Эчтәлеккә күчү

Михаил Лаврентьев (1900)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Лаврентьев (1900) latin yazuında])
Михаил Лаврентьев
Туган телендәге исеме Михаил Алексей улы Лаврентьев
Туган 19 ноябрь 1900(1900-11-19)
Казан
Үлгән 15 октябрь 1980(1980-10-15) (79 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Южное кладбище[d][1][2]
Яшәгән урын Новиков дачасы[d], Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Казан дәүләт университеты[3][4], Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты[3], Париж университеты[d][3] һәм Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Һөнәре математик, механика белгече, академик
Эш бирүче ССРБ Фәннәр академиясе[d][3], Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты[d][3], Профессор Николай Егорович Жуковский исемендәге Үзәк аерогидродинаминка институты[d][4], Новосибирск дәүләт университеты[d][3], Мәскәү дәүләт техника университеты[d][3][4], Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты[3], Россия фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе[d][5], Россия фәннәр академиясе[6], Институт математики НАН Украины[d][4], Украина милли фәннәр академиясе[d][7], Институт точной механики и вычислительной техники имени С. А. Лебедева[d][8][9], РФА Математика институты[d][4], Институт математики НАН Украины[d][4], Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты[d][4], Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты[d][4], Мәскәү физика-техника институты[d][4] һәм Россия федераль атом төш үзәге — Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү үзәге[d][4]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Вера Евгений кызы, биолог
Балалар улы Михаил, кызы Вера
Бүләк һәм премияләре

Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыОктябрь Инкыйлабы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

Ленин премиясеССРБ дәүләт премиясеССРБ дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d][4] һәм физика-математика фәннәре докторы[d][4]

 Михаил Лаврентьев Викиҗыентыкта

Михаил Лаврентьев, Михаил Алексей улы Лаврентьев (рус. Лаврентьев Михаил Алексеевич, 1900 елның 6 (19) ноябре, Казан1980 елның 15 октябре, Мәскәү) — математик һәм механика гыйлеме белгече, Украина ССР ФА академигы (1939), вице-президенты (1946-1948), ССРБ ФА академигы (1946), вице-президенты (1957-1975). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1967), Ленин (1958) һәм ССРБ Дәүләт (1946, 1949) премияләре лауреаты. ССРБ ФА Себер бүлеге (Новосибирск) оештыручысы һәм беренче җитәкчесе (1957-1975).

1900 елның 6 (19) ноябрендә Казанда туган. Бабасы, әбисе, әтисе, әнисе — төп Казан кешеләре. Әтисе Алексей Лаврентий улы Беренче Казан гимназиясен (1893, алтын медальгә), Казан университетының физика-математика факультетын (1897, 1нче дәрәҗә дипломга) тәмамлаган. Казан униаерситеты (1922 елдан Мәскәү университеты) профессоры. Әнисе Анисия Михаил кызы приход мәктәбен тәмамлаган, кияүгә чыкканчы тегүче булып эшләгән. Михаил Алексей улы 10 яшендә гаиләсе белән Алманиягә китә. Гёттингенда алман телен, соңрак Парижда француз телен өйрәнә.

Казанга кайткач, гаилә «Новикова дачасы»нда (хәзерге «Казанский» санаторие территориясе) дүрт бүлмәле фатирда яши. 1912 елда Казанның коммерция укузанәсенә (хәзерге Казан авыл хуҗалыгы академиясе) 2нче сыйныфка укырга керә. Математика укытучысы М.Н. Ивановский тәэсирендә математика һәм физика фәннәре белән җитди шөгыльләнә башлый. 1918 елда 6 сыйныф тәмамлау (тулы булмаган урта белем) турында диплом белән (Октябрь инкыйлабыннан соң, махсус декрет буенча, туу турында таныклык белән 17 яшьтә университетка укырга керергә рөхсәт ителә) Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә. Х.М. Мөштәри, М.М. Сегель, Б.Л. Лаптев белән бергә укый. Аналитик геометрияне, математик анализны, физиканы Д.Н. Зейлингер, Н.Н. Парфентьев, Д.А. Голдгаммер, Е.А. Болотов кебек күренекле галимнәрдә укый. 3нче курста ук механика кабинетына ассистент итеп эшкә алалар, беренче курс студентлары белән дәресләр үткәрүне ышанып тапшыралар. Гаилә дусты күренекле математик Н.Н. Лузин тәкъдиме белән гаилә 1921 елда Мәскәүгә күчә. Шулай итеп, М.А. Лаврентьев Казан университетында 4 еллык программаны үзләштереп китә.

1922 елдан Мәскәү университетын тәмамлый. Шунда ук гыйльми-педагогик хезмәт башкара, профессор (1929).

1939-1941 елларда Украина ССРда: Киев университетында эшли. Украина ССР ФА академигы (1939), вице-президенты (1946-1948).

1935-1960 елларда ССРБ ФА В.А. Стеклов исемендәге Математика институты директоры.

1949-1952 елларда Мәскәү төгәл механика һәм исәпләү техникасы институты директоры.

1950-1953, 1955-1957 елларда ССРБ ФА физика-математика фәннәре бүлеге академик-сәркатибе.

ССРБ ФА Себер бүлеген (Новосибирск) оештыру тәкъдиме белән чыгучы һәм 1957-1975 елларда бүлек президиумының беренче рәисе.

Функцияләр теориясе, дифференциаль тигезләмәләр теориясе, тулаем мохит механикасы, гамәли физика өлкәләрендә яңа юнәлешләр ача.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елның 15 октябрендә Мәскәүдә вафат. Новосибирскида дәфен ителгән.

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 16 (Кр-Ла). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-347-7
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  1. Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Казань: «Заман», 2003. ISBN 5-89052-016-4
  2. Новосибирцы — Герои Отечества. Новосибирск, 2010.
  1. http://m-necropol.narod.ru/lavrentyef.html
  2. Find A Grave — 1996.
  3. 1 2 3 4 5 6 7 8 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1995.
  4. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Мелуа А. И. Академия наук. Биографии. 1724—2019, Academy of Sciences. Biographies. 1724—2019СПб: Гуманистика.
  5. Птушенко В. В., Ляпунова Е. А. История отечественной науки в переписке семьи Ляпуновых (1955–1962 гг.), The history of Russian science through the correspondence of the Lyapunov family (1955–1962) // Историко-биологические исследования — 2021. — ISSN 2076-8176; 2500-1221doi:10.24412/2076-8176-2021-4-150-168
  6. Летопись Российской академии наук. Т. VII. 1946—1953Москва: Архив Российской академии наук, 2022. — 896 бит — ISBN 978-5-6046932-6-1
  7. Малиновский Б. Н. История вычислительной техники в лицахКиев: 1995. — 384 бит — ISBN 5-7707-6131-8
  8. Михайлович Л. И. Сергей Алексеевич Лебедев. Создатель первой в континентальной Европе и в Советском Союзе цифровой электронной вычислительной машины (МЭСМ) // Сергей Алексеевич Лебедев. К 100-летию со дня рождения основоположника отечественной электронной вычислительной техникиМосква: Физматлит, 2002. — 440 бит — ISBN 5-9221-0315-6
  9. Сергей Алексеевич Лебедев. К 100-летию со дня рождения основоположника отечественной электронной вычислительной техникиМосква: Физматлит, 2002. — 440 бит — ISBN 5-9221-0315-6