Михаил Покчи-Петров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Покчи-Петров latin yazuında])
Михаил Покчи-Петров

Тугач бирелгән исеме: удм. Михаил Петрович Петров
Туу датасы: 4 октябрь 1930(1930-10-04)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Удмурт АӨ, Можга районы, Зур Сибы
Үлем датасы: 26 июнь 1959(1959-06-26) (28 яшь)
Үлем урыны: СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижевск
Милләт: удмурт
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: шагыйрь, театр режиссеры
Иҗат итү еллары: 1956 – 1959
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь, поэма
Иҗат итү теле: удмурт теле
Дебют: 1956
Премияләр: Удмурт АССР Дәүләт премиясе
Бүләкләр: Удмурт АССР атказанган сәнгать эшлеклесе

Михаил Покчи-Петров, Михаил Петрович Петров (удм. Михаил Покчи-Петров, Михаил Петрович Петров; 1930 елның 4 октябре, СССР, РСФСР, Вотяк автономияле өлкәсе, Можга районы, Зур Сибы1959 елның 26 июне, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижевск) ― шагыйрь, театр режиссёры, 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Удмурт АССР Дәүләт премиясе лауреаты (1972, вафатыннан соң). Удмурт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 4 апрелендә Вотяк автономияле өлкәсенең (хәзерге Удмурт Республикасы) Можга районы Зур Сибы авылында күп балалы гаиләдә туган. Балачактан ук сәхнәгә мәхәббәте уяна, үзешчән сәнгать спектакльләрендә катнаша.Бөек Ватан сугышы елларында, күп кенә яшьтәшләреннән аермалы буларак, мәктәпне ташламаган, укыган, дәресләрдән соң өлкәннәргә кырда ярдәм иткән, моның өчен үз гомерендә беренче бүләкне — «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медален алган[2].

7 сыйныфны тәмамлагач, Можга педагогика училищесына (1999 елдан көллият[d]) укырга керә. Әлеге уку йортында вакытта үзенең беренче шигырьләрен яза, аларны җирле газеталарда бастыра; үзешчән сәнгать белән дә шөгыльләнүен туктатмый. 1950 елда, педагогика училищесын тәмамлагач, Удмурт педагогика институтының (1971 елдан дәүләт университеты) тел һәм әдәбият факультетында белем алуын дәвам итә. Институтта укыганда, әдәби түгәрәккә йөри, үзешчән сәнгатьтә катнаша, җирле радиода эшли[3].

1951 елда Мәскәүгә А. В. Луначарский исемендәге театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетына укырга җибәрелә, анда аның җитәкчесе һәм остазы СССР халык артисты Ю. А. Завадский[d] булган. Мәскәүдә тырышып укыган, театр спектакльләрендә катнашкан, яңа танышлар булдырган, шигырьләр язуын дәвам иткән[4].

Режиссерлык эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ГИТИСны тәмамлагач, Ижауга кайта һәм Удмурт музыкаль-драматик театрында (1996 елдан Удмурт Республикасының дәүләт милли театры[d]) режиссер вазыйфасын башкара. Бу вакытта адашы Михаил Петрович Петров тәкъдиме белән үз фамилиясенә Покчи (удм. кече) алкушымчасын өсти, киң даирәләрдә Покчи-Петров псевдонимы белән таныла. Кыска вакыт эчендә ул Степан Широбоков, Игнатий Гаврилов, Александр Островский, Алексей Арбузов һәм башка драматурглар пьесалары буенча спектакльләр куя[4].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ГИТИСның бишенче курсына үзенең «Тодматскон» (Танышу) исемле беренче шигъри җыентыгының кулъязмасын әзерли, китап 1956 елда «Удмуртия» нәшриятында дөнья күрә, әлеге китаптан соң СССР Язучылар берлегенә кабул ителә[4].

Театрда эшләгәндә шигырьләр турында да онытмый. 1959 елда «Малпаськон» (Уйлану) дип аталган икенче җыентыгы басылып чыга. Шигырьләре оптимистик рухта язылган: аларда патриотик мотивлар, халыклар дуслыгы темасы, туган якны данлау авазлары көчле яңгырый[5].

40тан артык шигыренә Геннадий Корепанов-Камский, Герман Корепанов һәм башка композиторлар музыка язган, алар җыр булып киткән[6].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Тодматскон» («Танышу»)
  • «Малпаськон» («Уйлану»)
  • «Под небом твоим»(рус.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Удмурт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе ― театр сәнгате һәм әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен[4].
  • 1972 ― Удмурт АССР Дәүләт премиясе (вафатыннан соң) ― «Под небом твоим» шигырьләр җыентыгы өчен

Фаҗигале үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елның җәендә Михаил Покчи-Петров Ижевск буасына[d] су коенырга китә, коену 28 яшьлек яхшы йөзә белгән шагыйрь өчен фаҗигале тәмамлана. Ул суга чума, ләкин су катламында күренмәгән элеккеге паром пристане баганасына бәрелеп, умыртка баганасының муен өлешен сындырган.

Гай Сабитов шагыйрь истәлегенә сонетлар шәлкеме багышлаган[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Петров Михаил Петрович (псевдоним Покчи-Петров). Чеканская Библиотека(рус.)
  2. Ар-Серги, 2009
  3. Покчи-Петрову- 85!. Государственный национальный театр Удмуртской Республики (2015-11-19). 2019-12-07 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Бородина, Анна. Михаил Покчи-Петров. Институт удмуртской филологии, финно-угроведения и журналистики. 2019-12-07 тикшерелгән.
  5. Покчи-Петров Михаил (1930 - 1959). 2019-12-07 тикшерелгән.
  6. Пагирев, 1984
  7. Петров Михаил Петрович (псевдоним Покчи-Петров). әлеге чыганактан 2019-12-08 архивланды. 2019-12-08 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]