгуына мохтаҗ түгел.

«Мирзә Шәфи җырлары»н рус теленә (немец теленнән) Н. И. Эйферт (1880, 1903 елларда басыла) тәрҗемә итә. 1880 елда ул түбәндәгеләрне яза: «Мирзә Шәфи җырлары» 60 тапкыр кабатлап бастырыла, Германияда хәзерге заманда да иң яраткан шагыйрләрнең берсе[4]. Мирзә Шәфи шигырлары инглиз, француз, итальян, фарсы, венгр, чех, швед, голланд, фламанд, дания, испан, португал, гамәлдә барлык славян телләренә, хәтта борынгы яһүд телене дә тәрҗемә ителгән [4].

Рус композиторы һәм пианисты А. Г. Рубинштейн Мирзә Шәфи сүзләренә җырлар циклын иҗат итә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәмит Алгару фаразлавынча, Мирзә Шәфи Вазеһ М. Ф. Ахундовның «Мулла Ибраһим-Хәлил, алхимик, фәйләсуф ташы хуҗасы» (1850 ел) комедиясендәге шагыйрь Гаҗи Нуриның прототибы була.
  • Ганҗәлә Вазеһка һәйкәл куела.
  • Тбилисида Вазеһ кабере ташы куелган.
  • Тбилиси урамнарының берсе Шәфи исеме белән аталган.
  • Ганҗә шәһәренең мәхәлләсендә шагыйрь исемендәге паркта Вазеһка һәйкәл куелган.
  • Рәссам С. Исламзаде «Мирзә Шәфи һәм Хачатур Абовян» картинасын яза.
  • Мирзә Шәфинең Б. М. Хәлилов язган портреты Ганҗә шәһәренең Мехсити Ганҗәви үзәгендә саклана.
  • Ганҗәлә 16нчы мәктәп М. Ш. Вазеһ исемен йөртә.
  • 2010 елда шагыйрнең туган шәһәрендә азәрбайҗан скульпторлары агалы-энеле Тимур һәм Мәхмүт Рөстәмовлар Мирзә Шәфи Вазеһка һәм аның шәкерте Фридрих фон Боденштедтка истәлекле тактаташ куя.
  • 2012 елда Мирзә Фатали Ахундовка багышланган «Таң илчесе» нәфис фильмы төшерелә, анда Вазеһ ролен Әзербайҗанның атказанган артисты Айшат Мәмәдов уйный.
  • 2014 елда Германиядан Ганҗәгә Вазеһның әсәрләре кайтарыла һәм аларны тәрҗемә итү эше башлана..
  • 2017 елда Ганҗәлә Мирзә Шәфи Вазеһ музее ачыла.

Рус теленә тәрҗемәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мирза-Шафи Вазех. Перевод и предисловие Наума Гребнева. — Баку, Азербайджанское государственное изд-во, 1964, 200 с.
  • Мирза-Шафи Вазех. Лирика. Перевод Н. Гребнева и Л. Мальцева. — М.: Художественная литература, 1967. — 232 с.
  • Мирза-Шафи Вазех. Избранное. Перевод и предисловие Наума Гребнева. — Баку, Азербайджанское государственное изд-во, 1977, 200 с. Тираж 10.000
  • Мирза Шафи Вазех. Избранная лирика. Перевод Наума Гребнева. Предисловие Вагифа Арзуманова. — Баку, «Язычы», 1986. 240 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вазех // Современная энциклопедия.  — 2000.
  • Гусейнов Г. Из истории общественной и философской мысли в Азербайджане XIX века — Баку: Изд-во АН Азербайджанской СССР, 1949.
  • Ениколопов И. К. Поэт Мирза-Шафи — Баку: Изд-во Казан ССРБ, 1938.
  • Мамедов Н. Вазе // Краткая литературная энциклопедия.  — М.: Советская энциклопедия.
  • Сеид-Заде А. А. Мирза-Шафи Сынык-оглы Вазе — Баку: Азербайджанской государственное издательство, 1969.
  • Сеид-заде А. Вазе // Философская энциклопедия / Под редакцией Ф. В. Константинова.  — М.: Советская энциклопедия.
  • Семевский М. И. Поэт и профессор Фридрих Ботеннен. Очерк его жизни и трудов, 1819-1887 гг. // Русская старина : ежемесячное историческое издание.  — СПб., 1887.  — К.  LIV.
  • Шариф А. Вазе // Большая советская энциклопедия.  — М.: Советская энциклопедия.
  • Çernyayevski A. O. Vətən dili, I hissə; Çernyayevski A. O., Vəlibəyov S. H. Vətən dili, II hissə. Faksimil nəşr. Tərtib və transfoneliterasiya edən, ön söz, qeyd və şərhlər, sözlük və cədvəllərin müəllifi: Vüqar Qaradağlı. CBS, Bakı — 2007. 740 səh. (азәр.)(әзерб.)
  • Əliyeva N. Mirzə Şəfi Şərq Qərb araşdırmalarında / Под редакцией Х. Юсифли (әзерб.)баш.  — Гянджа: Elm, 2013. — 236 б. — <nowiki>ISBN 5-8066-1638-4</.
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Czech National Authority Database
  2. КЛЭ
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Сеид-Заде, 1969
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 Ениколопов, 1938
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Семевский, 1887
  6. БСЭ
  7. Надворный советник, преподаватель татарского и персидского языков Тифлисских Дворянской и Коммерческой гимназий // Кавказский календарь на 1853 год. — Тифлис, 1852, с. 549
  8. {{{башлык}}}. — С. 126.